Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмараның әниле килеш ятим үсүче балаларын күреп йөрәк телгәләнә

Республикада "Яшүсмер" кисәтү операциясе бара. Аның кысаларында полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре Илнар Җиһаншин, Гөлназ Гыйльфетдинова, "Тылсым" үзәге директоры урынбасары Гөлнара Бадыгиевалар белән берлектә авыр тормыш хәлендәге гаиләләрнең берничәсендә булып кайттык. -Әби, әни нишләп мине яратмый икән? Ул бит мине кочакламый да... Өч баласын ире белән кайнанасына ташлап,...

Республикада "Яшүсмер" кисәтү операциясе бара. Аның кысаларында полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре Илнар Җиһаншин, Гөлназ Гыйльфетдинова, "Тылсым" үзәге директоры урынбасары Гөлнара Бадыгиевалар белән берлектә авыр тормыш хәлендәге гаиләләрнең берничәсендә булып кайттык.

-Әби, әни нишләп мине яратмый икән? Ул бит мине кочакламый да...

Өч баласын ире белән кайнанасына ташлап, үзе өчәр айга каядыр чыгып китеп, әллә нигә бер генә кайтып күренүче ананың ун яшьлек кызы әбисенә әлеге сорауны бик еш бирә. Кукмара мәктәпләренең берсендә быел алтынчы сыйныфны тәмамлаучы кыз үзенең һәм энекәшләренең әнисенә кирәк булмауларын бик яхшы аңлый, әмма...күңел барыбер ана назын, ананың җылы кочагын көтә шул...

Илүзә (язмадагы барлык исемнәр дә үзгәртелде. - авт.) балалар йортында тәрбияләнеп үсә. Яшь, чибәр кыз белем алу, һөнәр үзләштерү өчен борчыла торганнардан булмый. Әмма җае чыкканда акыллы ир-егетләрнең берсен дә күз уңыннан уздырмый. Төрле компанияләрдә азып-тузып йөри торгач, уңышлы гына кияүле дә булып куя, бер-бер артлы өч бала да алып кайта ул. Балаларын сөеп, тәмле ашлар пешереп, ирен, кайнанасын хөрмәт итеп яшисе дә яшисе генә дә бит, тик Илүзәне кабат урам тормышы үзенә тартып ала. Эчү, тарту, төнге маҗаралар - берсе дә калмый.

-Бик картайдым инде, балалар бераз исәйгәнче генә булса да яши алсам ярар иде. Әниләренә кирәк түгел бит алар, әтиләре җәй айларында көнозын эштә, шабашкада. Берүзе тарта инде ул дөньяны: иртән кызны мәктәпкә озата, 5 һәм 6 яшьлек ике малайны балалар бакчасына илтә, - ди Мария ханым. - Килен кеше кышны өйдә чыкты быел, көннәр җылыта башлагач, тагын "гастрольләргә" китте. Кайткан очракта да балаларына ашарга пешерми, өйне дә җыештырмый, кер дә юмый бит ул. Көнозын диванда, аягын бөкләп, утырып телевизор карый, телефоннан сөйләшә. Әле соңгы кайтуында табада бәрәңге кыздырган булган, шуның буш савытын юмыйча, пычрак килеш шкафка яшереп куйган. Илүзәне алиментка да биреп карадык, файдасы гына юк - бер җирдә дә эшләмәгәч, ничек түләсен ди ул аны?!

Әйе, әйләнә-тирәңә күз салсаң, нинди генә язмышлы кешеләрне очратмыйсың да, нинди генә гыйбрәтле хәлләргә тап булмыйсың. Тугыз ай буена йөрәк астыңда йөртеп, мин яшим, дип дөньяга аваз салган, тупырдап торган нарасыйларыңны аракы, тәмәке кебек начар гадәтләргә, тәртипсез тормыш алып баруга алыштыр инде син! Кызганыч, андый гаиләләрнең саны елдан-ел арту җәмгыятьнең иң мөһим проблемаларының берсенә әверелеп бара. Әнә бит, поселокның бер урамындагы йортта яшәүче Әмирнең хатыны да аны өч баласы белән калдырып, ташлап чыгып киткән. Ул гына да түгел, өч балалы икенче бер ирне гаиләсеннән аерып алып, хәзер аның белән бергә яши икән.

-Әллә нигә бер кайтып күзгә күренә, балалар белән аралаша. Мин кызларны әниләреннән аера алмыйм бит инде, - ди Әмир, тыныч кына.

Кызларның берсе мәктәптә укый, ә калган икесе бакчага йөриләр. Бакчага түләү өчен дә шактый әҗәтләре җыелган, фатирлары да ипотекага алынган икән. Бер ирнең хезмәт хакы балаларны ашатырга, киендерергә дә көч-хәл белән генә җитеп бара. Тормышлары авыр булса да, зарланмый Әмир. Аның: "Бар да яхшы булыр, тырышырмын, кызларымны аякка бастырасым бар бит минем", - диюе күңелне җылытып җибәрде. Юкса, бала җанлы әтиләр дә сирәгәя бара бит...

Әби-бабасы янәшәсендә тәрбияләнүче икенче бер кызчыкның да әнисе яртышар елга югала икән. Өстәвенә, баланың әтисе дә кызыннан бөтенләй баш тарткан. Югары белемле, яхшы гына урында хезмәт куйган ханымны аракы "чире" бер мизгел эчендә тормыш чоңгылына төшерә.

-Инде ун елдан артык шушы хәл бит. Оныкка опекунлык рәсмиләштерер идек, икебездә дә инвалидлык булгач, безгә ярамый, - ди әби белән бабай. - Кызыбыз бер ай элек кайтты, эшкә дә урнашты. Бәлки, хәл уңай якка үзгәрер, акылына килер, дип өметләнәбез. Баласын ятим итмәсен иде инде, болай да сабыеның иң матур вакытларын күрми калды бит...

Якын кешеңне тагын кайчан чыгып китәр, я булмаса бүген нинди хәлдә кайтыр икән инде, дип көтүдән дә авыры юктыр ул. Язма геройлары, 30-35, хәтта 40 яшькә дә җитмәгән берсеннән-берсе яшь әниләргә дә үзләренең ялгыш адымнары өчен бу дөньяда булмаса да, ахирәттә - Ходай каршында җавап тотарга туры килер. Балалары хакына тәүбәгә килсеннәр, ул-кызларын әни назыннан мәхрүм итмәсеннәр иде алар. Әниле булу иң зур бәхет, аны бернинди дан-шөһрәт, алтын-көмеш тә алыштыра алмый бит...

Районыбызда социаль-куркыныч тормыш хәлендәге 56 гаилә, 119 бала ведомствоара исәптә тора.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk