Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туембашта җырлап эшлиләр

Басу-кырларда эшнең иң кызу вакыты. "Тойма" ширкәтендә хезмәт куючы егетләрнең дә бу арада хезмәт көннәре иртәнге сәгать биштә башлана. Алай дисәң, игенченең хезмәте яз башыннан алып, кара көзгә кадәр шундый ук җаваплылык белән дәвам итә. Авыр, күп көч таләп иткән, тир түгеп башкарылган хезмәтне азакка, уңышны җыеп алганчыга кадәр югалтуларсыз...

Басу-кырларда эшнең иң кызу вакыты. "Тойма" ширкәтендә хезмәт куючы егетләрнең дә бу арада хезмәт көннәре иртәнге сәгать биштә башлана. Алай дисәң, игенченең хезмәте яз башыннан алып, кара көзгә кадәр шундый ук җаваплылык белән дәвам итә. Авыр, күп көч таләп иткән, тир түгеп башкарылган хезмәтне азакка, уңышны җыеп алганчыга кадәр югалтуларсыз алып барып җиткерергә дә кирәк бит әле.

Май ае табигатьнең иң матур вакытларының берседер, мөгаен, тирә-юнь яшәрә, агачлар яфрак яра, хәтфә үләннәр башларын төртә. Кырга чыгып, куе булып тишелгән уҗымнарга карап бер куансаң, эшкәртелгән киңлекләрне күреп тагын бер сөенәсең. Мул уңышка нигез салу дигән сүз бит бу.

Кояш белән коры җил үзенекен итә: трактор артларыннан соң тузан бураннары уйнап кала. Әнә, Туембаш басуларында СС-6,0 агрегатында "нотилл" алымы белән арпа чәчүче егетләр үзләре дә кояш белән җил астында кара-кучкыл төскә кергәннәр.
-Иртәнге сәгать бишкә җыелабыз, инде биш минуттан техника кырга кузгала бездә, - диде ширкәтнең җитәкчесе Рәҗәп Галиев. - Егетләр бик булган, эш рәтен беләләр. Кирәк икән, җир җимертеп эшлиләр, кирәк икән, җырлап та бирәләр.

МТЗ-82 тракторы белән орлык чыгаручы Госман абый Гайнуллин ялындырып тормады, тимер атыннан сикереп төште дә, моңлы итеп җырлап та җибәрде. Йөрәкләргә үтеп керерлек тавышны җил эләктереп алып, киңлекләргә таратты.

-Менә шулай күңелле итеп эшлибез без, - диде звеночы Фаил Баһавиев. -Мин инде өченче ел Мәчкәрәдән килеп, яз-көз кыр эшләрендә катнашам. Кичке сәгать тугыз-уннарга кадәр басуда булабыз. Авыл баласы бит без - яратып эшлибез. Төрле вакыт була, туфрак та бар җирдә бертигез җитешми, шуңа күрә чәчкеч тыгылырга да мөмкин, әмма бу җиңеп булмастай авырлыклар түгел.

Рәҗәп абыйдан нәрсә яки кем турында сорасаң да, җавабы әзер, зарлануны белми ул. Кукмара аграр көллиятеннән практика узарга кайткан егетләрне дә мактап кына телгә алды. Кырчыларны көнгә ике тапкыр хуҗалык хисабына ашату оештырылган. Әлфинур Хәкимуллина кыр батырларын тәмле ашлары белән сыйлап, шулай ук чәчүгә үз өлешен кертә.

Яңа алымны хуҗалыкта өч еллап кулланалар икән инде, нәтиҗәсен дә күрәләр. Бу турыдан-туры, җиргә башка техника кертмичә генә чәчү, дип аңлаттылар. Сука, тырма, күльтиватор кебек техникаларны алыштырган әлеге чәчү комплексы, бер яктан, чыгымнарның кимүе хисабына җитештерелгән товарның үзкыйммәтен дә төшерә, икенчедән, туфракның өске катламына тупланган бөтен файдалы элементлар үз урынында кала.

-Барлыгы 1695 гектар җирдә язгы кыр эшләре башкарылачак. Тоткарлыклар булмаса, озакка сузылмас, дип уйлыйм. Бүгенге көндә чәчкечләр, тырмалар һәм башка төр - барлыгы унөч берәмлек техника кырда. Җитешсезлекләр булса, тиз арада хәл итәргә тырышабыз. Техник ярдәм күрсәтүче егетебез ватылу турында хәбәр килеп ирешү белән басуга ашыга. Чәчү эшендә барлыгы утыз ике кеше хезмәт куя. Һәрбер хезмәткәрнең агропаспортын булдырдык, анда бөтен мәгълүмат язылып барыла, - диде баш агроном, үз эшенең остасы Мөнир абый Галимҗанов. - Кырчылык эшенең барышына кеше факторы гына түгел, табигать тә йогынты ясый. Бер яңгырлар явып китсә, сөенер, эшне тукталып булса да торыр идек әле.

Әйе, һава торышын үзгәртү кулыбыздан килми. Шуңа күрә бүгенгенең һәрбер минуты, сәгате, көне кадерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев