Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 12 март 2015 яңалыклары

    • 12 март 2015 - 11:56
      Ядегәр мәктәбе директоры Самара өлкәсенең Гали авылыннан алып кайткан тәэсирләре белән уртаклаша
      Кая гына барсам да, Кукмара районыннан икәнлегемне белүгә: "Мул тормышта яшәүчеләр, тырыш халык алар", - дип мактыйлар. Итекчеләре, суган үстерүчеләре, металл сабыт-саба җитештерүчеләре, тырышып-тырмашып көн күрүче халкым белән һәрвакыт горурланып яшим. Тормышыбызны тагын да ямьлерәк, җитешрәк итү өчен нәтиҗәле эшләргә, кыю булырга кирәк икәнен, камиллекнең чикләре булмавын Самара өлкәсендәге Гали...
      319
      0
      0
    • 12 март 2015 - 11:24
      “Адмирал” сәүдә үзәгендә пожарда һәлак булучылар саны бишкә җиткән
      "Адмирал" сәүдә үзәгендә пожарда һәлак булучылар саны биш кешегә җиткән, дип хәбәр итә "Россия24" телеканалы. -Менә хәзер җимерекләрне актарган вакытта тагын бер кешенең үле гәүдәсе табылды. Шулай ук ике гражданинның дәваханәгә мөрәҗәгать итүе турында да мәгълүмат килеп иреште, - дип җиткерде МЧСның мәгълүмат чаралары белән эшләүче бүлек җитәкчесе. Янгында барлыгы...
      288
      0
      0
    • 12 март 2015 - 10:18
      Шәмсенур әбинең йөрәге боларның барысына да ничек түзде икән?
      Якты дөнья йөзеннән киткәненә инде шактый еллар булса да, Зур Кукмара авылында яшәгән Шәмсенур әби Хәернасова хәтеремнән җуелмый. -Мин үлемнән курыкмыйм, чөнки үземне ни көткәнен беләм. Зиратта да тормыш бар, анда минем ап-ак бүлмәм булачак. Бу хакта Кукмарада мәрткә китеп уянган хатыннан белдем, ул "теге" дөньяда ни күргәннәрен бәян иткән...
      313
      0
      0
    • 12 март 2015 - 09:45
      Рөстәм Миңнеханов “Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгын сәбәпләрен тикшерүне үз контроленә алды
      Татарстан Президенты Казан сәүдә үзәгендәге янгын урынында ашыгыч киңәшмә үткәрде. Җөмһүриятебез башлыгы янгын чыгу сәбәпләрен җентекләп тикшерергә, зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтергә һәм "Адмирал" сәүдә үзәгендә эшчәнлек алып барган барлык эшмәкәрләрне шәһәрнең башка сәүдә үзәкләрендәге сату урыннары белән тәэмин итәргә кушты. Президент кушуы буенча әлеге вакыйгада зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү...
      308
      0
      0
    • 12 март 2015 - 09:33
      Таксист пассажирын чәнчеп үтергән
      Бу хәл Мәскәүнең Профсоюз урамында булган. Полиция патруле такси эчендә шоферы белән пассажирның сугышуын күреп алган. Тоткарлаганда таксист качмакчы булган, әмма аны тотып алганнар. Күкрәге, янбашлары пычак белән кадап яраланган пассажир - Австралия кешесе Ашыгыч ярдәм машинасында ук җан биргән. Бу хәл буенча җинаять эше кузгатылган.Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре гаепләнүче...
      302
      0
      0
    • 12 март 2015 - 07:42
      Кукмарада “Иминлек прогнозы” социаль кампаниясе старт алды
      Быелгы кыш һава торышының гел үзгәреп торуы белән үзенчәлекле булды. Бер караганда, җиһанда зәмхәрир салкыннар хакимлек итсә, ике-өч көннән инде җылытып җибәрде. Температураның тотрыксыз булуы юлларның торышына да тәэсир итми калмады, билгеле. Статистикадан күренгәнчә, юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бергә якыны начар һава торышы белән бәйле. Руль артына утыручылар һава торышының үзгәрүен...
      283
      0
      0
    • 12 март 2015 - 07:22
      БДИ тапшыру көннәре расланган
      РФ Юстиция министрлыгы 2015 елда БДИ тапшыру вакытын раслаган. Имтиханнарның төп дулкыны 25 майдан башлана. Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучылары география һәм рус әдәбияты буенча бердәм дәүләт имтиханын тапшырачак. Аларны 28 май көнне рус теле, 1 июньдә математиканың төп, 4 июньдә профильле дәрәҗә буенча сынаулар көтә. Химия һәм җәмгыять белеме...
      316
      0
      0
    • 12 март 2015 - 06:30
      Вахит авылы балалар бакчасында “Әниләр бәйрәме” узды
      Әни... Әби... Дәү әни... Бу сүзләрне күпме генә кабатласаң да, әйтеп туеп булмый. Безгә тормыш бүләк иткән газиз әниләребезнең җылы карашын, нурлы йөзләрен күрү, ягымлы сүзләрен ишетү, бернинди бизмәннәр белән дә үлчәп булмый торган кайгыртучанлыгын тою дөнья йөзендә иң зур бәхет ул. Бу сүзләрдә күпме тирән мәгънә, яшәү көче,җылы хисләр...
      452
      0
      0
    • 12 март 2015 - 05:30
      Хөкүмәт үзкертем акчаларына дүрт тапкыр өстәп ярдәм күрсәтә
      22 мартта районыбызның поселок һәм авыл җирлекләрендә гражданнардан үзара салым җыюга кагылышлы референдум үткәреләчәк. Җирлектәге социаль проблемаларны хәл итүгә үзебездән өлеш кертергә әзерме без - референдумда шул сорауга җавап бирергә тиешбез. Быелның гыйнвар, февраль айларында һәр авыл җирлегендә халык җыеннары үткәрелде. Узган елгы эшкә йомгак ясау белән беррәттән, агымдагы елга...
      343
      0
      0
    • 12 март 2015 - 04:25
      23 марттан мәктәп укучыларының язгы каникуллары башлана
      2015 елның 23 мартыннан республика мәктәп укучыларының язгы каникуллары башлана. Каникул 31 мартка кадәр дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез, 2014-2015 уку елына балаларга аларның гомере һәм сәламәтлеге куркынычсызлыгын тәэмин итүче оешкан ял булдыруга шартлар тудыру, каникуллар вакытында укучылар өчен үткәрелә торган чараларның бердәй планын гамәлгә ашыру максатыннан, шулай ук әти-әниләрнең күпсанлы...
      335
      0
      0
    Реклама