9 июнь 2015 яңалыклары
-
Иртәгә кукмаралыларны салкынча һава торышы көтә
Җәйнең һәр көне кадерле. Кемдер ял итәргә җыена, кемдер башка зур планнар кора, шуңа күрә һава торышы турында алдан ук белеп торасыбыз килә. Иртәгә иртән бераз яңгыр явып үтәчәк, дип хәбәр итә синоптиклар. Ә көндез аяз, тик салкынчарак: җылылык 17 градус кына булачак. Димәк, җылы кофталарыгызны кияргә онытмагыз. Җил дә...
-
Кукмара авылларының Сабантуй батырлары менә кемнәр
Байлангар - Рөстәм Газизуллин, Зур Кукмара Камышлы - Нәфис Галиев, Олыяз Березняк - Владислав Сафаров, Үрәсбаш Аман-Оштырма - Самат Гыймадиев, Арпаяз Янсыбы - Илмар Шәймарданов, Кукмара Чишмәбаш - Фарис Билалов, Чишмәбаш Аш.Буҗи - Фәһим Кадыйров, Сәрдекбаш Адай - Азат Нурмөхәммәтов, Казан Купка - Фарис Билалов, Чишмәбаш Каенсар - Таһир Әхкямов,...
-
Сабантуйга бүләк җыйганда акчаларны аерым исемлеккә теркәргә кирәк
Сабантуйларга әзерлек йөзеннән авылларда, поселокта сөлге җыюлар үткәрелде. Әллә каян урамнарны гармун, тальян тавышлары белән яңгыратып килгән сөлге җыючыларга, теләкләр теләп, чын күңелеңнән тастымал, сөлге, йомырка, акча бирү үзенә күрә саваптыр да әле. Ләкин поселокта гына түгел, авылларда да сөлге җыючыларга капка-ишекләрне дә ачмау кебек күренешләр елдан-ел арта бара, диләр....
-
Йөгерү йөрәк авыруларын булдырмый
Йөгерү теләсә нинди физик авырлык кебек үк ябыгырга һәм яшь калырга ярдәм итә. Икенчедән, йөгерү кәефне күтәрә, депрессиягә каршы көрәшә, йөгергәч, кеше үзен яхшы хис итә. Өченчедән, йөгерү йөрәк эшчәнлеген яхшырта, организмның каршы тору көчен артыра. Әмма буыны авыру кешеләргә йөгерергә киңәш ителми. Йөгергәндә буыннарга зыян килергә мөмкин. Ә менә...
-
Кукмаралылар Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы авылында Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәреп кайттылар (+Фоторепортаж)
Узган атнада безнекеләр - Кукмара районы җитәкчелеге, үзешчән сәнгать осталары, мәдәният хезмәткәрләре, Оренбург өлкәсенең Сакмар районы, Татар Каргалысы авылына барып, VI Бөтенроссия авыл Сабан туен гөрләтеп үткәреп кайттылар. Бәйрәмдә Россиянең Идел буе федераль округының вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг һәм...
-
Үзеңә җәннәттә йорт төзе!
Мәчетләр яхшылыкны таратучы чыганаклар булып торалар. Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте белән Манзарас җирлегендә Кол Гали урамы, 1 йорт адресы буенча ("Южный" газ заправкасы каршында) яңа мәчет төзелә. Шул нияттән, халыктан ярдәм сорыйбыз. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: "Кем дә кем бу дөньяда мәчет салса, Аллаһ аңа җәннәттә йорт салачак", һәм дә әйтте: "Кем...
-
Ялкаулыкмы, саранлыкмы?
Кукмара матурлана, дибез. Әмма шәхси кибет яннарына күз генә салыгыз әле бер! Кайсысында сез тирә-юньне ямьләп торучы чәчәкләрне күрерсез икән? Кибетләре янында әйбәтләп эшләп куйган түтәлләре дә бар, ә аның күбесендә чүп үләне яисә бернинди матурлыгы булмаган күпьеллыклар үсә. Хәтта чәчәк сатучы кибетләр янында да ямь юк.10-15 төп кенә матур...
-
12 июньдә Кукмараның кайсы авылларында Сабан туе була?
Районыбызда милли бәйрәм - Сабан туйлары дәвам итә. 12 июньдә Зур Кукмарада (башлана 13.00 сәг.), Зур Сәрдектә (башлана 13.00 сәг.), Туембашта (башлана 14.00 сәг.) Сабантуйлар гөрләячәк. Рәхим итегез!
-
Танылган җырчы Чәчкә 7 килога ябыккан
Бу язда татар эстрадасының популяр җырчысы, автор-башкаручы Чәчкә ябыгу белән ныклап шөгыльләнә башлады. Тырышуларының нәтиҗәсе - җырчы 10 кило ташлаган! Ябыгу серләрен Чәчкәнең үзеннән сорарга булдык. - Бу теманы матбугат чаралары күп тапкыр күтәрде, барысы да бик нык кызыксына. Ул вакытта бер ай эчендә 7 килога ябыккан идем. Сере бик...