Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 26 март 2015 яңалыклары

    • 26 март 2015 - 13:15
      40 яшьлек ир бер иптәшенә пычак белән кадап, буып, икенчесенең күкрәгенә чәнчеп үтергән
      Чистай шәһәрендәге бер йортның фатирында Новиков фамилияле 40 яшьлек бер ир иптәшләре белән аракы эчеп утырган. Кинәт алар арасында низаг чыккан. Шулчак Новиков пәке эләктергән дә, бер иптәшенең муенына 4 тапкыр кадаган. Икенче иптәшен күкрәгенә чәнчеп үтергән. Беренчесенең әле исән булуын күреп, куллары белән кыйнаган, аяклары белән типкәләгән, аннары бау...
      322
      0
      0
    • 26 март 2015 - 12:30
      Иске Кенә-Юмьяда бер ир-ат хатынына пычак тотып үтерү белән янаган
      25 мартта, кичке сәгать 22.25 тирәсендә, элегрәк хөкем ителгән 1966 елгы Иске Кенә-Юмья авылы кешесе, кулына пычак тотып, үзе белән бергә язылышмыйча яшәүче хатын-кызга үтерү белән яный. Хәзерге вакытта тикшерү, әле фактның сәбәпләрен ачыклау эшләре бара. Рамил НУРГАЛИЕВ, район эчке эшләр бүлеге начальнигы фото: http://wnovosti.ru/moskva/70677-Deputat-Mosobldumy-ugrozhal-voditelyu-nozhom-posle-dorozhnogo-konflikta.html
      340
      0
      0
    • 26 март 2015 - 12:05
      1 апрельгә кадәр район газетасына иске бәядән язылып калырга ашыгыгыз
      Азык-төлек, төзелеш материаллары, кием-салым, хезмәт күрсәтүгә бәяләр артканда, бу шаукым матбугат чараларын да читләтеп үтмәде. 1 апрельдән "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газетасына әнә шул бәядән язылырга туры киләчәк. Әле ай тәмамланырга берничә көн вакыт бар - район газетасына иске бәядән язылып калырга ашыгыйк, хөрмәтле укучыларыбыз! "Хезмәт даны"на 6 айга язылу...
      292
      0
      0
    • 26 март 2015 - 11:01
      Кукмараның ЮХИДИ инспекторына КамАЗ шоферы ришвәт биргән
      24 мартта, кичке сәгать 16.16 тирәсендә районыбызның ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан Юл йөрү кагыйдәсен бозганы өчен бер КамАЗ шоферы туктатыла. Шоферның беркетмә яздырасы килми, шуның өчен ул инспекторга 500 сум ришвәт бирә. ЮХИДИ инспекторлары полициянең оператив-тикшерү төркемен чакыралар, ришвәт бирүчегә беркетмә төзелә. Ул үз гаебен таныды. Хәзерге вакытта җинаять эшен кузгату...
      334
      0
      0
    • 26 март 2015 - 10:08
      Сугыш корбаннары – бабаларым! (шигърият)
      Сугыш корбаннары - бабаларым, Туган илен, җирен, балаларын, Йөрәк түрендәге сөйгән ярын, Сагынып-сагынып башын җиргә салган Батыр йөрәкләргә багышлыйм! Кайта алмадың, бабам, кайта алмадың. Йөрәгеңә сагынып-сагынып җыйган Кайнар сүзләреңне әйтә алмадың. Җиңү яулап ярты дөнья үтсәң дә син, Туган якларыңа кайтып җитә алмадың. Кайда синең, бабам, соңгы җирең? Кайда сиңа...
      538
      0
      0
    • 26 март 2015 - 09:15
      Күкшелдә “Нәүрүз” бәйрәме узачак
      29 март, якшәмбе көнне, көндезге сәгать 10.00да Күкшел мәдәният йорты каршында "Нәүрүз" бәйрәме узачак. Программада: концерт, кул көрәше, аркан, таяк тартышу, теннис турниры һәм башка бик күп төрле уеннар. Коймак белән чәй эчүләр дә оештырылачак. Хөрмәтле авылдашлар, кайткан кунаклар, күрше-тирә авылларда яшәүчеләр, сезнең барыгызны да "Нәүрүз" бәйрәменә чакырабыз. Рәхим итегез!...
      370
      0
      0
    • 26 март 2015 - 08:49
      Полиция бүлегендә тоткарланган ир кеше асылынып үлгән
      Алексеевск районының полиция бүлегендә 31 яшьлек тоткарланучы асылынып үлгән. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 25 мартта, сәгать 10.45тә Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлегенең тоткарланган затлар камерасында 31 яшьлек ир-егет үз-үзенә кул сала, өс киеменә асылынып үлә, - дип хәбәр итә ведомство вәкиле. Әлеге...
      323
      0
      0
    • 26 март 2015 - 07:48
      Бүген Кукмара №3 һәм №4 мәктәпләре РДКда концерт куя
      "Җиңү салюты" иҗат фестивале кысаларында бүген, 26 мартта, 18.00 сәгатьтә, район Мәдәният йортында Кукмара өченче һәм дүртенче урта мәктәпләре коллективларының концерты була. Керү бушлай. Рәхим итегез! фото: http://big-radio.ru/news/2014/10/09
      295
      0
      0
    • 26 март 2015 - 07:27
      Буранлы төн маҗаралары (хикәя)
      Быел кышның бураннарга бай булуы күңелемдәге бер хатирәне яңартты. Күптәнге танышым шундый буранлы көндә үзенең аздан гына үлемнән калганын сөйләгән иде. ... Яшь вакытта булды инде бу хәлләр. Кышкы каникуллар вакытында башка шәһәрдә яшәүче апага кунакка бардым. Кайтыр юлга чыкканда көн бик матур иде, көчле буран чыгып, юлда каласыларым башыма...
      437
      0
      0
    • 26 март 2015 - 06:25
      Кукмарада Әхмәт Фәтхуллин исемендәге урам булырмы?
      Быел Кукмара районы оешуга һәм районда газета чыга башлауга 85 ел тула. Шул уңайдан Кукмара поселогында яңа барлыкка килгән урамнарның берсенә Әхмәт Минһаҗ улы Фәтхуллин исемен бирергә иде. Әхмәт Фәтхуллин - 1965 елда район Сабадан бүленгәннән соң "Хезмәт даны" газетасын чыгаруны оештырган, редакция белән 20 елдан артык җитәкчелек иткән кеше....
      328
      0
      0
    • 26 март 2015 - 05:56
      Кукмара нотариаль конторасы нотариусы Рафил Вәлиев “Ел хәйриячесе” конкурсының җиңүчесе булды (+ФОТО)
      Башкаланың "Корстон" мәдәни-күңел ачу комплексында "Хәйрияче - 2014" республика конкурсының җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды. Әлеге чарада Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы, республика хәйриячелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча советы рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты, җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары, дипломнар, "Ел хәйриячесе" дигән истәлек билгеләре тапшырылды. Татарстанда 2007 елдан үткәрелүче конкурсның "Физик затлар" номинациясендә җиңү...
      915
      0
      0
    • 26 март 2015 - 04:56
      Кукмара мәдрәсәсендә Коръән укучылар бәйгесе узачак
      28 март, шимбә көнне Кукмара мәдрәсәсе бинасында район күләмендә Коръән укучылар бәйгесе үткәрелә. Бәйгедә барлык теләүчеләр - балалар да, олылар да катнаша ала (яшь чикләнмәгән). Башлана 8 сәгать 30 минутта. фото: http://www.islamnews.ru/news-7062.html
      334
      0
      0
    Реклама