30 май 2015 яңалыклары
-
Язып кына түгел, җырлап та тәнкыйтьлиләр иде
Мин үзем район газетасын 1956 елдан бирле алам. Ул вакытта газета "Большевик" дип атала иде. Район газетасы хезмәткәрләре 1938-1940 елларда, агитбригада булып, авылларга килеп, концертлар куялар иде. Язгы чәчү, урып-жыю чорларында кыр станнарында, ындыр табакларында колхозчылар белән очрашып җитешсезлекләрне тәнкыйтьләп чыгалар, алдынгыларны мактап жырлар җырлыйлар, шигырьләр сөйлиләр иде. Кайбер җырлар...
-
Кукмараның халыкны эш белэн тәэмин итү үзәге белгечләре укучыларны Казанга экскурсиягә алып барды
Халыкны эш белэн тәэмин итү үзәге белгечләре "Уңышка юл" проектын тормышка ашыру йөзеннән, районыбызның беренче номерлы һәм Зур Кукмара мәктәпләренең 40 укучысына Казан шәһәренә, "КидСпейс" дип аталган балалар шәһәрчегенә экскурсия оештырдылар. Өченче һәм дүртенче сыйныф укучылары өчен төрле һөнәр ияләре булып эшләп карау, зурлар урынына үзләрен куеп, яңа тәкъдимнәр уйлап...
-
Рамазан ае башлану көне, тәравих намазы рәкагатьләре саны, фитыр, фидия сәдакалары күләме тәгаенләнде
Казанның Тынычлык мәчетендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр утырышы үткәрелде. ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә уздырылган җыелышта баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм шура әгъзалары катнашты, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте. Хәзрәтләр рамазан ае башлану һәм тәмамлану вакытына, тәравих намазда укыла торган рәкагатьләр санына, фидия һәм фитр сәдакаларына...
-
Алтын куллы нәфис сүз остасы Кукмара районында яши
-Бабаем, карале, бабаем, бу нәрсә? Моның белән ничек эшлисе соң, ә бабаем? -Бабаем, ә мин бу әйберне әйләндереп карыйм әле. Кәримулла мастерскоенда үзен мең сорау белән күмеп, мәш килеп йөргән оныкларына карап, сөенеп уйлап куйды: "Үзеңнән соң алмашчы калуны күрү үзе зур бәхет түгелмени? И-и, гомерләр. Әле кайчан гына бөтерчек...
-
Чаллы кызы "Холостяк" проектын ташлап китте
Чаллы кызы Анна Устюжанина "Холостяк" проектын үз теләге белән ташлап китте. Моның сәбәбе - Тимур Бәдретдиновның гаиләсе белән танышкан көнне килеп чыккан конфликт. Тимурның әнисе һәм туганнары Аняны җылы каршы алып, кызның матурлыгына соклансалар да, егетнең хәзерге вакытта кечкенә баласы белән хастаханәдә ятучы бертуган апасы белән скайп аша сөйләшү кәләш...
-
Күземә тутырып карауга, бөтен аруларым онытыла, ди ДЦП диагнозы куелган бала тәрбияләүче Зөлфия Гаврилова
Зөлфиягә карап сокландым да, кызгандым да үзен. Талчыбыктай нечкә, ябык кына гәүдәсенә никадәрле йөк салынган бит аның. Сабыр, көчле булуы, улы Русланга карата чиксез мәхәббәте дә хөрмәт уята. Гавриловлар гаиләсе яшәгән күпкатлы йортның бишенче катына менеп җиткәнче сулуым капты, аякларым хәлсезләнде. Баскычлардан күтәрелгәндә: "Зөлфия көнгә ике мәртәбә Русланны күтәреп һава...
-
Кукмара мәдрәсәсендә чыгарылыш кичәсе узды
Быел мәдрәсәнең һөнәри бүлеген 41 шәкерт тәмамлады: ир-егетләр 21 кеше, хатын-кызлар исә - 20. Алар барысы да 4 еллык уку-укыту программасын үзләштереп, чыгарылыш имтиханнарын тапшырдылар һәм Диплом эшләрен якладылар. Ир-егетләргә "Имам-хатыйп", ә хатын-кызларга "Ислам нигезләре мөгаллимәсе" квалификациясе бирелүен раслый торган дипломнар тапшырылды. Алар арасында инде хәзер дин өлкәсендә хезмәт итүчеләр...
-
Якташыбыз Вадим Захаров өч сәгать лифтта утырган
"Искә дә төшерәсе килми инде. Беркөнне җырлый-җырлый лифтта менеп барам, шулвакыт ут бетте. Лифт туктап калды. Дүртенче кат белән бишенче кат арасында калганмын. Бер ярты сәгать чамасы «Хәзер кузгалып китәр» дигән өмет белән көттем. Телефонда уйнап алдым. Лифтерларны чакыра торган «кнопка вызова»га, бер ялгансыз, ярты сәгать буе басып тордым. Җавап...