Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алтын куллы нәфис сүз остасы Кукмара районында яши

-Бабаем, карале, бабаем, бу нәрсә? Моның белән ничек эшлисе соң, ә бабаем? -Бабаем, ә мин бу әйберне әйләндереп карыйм әле. Кәримулла мастерскоенда үзен мең сорау белән күмеп, мәш килеп йөргән оныкларына карап, сөенеп уйлап куйды: "Үзеңнән соң алмашчы калуны күрү үзе зур бәхет түгелмени? И-и, гомерләр. Әле кайчан гына бөтерчек...

-Бабаем, карале, бабаем, бу нәрсә? Моның белән ничек эшлисе соң, ә бабаем?

-Бабаем, ә мин бу әйберне әйләндереп карыйм әле.

Кәримулла мастерскоенда үзен мең сорау белән күмеп, мәш килеп йөргән оныкларына карап, сөенеп уйлап куйды: "Үзеңнән соң алмашчы калуны күрү үзе зур бәхет түгелмени? И-и, гомерләр. Әле кайчан гына бөтерчек кебек нәни малай балта остасы Вагыйз абыйсының тәрәзә рамнарын ясавын кызыксынып күзәтеп торган иде".

Ишле, тату гаиләдә өченче бала булып туган Кәримулла кечкенәдән хезмәтне яратып үсә. Әтисе Нәбиулла абый белән әнисе Факия апалар авылда үзләренең эш сөючән, тәртипле, чиста-пөхтә булулары белән танылган. 5 малай, 1 кыз үскән бу гаиләдә һәр балага үз эше бүленеп куелган. Идән юу, су ташу, мал карау, яшелчә үстерү - бу эшләрнең берсе дә ят түгел аларга.

Әле дә хәтерли: 1нче сыйныфта укыгандаТәскирә апалары

хезмәт дәресендә күгәрчен рәсемен чиктерде. Тырыш, төгәл Кәримулланың бу

эшен укытучы апалары кызларга да үрнәк итеп куйган иде. Аның

чиккән күгәрчене район күләмендәге конкурста җиңү китерде. Шул чакта беренче укытучысы Тәскирә апасының: "Тырыш кеше һәрвакыт максатына ирешә ул", - дип әйткән сүзләрен тормышта үзенә маяк итеп алды.

Мәктәпне тәмамлагач, ике дә уйлап тормыйча, Казанның 21нче һөнәри училищесына укырга китә. Бу вакытта агачтан үз кулы белән шактый рамнар, тәрәзә өлгеләре ясаган Кәримулланың тимердән дә әйберләр ясап карыйсы килә. Шуңа күрә ул токарьчы һөнәрен сайлый. Училищены бик яхшы билгеләренә тәмамлаган Кәримулланы хәрби заводка эшкә җибәрәләр. Ә аннан армия сафларына китә. Армиядә корал мастеры булып хезмәт итә. Үз эшен яратучы, төгәл бу егетне командирлары да, иптәшләре дә бик яраталар. Авылга кайткач, аны 400 комсомолны берләштергән оешмага комсомол секретаре итеп куялар. Колхоз председателе Камил Шакиров, колхозда токарьлар җитмәү сәбәпле, аны машина-трактор паркына эшкә чакыра. Монда эшләгәндә ниләр генә ясалмаган?! Фантазиягә бай егет күп тапкырлар уйлап табучылар конкурсында катнашып, Мактау грамоталарына лаек була.Германиягә җибәрелә торган уклауның бөтен детальләрен Әхмәтшин Гаян абый белән бергәләп эшлиләр алар. 

37 ел эшләү нәтиҗәсендә ниләр генә ясалмаган да, ниләр генә эшләнмәгән?! Йон эрләү машинасы, агач шомарту станогы, ашлык тарту тегермәне...

Авыл кешеләре генә түгел, тирә-як авыллардан да төрле гозер белән, киңәш-табыш сорап киләләр аның янына. Өйгә су, җылылык системасы кертү эшләрен дә җиренә җиткереп, төгәл эшләгәнгә күрә, күпләр аңа әйтә. Нинди генә сорау белән килсәләр дә, берәүне дә кире бормый ул.

Ходай яраткан кешесенә сәләтне бер бирсә бирә бит ул! Юкка гына концертларда мәдәният хезмәткәре Рәмзия Хөсәенова "алтын куллы нәфис сүз остасы" дип тәкъдим итми аны. Ул башкарган шигырьләрне тыңлап туеп булмый. Газета битләрендә үзенең гыйбрәтле язмалары белән безне сөендереп торучы хатыны Мөнәвәрә апа белән концертларда, район конкурсларында еш очратырга була аларны. Узган ел ТНВ каналында бара торган "Аулак өй" тапшыруында катнашып кайттылар. Менә шулай күңелле итеп яшәүләренә дә быел 35 ел булган икән лә. Улы Илшат, кызлары Гөлшат әниләре юлын - укытучы һөнәрен сайлаганнар. Хәзер матур гаилә корып, һәрвакыт әти-әниләренең хәлләрен белеп, аларга булышып яшиләр. Оныклары Йосыф, Рузил, Алия "әбием", ''бабаем" дип өзелеп торалар.

Бу матур, шат күңелле, тату гаиләгә, балкып торган йортларына, йорт тирәли утыртылган чәчәкләргә, бәрәңге, яшелчә бакчаларына, һәр җирдәге тәртипкә, төзеклеккә карыйм да, Кәримулла абыйга күңелемне кымырҗытып торган сорауны бирәм: ''Берәр эшләнмәгән эшегез яки шулай эшләгән булсам дигән үкенечле уегыз калмадымы?"

- Бер генә үкенечем бар. Әгәр дә хәзер әби белән бабай исән булса, шундый акыллы, чибәр, мине бәхетле иткән кыз үстереп биргәннәре өчен каршыларында башымны иеп, рәхмәт әйтер идем. Алар исән чакта без әле бик яшь идек, җитешеп булмады, - дип җавап бирде ул.

Тормышның кадерен белеп, алтын тауларга биргесез гаиләсен күз карасыдай саклап, балаларына зур терәк булып гомер көзенә аяк атлый Кәримулла абый. Алтын булсын, мул булсын иде аның көзләре!

Чулпан ЗӘЙНУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk