Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дусларым, дус - ишләрем

"Олыгайгач, дуслар бетә инде ул", - дип сөйләүчеләр, ялгышалар. Киресенчә, лаеклы ялга чыгу - аралашу өчен иң кулай вакыт. Әйләнә-тирәгә игътибар белән карасаң, никадәр яхшы күңелле кешеләр барлыгын күрәсең. Яшь барган саен туганнар, дуслар, яшьтәшләр тагын да кадерле һәм якынрак була баралар. Дусларым күп минем. Аларның һәркайсын нур чәчүче асылташларга...

"Олыгайгач, дуслар бетә инде ул", - дип сөйләүчеләр, ялгышалар. Киресенчә, лаеклы ялга чыгу - аралашу өчен иң кулай вакыт. Әйләнә-тирәгә игътибар белән карасаң, никадәр яхшы күңелле кешеләр барлыгын күрәсең. Яшь барган саен туганнар, дуслар, яшьтәшләр тагын да кадерле һәм якынрак була баралар. Дусларым күп минем. Аларның һәркайсын нур чәчүче асылташларга ошатамын. Укытучым Роза апа, якын күршем Гөлсем апа, Мәдинә, туганнарым Зөлхәбирә, Наилә, Кадрия, Илһамия апа, хезмәттәшләрем Дания, Рәсүлә, Зәкиябану, укучыларым Нәзирә, Гүзәлия, Зөлфия, Газимә һәм башкалар турында язып сүзләр бетәрлек түгел.

Әлеге язмам Гамилә Закирова турында. Ул үзенең хезмәт юлын 15-16 яшьтән башлап җибәреп, колхозда, авыл советында, сәүдә өлкәсендә эшләде, лаеклы ялга чыкканчы мәктәп ашханәсендә пешекче булды. Аның яшәү рәвешенә сокланырлык, һәркемгә үрнәк итеп куярлык. Гамилә олы яшьтәге әнисе Оркыя апаны тиешенчә тәрбияләп соңгы юлга озатты. Апасы Фагыйлә, сеңлесе Сәрвәр, ир туганы Сабирны (ул хәзер мәрхүм инде. - авт.), туганнарының балаларын да бик якын итә. Ихлас күңелле, дини кеше дә әле ул - җәйнең иң кыска төннәрендә дә биш вакыт намазын, фарыз уразаның бер көнен дә калдырмый. Һәр ай саен нәфел уразаларын тотуы да аның ихласлылыгын күрсәтә. Ел саен барлык туганнарын, нәсел-нәсәбен җыеп, Коръән ашлары да үткәрәләр әле алар.

Гамилә авыр тормышлы, ялгыз, сәламәтлеге начар булганнарга да һәрчак ярдәм кулын сузарга әзер. Ятимнәргә пешкән ризыгын, ит-маен да беркайчан кызганмый. Кеше тормышында иң мөһим вакыйга - якыннарыңны соңгы юлга озату. Абыстайларыбыз Тәэминә, Могзания апа белән бергә мәетләрне юып, соңгы юлга озатучыларның берсе дә әле ул Гамилә. Нинди зур, изге хезмәт бит!

Бүгенге көндә бик бәхетле ул. Янында пар канаты, таянычы, ихтирам итеп, яратып яшәүче ире Гаян абый бар. Намазны да бергә укыйлар, Гаян абый мәчеткә дә йөри. Алар берсеннән-берсе акыллы, эшчән биш бала тәрбияләп үстерделәр. Ул-кызлары, кияү-киленнәре, оныклары бәйрәм, туган көннәрдә генә түгел, һәрдаим газиз кешеләренең хәлләрен белеп торалар. Туганнары, авыл халкы да хөрмәт итә, олылый аларны. Яннарында яшәүче уллары Ильяс Әфганстанда хезмәт итеп, андагы мәхшәрләрне үз күзләре белән күреп кайтты. Ул соңгы йортыбыз - зиратны карап-чистартып тора. Шулай ук авылыбызның мәдәният йортын төзек, тәртиптә тоту да алтын куллы егет җаваплылыгында.

Гамилә - уңган хуҗабикә дә. Аш-су остасы буларак, аның үз рецептлары да бар - ипине дә тәмле итеп пешерә, оста итеп сыр да ясый. Күп итеп мал-туар асрыйлар, умарта тоталар, бакчаларында төрледән-төрле яшелчә, җиләк-җимешләр үстерәләр алар. Тормышта нинди генә сорау тумасын, без Гамиләдән киңәш сорыйбыз, аның тәҗрибәсенә таянабыз. Авыр вакытларда таянырдай дустың булу нинди зур бәхет бит ул!

Рәсимә СӘЛАХОВА, Олыяз авылы.

фото: https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxdlFaVGljeGMtQTNIS1NscEZCUDhsdkhLaTd4WUNqcGpFR3VzcVJObWU0a3djU3ltREpncGhEbjFidmFIMW1LeUsxNFFneGh6b0VjQlRWUEZYM2RQQy1TdlZaWl9HVnNhN1JtWDl6enJLVGk&b64e=2&sign=f99cb1c9c72b0326ad36064b06acffd5&keyno=0

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев