13 май 2015 яңалыклары
-
Фоат Галимуллин: Алсу Хәсәнованың китүенә күңел ышанмый
Инде менә ничәнче көн башыма бер уй тынгылык бирми: Алсу Хәсәнова ничек шулай көтмәгәндә дөнья белән хушлашты соң әле? Республикабызның төп газетасында әдәбият-сәнгать бүлеге эшен шулкадәр җанлы итеп алып бара иде бит ул. Ул әдәбият-сәнгать дөньясындагы кешеләрнең чын дусты була белде. Хәер, шуннан башка татар галәменең бу өлкәсендә тиешле сәясәтне...
-
Лилиана Ирназарова бәби көтә
Татар эстрадасында бәби-бум дәвам итә дияргә була. Җырчыларыбыз бер-бер артлы икенче һәм өченче балаларын таба башлады. Менә Лилиана Ирназарова да озакламый икенче тапкыр әни булырга җыена. "Җыр сезонын сентябрьгә кадәр яптык. Моңсуланмыйм, аның каравы бакча сезоны ачылды. 12 метрлы теплица алдык, шунда мәш киләм: чәчәм, күчереп утыртам. Бакча эшен бик...
-
Дусларым, дус - ишләрем
"Олыгайгач, дуслар бетә инде ул", - дип сөйләүчеләр, ялгышалар. Киресенчә, лаеклы ялга чыгу - аралашу өчен иң кулай вакыт. Әйләнә-тирәгә игътибар белән карасаң, никадәр яхшы күңелле кешеләр барлыгын күрәсең. Яшь барган саен туганнар, дуслар, яшьтәшләр тагын да кадерле һәм якынрак була баралар. Дусларым күп минем. Аларның һәркайсын нур чәчүче асылташларга...
-
Туембашта җырлап эшлиләр
Басу-кырларда эшнең иң кызу вакыты. "Тойма" ширкәтендә хезмәт куючы егетләрнең дә бу арада хезмәт көннәре иртәнге сәгать биштә башлана. Алай дисәң, игенченең хезмәте яз башыннан алып, кара көзгә кадәр шундый ук җаваплылык белән дәвам итә. Авыр, күп көч таләп иткән, тир түгеп башкарылган хезмәтне азакка, уңышны җыеп алганчыга кадәр югалтуларсыз...
-
Кукмаралылар, бергәләшеп җиңү яулыйк!
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте барлык район һәм республика газеталары арасында "ТАТМЕДИА"ның легендар брендлары" дигән конкурс үткәрә. "Хезмәт даны"( "Трудовая слава") газетасы бәйгенең "Легендар газета" номинациясендә катнаша. Конкурска газетаның үткәне, бүгенгесе, традицияләре, каләм ияләре, редакциядә "канат чыгарган" күренекле шәхесләре турында бай материал тәкъдим ителде. Газета - районыбыз көзгесе, шуңа бәйгедә беренчелекне яулау...
-
Кукмараның авыл җирлекләрендә праймеризлар бара (+ФОТО)
Агымдагы елның 13 сентябрендә Татарстан Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар була. Сайлаулар районыбызның бер шәһәр һәм 29 авыл җирлегендә узачак. Депутатлыкка кандидат булырдай иң лаеклы шәхесләрне ачыклау өчен, "Бердәм Россия" партиясе фирка эчендә алдан тавыш бирүләр оештыра. Бу чаралар инде күп кенә авыл җирлекләрендә үткәрелде. Праймеризда катнашучылар...
-
Кукмарада җиңел атлетика буенча район беренчелеге узды (+ФОТО)
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан җиңел атлетика буенча район беренчелеге узды. Ярышларда 11 команда катнашты. Беренче урынны - күппрофильле лицейның беренче командасы, икенче урынны - Кукмара 4нче мәктәбенең беренче командасы, өченче урынны Ош.Юмья мәктәбе алды. Җиңүчеләргә Кубок һәм Мактау грамоталары, акчалата бүләкләр тапшырылды.
-
Подписка өчен - айпад
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте конкурслар оештыра. Әлеге бәйгедә төп приз - айпадка 2015 елның икенче яртыеллыгына язылу өчен "ТАТМЕДИА" җәмгыяте карамагындагы газета-журналларга иң күп язылган кеше (чекларның гомуми суммасы исәпкә алына) ия булачак. Өстәмә бүләкләр - өч фотоаппарат та иң күп язылучыларга биреләчәк. Ә кызыксындыру призлары "ТАТМЕДИА"га (420066, Казан шәһәре, Декабристлар...
-
Кукмара районының биш авылында һәйкәл ачылды (+ФОТО)
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә районыбызның Вахит, Олыяз, Төркәш, Югары Арбаш һәм Плаксиха авылларында яу кырында башларын салган якташларыбыз истәлегенә һәйкәл һәм стелалар ачылды. Вахит авылында сафка баскан солдат һәйкәле янындагы стелага әлеге авылдан сугышка китеп, чит җирләрдә мәңгелеккә ятып калган 200 солдатның исемнәре язылган. -Җирлегебезнең 500дән артык...