Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 3 апрель 2015 яңалыклары

    • 3 апрель 2015 - 13:10
      Бер кыз күпкатлы йорттан сикергән
      Бүген көндезге сәгать ике тирәсендә Казан шәһәренең "Франт" сәүдә үзәге янындагы Вербная урамының 24 катлы йортыннан бер кыз сикергән. Карап торышка 20-22 яшьтә, аяк-куллары сынган. Бирегә килгән медиклар аның үлемен раслаганнар. Әлеге хәлне тикшерү башланган, дип яза ProKazan.ru. фото: https://yandex.ru
      336
      0
      0
    • 3 апрель 2015 - 12:27
      BMW автомобиле шоферы ЮХИДИ инспекторын юлдан сөйрәтеп барган
      BMW автомобиле руле артындагы ир светофорның кызыл утын карап та тормыйча, юлын дәвам итә. ЮХИДИ хезмәткәрләре аны куа китә. Бу хәл Чаллы шәһәрендә була. Ниһаять, чит ил машинасы туктый. Автоинспектор аның янына килә һәм аракы исен тоеп, кабызу йозагыннан(замок зажигания) ачкычны тартып алмакчы була. Әмма машина хуҗасы шулвакытта кузгалып китә...
      303
      0
      0
    • 3 апрель 2015 - 11:40
      Әлфинә Әзһәмова гаиләсендә күңелсез хәлләр
      Җырчы Әлфинә Әзһәмова бертуган энесе Эльвирның тормыш иптәше Эльвираның җидесен үткәреп кайтты. Бу югалту белән җырчы әле дә килешеп бетә алмый. Өч бала үстереп, гөрләп яшәп ятканда кисәк кенә киленнәренең йөрәге тибүдән туктый. Энесе гаиләсе белән Әлфинә Әзһәмованың туган ягы - Башкортстанның Краснокама районы Яңа Бөртек авылында үз йортлары белән...
      321
      0
      0
    • 3 апрель 2015 - 11:15
      Дүрт җиңүченең берсе – Кукмараныкы
      "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте 2015 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга яздыру буенча хат ташучылар һәм почта бүлекчәләре арасында бәйге игълан иткән иде. Аның беренче этабы районнарда үтте. Ә бу атнада республика күләмендә җиңүчеләр билгеле булды. Иң-иң яхшылар арасында райондашыбыз да бар: Кукмара-1 почта бүлекчәсеннән Гөлнара Багапова "Иң яхшы авыл почтальоны" номинациясендә...
      307
      0
      0
    • 3 апрель 2015 - 10:41
      “Аргамак” командасы республика чемпионатында призлы урыннар алды
      Лаешта күз белән авыручылар арасында гандбол буенча республика чемпионаты үтте. Анда республиканың 11 районыннан килгән командалар көч сынашты. Районыбызның "Аргамак "инвалидлар командасы, составында Валера Николаев(Ош. Юмья), Рәис Шакиров (Кукмара), Рамил Фәткрахмановлар (Чишмәбаш) бәйгедә призлы өченче урынны яуладылар. фото: https://yandex.ru
      318
      0
      0
    • 3 апрель 2015 - 10:02
      Үзара салымны вакытында түләмәгәннәргә штраф каралган
      22 мартта Кукмара поселогында үткән референдум нәтиҗәләре халыктан үзкертем җыю һәм ул суммаларны җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтү тәкъдименең хуплануын күрсәтте. Үзара салым җыю һәм аннан файдалану тәртибе турында Кукмара поселок Советы карары белән расланган Кагыйдәнамә нигезендә балигъ булган һәр кеше агымдагы елның 1 маена кадәр 200әр сум...
      348
      0
      0
    • 3 апрель 2015 - 09:00
      Чүп-чарларны җыештыра башлар вакыт җитте
      Кар эреп бетә язды, җәмәгать, пычрак чыга башлады. Пычрак белән бергә кыш буе җыелып килгән чүп-чар да әллә кайлардан күзгә ташлана. 1 июньгә кадәр, гадәттәгечә, тирә-юнебезне чистарту буенча санитар икеайлык игълан ителде. Шулай гадәткә кергән инде: әйләнә-тирәбезне төзекләндерү, чистарту буенча төрле чаралар, сөйләшүләр ике айлык барышында гына була да онытыла....
      337
      0
      0
    • 3 апрель 2015 - 07:27
      Мин гаепле түгел идем
      Армиядән соң Алабуга механизация училищесын тәмамлап кайткач, колхозда механизатор булып эшләгән чагым. Миңа Т-38 маркалы яңа трактор бирделәр. Март ае иде, мине Кукмара станциясенә жом( шикәр чөгендерен эшкәрткәннән соңгы калдыклар) алырга җибәрделәр. Төяүче итеп Мөхәммәтхан Әлмиевны бирделәр. Әле дә истә, ял көне, буран чыккан иде. Мин Кукмараның Ленин урамыннан трактор...
      327
      0
      0
    • 3 апрель 2015 - 06:17
      Быел Кукмарада тугыз күпкатлы йортта капиталь төзекләндерү эшләре башкарылачак
      Яз җитә башласа, кешеләрнең борчу-мәшәкатьләре арта: кемнедер кар астыннан калкып чыгып, йорт тирәсен ямьсезләп торучы чүп-чар борчыса, икенчеләр яңгырлар башланудан. Түбәдән су үтсә язның яме күренми. Бу проблеманы үз башыннан кичергәннәр моны яхшы аңлый. Ә үткән ел Ленин урамындагы капиталь төзекләндерү үткән 71нче йортта яшәүче танышымның быел күңеле тыныч. -Чыннан...
      320
      0
      0
    • 3 апрель 2015 - 05:14
      Автобус шоферының “7 километр”га кадәр барасы килми
      Без "7 километр" тукталышы тирәсендә яшибез. Әлбәттә, 1нче номерлы автобусның йөреше монда кадәр озынайтылуы бик яхшы булды. Иртә белән автобуслар әлеге тукталышка кадәр килеп җитәләр, ә менә кич белән безнең яннан әйләнәселәре килми. Бу турыда җитәкчеләренә дә әйтеп карадык, үзгәреш юк. Балалар бакчасыннан баланы алып кайтасы бар бит. Беркөнне кайтканда:...
      364
      0
      0
    • 3 апрель 2015 - 04:07
      Якташыбыз Фәрит Әгълиуллин РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасына ия булды
      Сочида үткән XXII Кышкы Олимпия һәм XI Паралимпия уеннары спортчыларына югары һөнәри медицина ярдәме күрсәткәне өчен якташыбыз, Казандагы 18 номерлы үзәк шәһәр клиник дәваханәсенең анестезиология һәм реанимация бүлеге мөдире Фәрит Әгълиуллин Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
      308
      0
      0
    Реклама