3 июнь 2015 яңалыклары
-
Бакча башына ямь керде
Безнең Октябрь урамындагы бакча башлары бик күп эшкә яраксыз агачлар белән тулган, күп еллар җыелмаганга күрә ямьсез күренеш иде. Быел бик яхшылап шушы агачлардан чистарттылар. Шул уңайдан "Чиста шәһәр" җитәкчесенә һәм шушы эштә катнашкан кешеләргә зур рәхмәтемне белдереп, изге теләкләремне җиткерәм. Дальфира ГАЛИМОВА фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=708.TwUbU6WqpmRaSfDxnKxggY4UuLB-
-
Жанна Фриске белән яңа клип чыкты
Жанна Фриске тамашачылары өчен латыш җырчысы Маркус Рива - «Хочу к Меладзе» проекты финалисты сюрприз ясады. Матур хатын-кызлар турында клипта Вера Брежнева, Полина Гагарина, Наталья Ионова, Светлана Лобода, Анна Седокова, һәм Жанна Фриске катнаша. Яман шеш авыруы белән көрәшеп яшәүче Жанна Фриске өчен клипта күренү үзенә дә көтелмәгән хәл булган....
-
Ябыгырга теләү суд эскәмиясенә китергән
Ябыгырга теләү әлмәтлене суд экәмиясенә китергән. Шәһәр судында куркыныч дару препаратын үзе кулланган һәм башкалар арасында тараткан хатын-кызга карата җинаять эше карала. Әлеге дару препараты составында Россия территориясендә тыелган сибутрамин бар. Ул тую хисен көчәйтә, нәтиҗәдә, анорексия китереп чыгара. Гаепләнүче ике ел элек Интернет аша ябыгу өчен препарат кайтарта. Нәтиҗәсе...
-
Кукмара авылларында узачак Сабантуй бәйрәменең графигы
Байлангар авыл җирлеге: Байлангар авылы, 6 июнь, башлана 14.00 сәг. Березняк авыл җирлеге: Камышлы авылы, 5 июнь, 18.00 сәг. Березняк авылы, 6 июнь, 11.00 сәг. Аман-Оштырма авылы, 6 июнь,18.00 сәг. Зур Кукмара авыл җирлеге: Янсыбы авылы, 5 июнь, 14.00 сәг. Зур Кукмара авылы, 12 июнь, 13.00 сәг. Зур Сәрдек авыл...
-
Кукмарада "Игътибар - балалар!" акциясе бара
Балалар катнашында килеп чыккан юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатында 15 июньгә кадәр республикада "Игътибар - балалар!" акциясе бара. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов сүзләренә караганда, акция кысаларында инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, автотранспорт хуҗалыгында булып, кисәтү-аңлату әңгәмәләре алып баралар, ата-аналар, балалар белән очрашалар, махсус рейдлар оештыралар. Агымдагы...
-
Лубянда ике гаилә яңа фатирлы булды (+Фоторепортаж)
Табигатьнең иң гүзәл почмагына урнашкан, урманнар белән әйләндереп алынган Лубянны Кукмарадан шактый чакрымнар аерып тора. Төз наратлар арасыннан барганда, әкиятләрдә сөйләнә торган гаскәр кеби тезелгән агачлар менә кайда икән бит, дигән уй туа. Беренче карашка, бернинди мәшәкатьләрсез, тыныч кына гомер кичерәдер кебек тоелды бу җирлек: әлләни машиналар да күзгә чалынмады,...
-
"Лесной" агрофирмасында терлек азыгы әзерләүгә багышланган семинар узды (+фоторепортаж)
Иртә яздан алып, караңгы көзгә кадәр авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең эше эшкә ялганып бара. Әле кайчан гына агрочараларга тикшерү үткәргәннәр, кырга чыгып, кара туфрак ертып, бөртеклеләрне җир куенына тапшырганнар иде, инде менә кышкы чорга малларга печән хәзерләү вакыты да килеп җиткән. Игенченең хезмәте кырларыннан күренә, дип юктан гына җырларда җырланмыйдыр. Басу-кырларда...
-
Миңгәр Сабан туе 6 июньдә булачак. Программада ниләр генә юк!
Сабантуй - татар халкының үзенчәлекле милли бәйрәме. Чәчү эшләре тәмамлануга, хезмәт һәм дуслык бәйрәменә, күңел ачарга дип, бар халык ашкына. Сабан туенда татарның барлык гореф-гадәтләре матур итеп сурәтләнә. Бәйрәм мәйданында милли костюмнар кигән биючеләр, җырчылар чыгыш ясый, кызыклы халык уеннары уйнатыла. Теләгән һәр кеше үз көчен, үз осталыгын һәм җитезлеген...
-
Кукмараның әниле килеш ятим үсүче балаларын күреп йөрәк телгәләнә
Республикада "Яшүсмер" кисәтү операциясе бара. Аның кысаларында полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре Илнар Җиһаншин, Гөлназ Гыйльфетдинова, "Тылсым" үзәге директоры урынбасары Гөлнара Бадыгиевалар белән берлектә авыр тормыш хәлендәге гаиләләрнең берничәсендә булып кайттык. -Әби, әни нишләп мине яратмый икән? Ул бит мине кочакламый да... Өч баласын ире белән кайнанасына ташлап,...