Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 31 март 2015 яңалыклары

    • 31 март 2015 - 13:48
      Казанда Г.Әпсәләмов романы буенча төшерелгән “Ак чәчәкләр” фильмын тәкъдир итү кичәсе узачак
      2015 елның 5 апрелендә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концерт залында Габдрахман Әпсәләмов романы буенча төшерелгән "Ак чәчәкләр" телевизион сериалын тәкъдир итү кичәсе узачак. Фильм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасын...
      391
      0
      0
    • 31 март 2015 - 12:45
      Мәктәп укучылары IT-чемпион исеме өчен көрәшүләрен дәвам итәләр
      Бер атна эчендә республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесенә 3 меңнән артык укучы кушылган. Бәйге ике этапта уздырыла: 2015 елның 18 мартыннан 31 июльгә кадәр, 1 августан 30 ноябрьгә кадәр. Бәйгедә республиканың барлык мәктәп укучылары катнаша ала. Һәр этап ахырында һәрбер муниципаль районның 3 укучы планшет белән бүләкләнчәк. Исегезгә төшерәбез, бәйгенең төп максаты...
      288
      0
      0
    • 31 март 2015 - 11:38
      Ядегәрдә бер хуҗалыкның каралты-курасы янган
      29 март көнне, төнге сәгать берләр тирәсендә Ядегәр авылының Гагарин урамындагы хуҗалыкларның берсендә янгын чыга. Әлеге хуҗалыкның каралты-курасы янып көлгә әйләнә, өй түбәсенә дә берникадәр зыян килә, дип хәбәр итте Кукмара һәм Балтач районнарының янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән тикшерүчесе Эльбрус ӘХМӘТҖАНОВ. фото: http://www.16.mchs.gov.ru
      313
      0
      0
    • 31 март 2015 - 10:58
      Фронттан кайткан дәфтәр
      Кулыма сиксән елга якын элек язылган истәлек дәфтәре килеп кергәч, ничек дулкынланганымны белсәгез иде! Кәчимир авылында гомер иткән әнисе Суфия апа Җаббаровадан калган бу кадерле ядкарьне Люция ханым Шәрәфиева алып килде. Битләре саргайган, таушалган, урыны белән ертылган, кырыйлары җеп белән тегелгән бу дәфтәр - ерак үткәннәр авазы. 1938 елда, дуслык,...
      306
      0
      0
    • 31 март 2015 - 09:57
      Шәфкать туташы Ләйлә Әминованың сүзләре дә шифалы
      Авыру кешене уйламаган, көтмәгән вакытта тотып ала. Андый вакытта нишләргә дә белмисең. Безнең Мәчкәрә авылы халкы бу очракта үзебезнең шәфкать туташы Ләйлә Әминова янына юнәлә. Аллага шөкер, районыбызның баш табибы Равил Халиев ярдәме белән, авыл кечкенә булуга да карамастан, заманча җиһазландырылган медпункт төзелде. Авылда өлкәннәр күп яши, шуңа да беренче...
      544
      0
      0
    • 31 март 2015 - 08:53
      “Кукмара” хоккей клубы җыелма командасы ярышта икенче урынны алды (+ФОТО)
      "Олимп" боз сараенда хоккей буенча һәвәскәр командалар арасында "Любитель+18" дивизионының сайлап алу этабының беренче финал уеннары үткәрелде. Уеннар "Кукмара" хоккей клубы һәм Казаннын "Орион" командалары арасында барды. "Кукмара" хоккей клубы җыелма командасы икенче урынны алды.
      355
      0
      0
    • 31 март 2015 - 07:58
      “Зилант”та волейболчылар көч сынашты
      "Зилант" спорткомплексында 1999-2000 елгы кызлар һәм малайлар командалары арасында волейбол буенча укучыларның X спартакиадасының зона ярышлары үтте. 7 район арасында "Зилант" спорт мәктәбенең кызлар командасы җиңү яулады.
      642
      0
      0
    • 31 март 2015 - 06:55
      Райондашыбыз Кукмара музеена сугыштан кайткан бияләйләр тапшырган
      Кукмара туган якны өйрәнү музеенда экспонатлар арта тора. Күптән түгел Кукмарада яшәүче райондашыбыз Виктор Николаевич сугыш кырыннан әйләнеп кайткан бер пар бияләйне тапшырган. Юклык заманы булганлыктан, йон җепләр табылмагандыр: бияләйләр гади җептән, әмма бик пөхтә итеп, җиренә җиткереп бәйләнгән. Кичләрен, чыра яктысындадыр әле. Уң кулга кия торган сыңары ике бармакчалы...
      321
      0
      0
    • 31 март 2015 - 05:20
      Олыяз мәктәбе укучысы республикакүләм конференциядән 3 урын алып кайтты
      Олыяз урта мәктәбенең 10сыйныф укучысы Алия Нәҗмиева, Сабада үткән Әбрар Кәримуллин исемендәге республикакүләм конференциядә катнашып, "Александр Твардовский иҗатында балалар һәм сугыш" дигән номинациядә 3 урынга лаек булды.
      309
      0
      0
    • 31 март 2015 - 04:16
      Зур Кукмара клубында районның беренче мөхтәсибе Данил Насыйбуллинны искә алу кичәсе узачак
      12 апрельдә Зур Кукмара авылы мәдәният йортында педагог, җәмәгать эшлеклесе, районның беренче мөхтәсибе Данил Рәхимулла улы Насыйбуллинның вафатына 10 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе үткәрелә. Кичәдә Данил Насыйбуллинның шәкертләре, районыбызның дин әһелләре, Казаннан җырчы, мөнәҗәтче Мирсәет Сөнгатуллин, музыкантлар, журналистлар катнашачак. Башлана 13.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!
      275
      0
      0
    Реклама