Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 15 апрель 2015 яңалыклары

    • 15 апрель 2015 - 13:36
      65 яшьлек ананың дүрт игезәк баласы туачак
      Берлинда яшәүче 65 яшьлек укытучы дүрт игезәк бала табачак. Ул ясалма рәвештә, донор күкәй күзәнәкләре ярдәмендә көмәнгә узган. Йөклелек әйбәт үтә, ди. Балалар җәйгә туачак икән. Аннегрет Раунигк исемле бу хатынның инде 13 баласы, 7 оныгы бар икән, олы улына 44 яшь тулган. Сабыйларны карарга балалары булышырга вәгъдә итә икән....
      368
      0
      0
    • 15 апрель 2015 - 12:21
      Мәмәшир клубында сугыш чоры ятимнәрен хөрмәтләделәр
      Мәмәшир мәдәният йортында сугыш чоры ятимнәре катнашында зур чара үткәрелде. Ветераннар башта үзешчәннәр көче белән хәзерләнгән концерт карадылар, аннан соң чәй өстәле артында сугыш чоры хатирәләре белән уртаклаштылар. Инде чәчләренә чал кергән апа-абыйлар булсалар да, шул еллардагы ятимлек хисе, үз башларыннан кичергән авырлыклар әле дә онытылмый. Бу төр категория граҗданнар...
      389
      0
      0
    • 15 апрель 2015 - 11:51
      Сиваш кичкән Гаяз батыр
      Исән булса, райондашыбыз Гаяз Хәсәнов Кырым ярымутравының һәм Севастопольнең Россиягә кушылуына бик сөенер иде. Ник дисәң, ул бу җирләрне фашист илбасарларыннан азат итү өчен көрәшкән. Зур батырлыклар күрсәтеп, Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән. Әмма югарыдагы җитәкчеләр күпсенгәннәрме - бу мактаулы исемне расламыйча, аны Кызыл Байрак орденына лаек дип тапканнар....
      345
      0
      0
    • 15 апрель 2015 - 10:58
      Батырлык (шигырь)
      Әй, абзыкай! Нишләп бу дөньяда Эшләп булмый икән батырлык? Сөйгәнемне саклап калыр идем, Исе китеп, шаклар катырлык. Аның өчен утка керер идем, Суга батса, су да тубыктан... Коткарырга җае чыкканы юк, Хәтәр хәлгә юктыр юлыккан. Чын! Җанымны бүләк итәр идем, Мәхәббәтем өчен жәлләми. Яратуым ифрат көчле минем, Эшләп булмый гына...
      727
      0
      0
    • 15 апрель 2015 - 09:26
      Сабаның Югары Утар интернат-йорты коллективы РДКда спектакль куйды (+ФОТО)
      Югары Утар авылындагы акылга зәгыйфь балалар интернат-йорты коллективы район Мәдәният йортында кукмаралыларга "Вәгъдә бүләге" дигән тамаша тәкъдим итте. Залда алма төшәр урын да юк иде. Күршеләребезнең чыгышлары һәркем тарафыннан яратып кабул ителде, көчле алкышларга күмелде. Рәшит МИННЕГАЛИЕВ фотолары
      405
      0
      0
    • 15 апрель 2015 - 08:50
      Эшмәкәрлек: итсәң хәрәкәт, булыр бәрәкәт (+ФОТО)
      РЕСПУБЛИКА ЛИДЕРЫ РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВНЫҢ СТРАТЕГИЯСЕ БИЗНЕСНЫҢ ҮСЕШЕН ЫШАНЫЧЛЫ ГАРАНТИЯЛӘР БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТӘ. ИЛДӘГЕ КРИЗИСКА КАРАМАСТАН, РЕСПУБЛИКАДА ЭШМӘКӘРЛЕКНЕ ЯКЛАУ БУЕНЧА ЧАРАЛАРНЫҢ БЕРСЕ ДӘ БЕТЕРЕЛМӘДЕ. РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ ТА МУНИЦИПАЛИТЕТЛАР АЛДЫНА КЕЧЕ ҺӘМ УРТА ЭШМӘКӘРЛЕКНЕ АКТИВ РӘВЕШТӘ ҮСТЕРҮ БУРЫЧЫН КУЯ. Районыбызда эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр шактый. Кемдер авыл хуҗалыгы продукцияләре, азык-төлек җитештерә, төзелеш кирәк-яраклары,...
      416
      0
      0
    • 15 апрель 2015 - 07:07
      “Олимп”та хоккей турниры узачак
      19 апрельдә "Олимп" боз сараенда, "Бердәм Россия" партиясе теләктәшлеге белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, 2003-2004 елгылар арасында хоккей турниры үткәрелә. Керү ирекле. Башлана 8 сәгать 30 минутта. фото: https://yandex.ru
      1
      0
      0
    • 15 апрель 2015 - 06:49
      40 яшьлек Кукмара кешесе велосипед урлаган
      5-11 апрельдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең дежур частендә 91 гариза һәм хәбәр теркәлә. Шуларның икесе җинаятьләр турында, дип хәбәр итә http://kukmor-ovd.ru сайты. -6-7 апрельдә 18.00 -07.00 сәгатьләр эчендә билгесез зат поселокның Ленин урамында урнашкан "Нотариус" офисыннан 6050 сумлык мәгълүмати табличка урлый. -9 апрельдә 40 яшьлек Кукмара...
      380
      0
      0
    • 15 апрель 2015 - 05:52
      Кукмарада 44 яшьлек хатын-кыз иренә пычак белән кадаган
      13 апрельдә, төнге сәгать беренче биш минутлар тирәсендә, Кукмарада яшәүче 44 яшьлек хатын-кыз үзе белән бергә язылышмыйча яшәүче 1971 елгы иргә пычак ярасы ясый, дип яза http://kukmor-ovd.ru сайты. Әлеге хәл бергәләп спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң килеп чыккан талаш нәтиҗәсендә була. Эч өлешенә яра ясалган ир кеше район үзәк дәваханәсенә җибәрелә....
      330
      0
      0
    • 15 апрель 2015 - 04:34
      Район Мәдәният йортында зур киңәшмә узды (+ФОТО)
      Терроризмга каршы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссияләренең, санитар-экологик икеайлыкны үткәрү буенча оператив штабның берләштерелгән утырышы үткәрелде. Анда янгын куркынычсызлыгы чаралары күрү, Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү, бәйрәм көннәрендә хәвеф-хәтәрләрдән саклану, әйләнә-тирәбездә чисталык-тәртип булдыру, санитар куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм башка мәсьәләләр каралды, һәр тармак хезмәткәрләренә төп бурычлар билгеләнде.
      393
      0
      0
    Реклама