22 июнь 2015 яңалыклары
-
Район җитәкчесе Сергей Димитриев Әсән-Елгада яшәүче Каюм абый Җиһаншинны юбилее белән котлады (+Фото)
Бүген Әсән-Елга авылында яшәүче Каюм абый Җиһаншин үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район җитәкчесе Сергей Димитриев тәбрикләп, аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләкләре тапшырды. Шулай ук җирлек башлыгы Габделфәт Нәфыйков, "Әсәнбаш" агрофирмасының генераль директоры Илдар Гарифуллиннар да туган көн иясенә котлау сүзләрен...
-
Кукмарада Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг үтте (+Фоторепортаж)
Районыбызның Җиңү паркында хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды. Анда сугыш һәм хезмәт ветераннары, мәктәп укучылары катнашты. Район җитәкчесе Сергей Димитриев, район ветераннар советы рәисе Мияссәр Мансуровлар Бөек Ватан сугышының илебез өчен гаять зур сынау булуы турында сөйләделәр, тыныч тормышның кадерен белергә чакырдылар. Митингта катнашучылар исеменнән сугышта һәлак булганнар...
-
Районыбызның иң үрнәк шәхси хуҗалыклары билгеле
Санитар-чистарту икеайлыгына нәтиҗә ясалды. Кукмарада яшәүче Гөлфия һәм Камил Ямалетдиновлар, авыл җирлекләре арасында Туембаштан Наилә һәм Назыйм Зариповлар "Иң үрнәк шәхси хуҗалык" номинациясендә җиңү яуладылар. Әлеге гаиләләргә район җитәкчесенең Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырылды.
-
Олыяз мәктәбендә оешкан җәйге лагерьга 60 бала йөри (+Фоторепортаж)
-5 июньнән спорт-сәламәтләндерү, сәнгати-эстетик, экологик-биология, хәрби-патриотик юнәлешләрдәге 24 көндезге мәктәп яны лагере үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Аларда 1100 бала 21 көн дәвамында ял итәчәк. Ә инде күппрофильле лицей, Югары Чура, Сәрдекбаш һәм Лельвиж мәктәпләрендә исә 150 бала өчен ял һәм хезмәт лагере оештырылды, - ди район мәктәптән тыш эшләр үзәге...
-
Кичә 36 яшьлек ир-атны яшен сугып үтергән
Кичә Татарстанның кайбер районнарында гарасат, яшен һәм көчле яңгырлар булды. Кызганычка каршы, табигатьнең шул рәвешле шаяруы кайбер гаиләләрне кайгыга салды. Саба районы Татар Икшермәсе авылында яшен сугып бер ир-атның үлеме турында Intertat.ru хәбәрчесенә шул төбәкләрнең берсендә яшәүчеләр хәбәр итте. Ә ул арада социаль челтәрләрдә дә бу хакта мәгълүмат пәйда булды....
-
Кукмара районы халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
26 июньдә, халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү проектын тормышка ашыру уңаеннан, республикабызның Кукмара нотариаль округы нотариуслары, район прокуроры һәм адвокатлары тарафыннан халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтүнең Бердәм Көне үткәрелә. Түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Кукмара поселогы, Ленин урамы, 15, район Башкарма комитеты бинасы, 1кат, "Бердәм Россия" партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү...