Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 13 март 2015 яңалыклары

    • 13 март 2015 - 12:58
      Кукмарада "Мөслимәләр" бәйгесе узды (+ФОТО)
      Кукмара мөселман мәдрәсәсендә гыйлем алучы шәкертләр арасында бәйгеләр үткәрү соңгы елларда күркәм гадәткә әверелде. Күптән түгел Кукмара үзәк мәчетендә "Мөслимәләр" бәйгесенең узуы да шуның бер дәлиле. Бирегә килүгә күнелне дулкынлану, мөслимәләребезгә карап соклану, горурлану хисләре, бәйрәм рухы чолгап алды. Иң элек Гүзәл Баһабиева, Миләүшә Гатиналарның кул эшләреннән оештырылган күргәзмә үзенең...
      397
      0
      0
    • 13 март 2015 - 12:33
      Кукмарада кыйныйлар һәм урлыйлар
      Узган атнада район эчке эшләр бүлегенә 96 гариза һәм хәбәр керде, шуларның дүртесе җинаятьләр турында, дип хәбәр итә kukmor-ovd.ru сайты. 2 мартта, якынча 17.30 сәгатьтә, Степан Разин урамындагы йортларның берсенең ишегалдында, Кукмарада яшәүче хатын-кыз балигъ булмаган баланы кыйнаган. Шушы ук көнне төнге сәгать 23.30да Сазтамак авылы кешесе үзенең хуҗалык ишегалдында...
      263
      0
      0
    • 13 март 2015 - 11:48
      Мәмәширдә хоккей турниры үтте
      Раниф Хәсәнҗанов истәлегенә хоккей турниры инде икенче тапкыр үтә. Узган ел ярышта барлыгы дүрт команда катнашкан булса, быел исә чакырылган командаларның саны икеләтә артты. Мәмәшир авылы боз мәйданчыгы үзенә Купка, Сәрдекбаш, Олыяз, Күкшел, Адай авылларыннан килгән яшьләрне җыйды. Уенны Күкшел һәм Купка командалары башлап җибәрде. Боз өстендә кызу көрәш барган...
      312
      0
      0
    • 13 март 2015 - 11:03
      Район мәктәпләрендә“Зарница Поволжья” дигән хәрби-спорт уеннары узачак
      Татарстан Республикасында "Зарница Поволжья" дигән хәрби-спорт уены - Идел буе федераль округының проекты тормышка ашырыла. Әлеге проект мәктәп, муниципаль, зона, республикакүләм финал этапларын үз эченә ала. Җиңүче команда "Зарница Поволжья" өлкә финалында катнашачак. Әлеге хәрби-спорт уеннары район мәктәпләрендә дә узачак. Аның графигы белән "Вконтакте"да "Зарница Поволжья Кукморский район" дигән төркемдә...
      338
      0
      0
    • 13 март 2015 - 10:18
      Кукмараның “Бертуган Комаровлар” тукталышы янында ир кешенең мәете табылган
      12 мартта, иртәнге сәгать җиделәр тирәсендә, "Бертуган Комаровлар" тукталышындагы тимер юл кырында 1979 елгы ир-егетнең мәете табылды. Әлеге кеше Кукмарадан. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Рамил НУРГАЛИЕВ, район эчке эшләр бүлеге начальнигы фото: http://jankoy.org.ua/blog/page/30/
      274
      0
      0
    • 13 март 2015 - 09:13
      Лельвижда Җиңүнең 70 еллыгына багышланган кичә булды (+ФОТО)
      Әлеге матур, әдәби кичәдә милли үзенчәлекләрне чагылдырган театраль күренеш, моңлы җырлар яңгырады. Аерым игътибарга балаларның әтиләре белән бергә башкарган биюләре булды. Кичә бик эчтәлекле һәм үзенчәлекле итеп оештырылган иде. Регина ХӘКИМҖАНОВА хәбәре
      314
      0
      0
    • 13 март 2015 - 07:31
      Олыязда 29 яшьлек хатын-кыз иренә пычак белән кадаган
      10 мартта, көндезге сәгать уникеләр тирәсендә Олыяз авылындагы йортларның берсендә коточкыч фаҗига була. 29 яшьлек хатын-кыз, кинәт килеп чыккан талаштан соң, үзенең 31 яшьлек иренең эченә пычак ярасы ясый. Зыян күргән ир-ат хәзерге вакытта район үзәк дәваханәсендә. Хатын-кыз полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Әлеге факт буенча РФ ҖК 111 маддәсе (сәламәтлеккә...
      356
      0
      0
    • 13 март 2015 - 06:50
      Район җитәкчесе Сергей Димитриев сугыш ветераны Василий Антиповка юбилей медале тапшырды (+ФОТО)
      Кукмара бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, 20 ел буе Кукмара районы буенча ведомстводан тыш сак бүлегенең начальнигы булып эшләп лаеклы ялга чыккан Василий Антиповка район җитәкчесе Сергей Димитриев юбилей медале тапшырды. Шулай ук ветеранны Татарстан Эчке эшләр министрлыгының ведомстводан тыш сак идарәсе вәкиле Руслан Зиннуров, Россия Эчке эшләр министрлыгының...
      354
      0
      0
    • 13 март 2015 - 06:31
      Югары Арбаш мәктәбендә теннис ярышы узды (+ФОТО)
      Ярыш бик киеренке төстә барды. Беренчелекне Югары Арбаш мәктәбе командасы яулады. Котлыйбыз!!! Альбина ӘГЪЛӘМОВА хәбәре һәм фотолары
      312
      0
      0
    • 13 март 2015 - 05:46
      Күкшелдә яшәүче Минҗиһан әбигә 102 яшь тулды (+ФОТО)
      Бүген, 13 март көнне, районыбызның Күкшел авылында гомер итүче Вәкилова Минҗиһан әби үзенең 102 яшьлеген билгеләп үтә. Туган көн иясен гомер бәйрәме белән котлыйбыз, саулык-сәламәтлек, балаларының, оныкларының игелекләрен күреп, имин тормышта яшәвен телибез.
      332
      0
      0
    • 13 март 2015 - 04:26
      Райондашларыбызга “Ана даны – Материнская слава” медальләре тапшырылды
      Балалар тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен Байлангар авылыннан биш бала әнисе Галимҗанова Гөлсия Ислам кызы, биш бала әнисе Рәхимова Нурия Миннәхмәт кызы Татарстан Республикасының "Ана даны - Материнская слава" медале белән бүләкләнделәр. фото: http://ulyanovsk.er.ru/news/2013/3/5/priemnye-roditeli-budut-pooshreny-pochetnym-znakom-materinskaya-slava/
      297
      0
      0
    Реклама