6 июнь 2015 яңалыклары
-
Тукталышның ишеге бикле
Ибраһимов урамы башында "Дуслык+" автобус тукталышы бар. Ул ничә ай бикле инде. Автобус көтүчеләр кыш көне кар-буранда, хәзер яңгыр астында юешләнеп торырга мәҗбүр. 24 апрель көнне дә күпме яшь балалы аналар, мәктәп балалары, әби-бабайлар көчле яңгыр астында автобус көтеп чыланып беттек. Зинһар өчен ачсыннар иде шуның ишеген, ышык җирдә торыр...
-
Юл һәлакәтендә гомере өзелгән каратист кыз Эльвинаның әнисе белән әңгәмә
Казаннан Санкт-Петербургка каратэ ярышларына чыгып киткән балалар белән булган фаҗига барыбызны да тетрәндерде. Инде хәбәр иткәнебезчә, 21 май көнне иртән Түбән Новгород өлкәсендә килеп чыккан юл һәлакәтендә Татарстанның каратэ федерациясе рәисе Искәндәр Шагин, автобус шоферы Алексей Платонов һәм 12 яшьлек спортчы кыз Эльвина Фәттахова һәлак булды. Бер айга озатасыңмы әллә?...
-
Филүс Каһиров улының туган көнен кайда үткәргән?
Шушы көннәрдә җырчы Орловка бистәсеннән бакча алган. Әлеге шатлыклы хәбәрне Филүс безнең белән дә уртаклашты. - Казанда үз өем белән тору күптәнге хыялым иде. Йорт төзеп чыкмасам да, бакча алып җибәрдем әле. 5 сутый җире, мунча һәм өе бар. Көне буе шәһәр ыгы-зыгысында йөреп арыгач, шунда кайтабыз. Шушы көннәрдә улыбыз...
-
Сабантуй (шигырь)
Табигатьнең яңа күлмәк киеп, Чәчәкләргә күмелгән көннәре. Җир шарында Сабантуйлар гөрли, Халкыбызның күркәм бәйрәме. Шушы бәйрәмнән дә олы бәйрәм Була алмый һәм ул булмас та. Җәелде ул бөтен дөньяга, Кабул итте барча халык та. Тәрҗемәсе юк бу сүзнең Һәр тел өчен бары - Сабантуй. Аңладылар: кыргый түгел икән татар, Сөендерә...
-
Татарстанның дүрт югары уку йорты Россиянең Топ-100 вузы исемлегенә кергән
Казан дәүләт медицина университеты 35 нче урыннан 31нче урынга күтәрелгән. КФУ былтыргы позициясен саклап калган: ул - 18 нче. Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты - КХТИ 54 нче урыннан 62 нчегә, Казан илкүләм тикшеренү техник университеты - КАИ 60 нчы урыннан 63 нчегә төшкән. Бу - Россия вузларының ел саен...
-
Өч татарстанлы география буенча бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган
11 сыйныф укучыларының беренче имтихан нәтиҗәләре билгеле булды. Өч татарстанлы география буенча бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган, рус әдәбияты буенча - 2 укучы. Гомумән, бу фәннәр буенча нәтиҗәләр яхшырган. Шулай итеп, географиядән уртача балл 2,6 процентка арткан (2014 елда - 64,73, 2015 елда - 67,33). 2014 ел белән чагыштырганда,...
-
Бүген Сабан туе Кукмараның кайсы авылларында узачак? (тулы исемлек)
Байлангар авылы, 6 июнь, башлана 14.00 сәг. Березняк авылы, 6 июнь, 11.00 сәг. Аман-Оштырма авылы, 6 июнь,18.00 сәг. Чишмәбаш, Адай авыллары, 6 июнь, 16.00 сәг. Поч.Сутер авылы, 6 июнь, 14.00 сәг. Каенсар авылы, 6 июнь, 12.00 сәг. Кәркәүч авылы, 6 июнь, 15.00 сәг. Күкшел авылы, 6 июнь, 14.00 сәг. Мәмәшир...
-
Райондашыбыз авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәтенә лаек булды
Агропромышленность комплексы системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен "Исток Агро" җаваплылыгы чикләнгән ширкәт токаре Кәримулла Шәфигуллин Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәтенә лаек булды.