Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 27 февраль 2015 яңалыклары

    • 27 февраль 2015 - 13:12
      Кер юу машинасында башы кысылып калган?!
      48 яшьлек хатын кер юу машинасында иремнең башы кысылып калды, дип ярдәм чакырта. Әмма Чаллының Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре фатирга килеп кергәч, әлеге ярдәмнең ялган булуын абайлап ала - бернинди дә баш кысылып калмаган була. Хатын үзен бик сәер тота. Баксаң, ул психоневрология диспансерында исәптә тора икән. Чыганак: http://www.almet-rt.ru/tt/component/k2/item/8448-ker-yuu-mashinasyinda-bashyi-kyisyilyip-kalgan?.html...
      426
      0
      0
    • 27 февраль 2015 - 11:17
      Кукмарада Коръән укучылар бәйгесе узачак
      28 март, шимбә көнне Кукмара мәдрәсәсе бинасында район күләмендә Коръән укучылар бәйгесе үткәрелә. Бәйгедә барлык теләүчеләр - балалар да, олылар да катнаша ала (яшь чикләнмәгән). Катнашучылар яше буенча берничә төркемгә бүленәчәк. Һәр төркемдә түбәндәге номинацияләр билгеләнә: 1. 5 һәм әзрәк сүрәне яттан белү; 2. Коръәннең ахыргы 10 сүрәсен яттан белү...
      668
      0
      0
    • 27 февраль 2015 - 10:18
      “Шәфкать” балалары “Хыял”га кунакка барды
      "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы балалар атна саен районыбызның оешма-предприятиеләренә экскурсиягә баралар. Бу юлы алар "Хыял" тегү фабрикасына килеп, андагы эшчәнлек белән таныштылар.
      336
      0
      0
    • 27 февраль 2015 - 09:07
      Читтән кайткан терлеккә ветеринария белешмәсе кирәк
      Хәзер авылларга төрле җирләрдән терлек һәм кош-корт алып килеп саталар. Авыл халкы өчен бу бик уңайлы, күпләр моның куркыныч тудырырга мөмкинлеген уйлап бетермиләр, чөнки күп очракта ветеринар-санитар таләпләр тупас бозыла. Ә бит районның баш ветеринария табибы рөхсәтеннән башка чит төбәкләрдән бер генә терлек тә кертелергә тиеш түгел. Ветеринар теркәү таныклыгы...
      345
      0
      0
    • 27 февраль 2015 - 07:55
      Хәдисләрдә – күңел тынычлыгы
      Мөхәммәд пәйгамбәр гәләйһиссәләм әйтте: "Аллаһны исеңдә тот һәм син Аны үз алдыңда күрерсең. Чәчәк аткан вакытыңда Аллаһны бел, Ул сине мохтаҗлыгың вакытыңда белер. Бел: сиңа кагылмый үткән нәрсә, сиңа кагылырга тиеш түгел иде. Ә сиңа кагылган нәрсә, кагылмыйча үтеп китәргә тиеш түгел иде. Шулай ук бел: түземлектән башка җиңү, югалтудан...
      416
      0
      0
    • 27 февраль 2015 - 06:48
      Бәрәңгене кәнфит алыштыра алмый
      Узган ел бакчабызда бәрәңге уңмады. Югыйсә, сортын да алыштырып караган идек. "Түккән хезмәтебез әрәм, икенче елга утыртып та тормабыз. Әнә, килограммын 8-10 сумнан саталар, өч-дүрт капчык сатып алырга хәлебездән килер әле", - дип сөйләштек көзен, начар уңышка кәефебез китеп. Әмма син уйларсың, Ходай үзенчә хәл итәр, диләр бит: кибетләрдә бәрәңгенең...
      397
      0
      0
    • 27 февраль 2015 - 05:45
      Кукмара халкына Олыяздагы гаилә фермасында җитештерелгән сөтне литрлап сату оештырылачак
      Поселокның "Пятерочка" кибете каршында һәм Гафиятуллин урамында Олыяздагы гаилә фермасында җитештерелгән сөтне литрлап сату оештырылачак. Сөтнең бәясе кибетнекеннән очсызрак булачак. фото: http://24smi.com/krasnoyarskij-kraj/novosti/eto-polezno/prodazhi-bochkovogo-moloka-v-krae-dolzhny-vyrasti-po-sravneniyu-s-proshlym-godom-2595
      355
      0
      0
    • 27 февраль 2015 - 04:44
      Район үзәк дәваханәсендә узган киңәшмәдә министр урынбасары һәм район җитәкчесе катнашты (+фото)
      Район үзәк дәваханәсендә узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясау йөзеннән киңәшмә узды. Анда Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлдинов, район җитәкчесе Сергей Димитриев катнашты һәм чыгыш ясады Район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Халиев сүзләренә караганда, районның дәвалау учреждениеләрендә 83 табиб, 357 урта медицина хезмәткәре эшли. Узган ел Үрәсбаш һәм...
      356
      0
      0
    Реклама