17 февраль 2015 яңалыклары
-
Олыяз мәктәбендә Рәдис Хәйруллин истәлегенә волейбол ярышы үткәреләчәк
22 февральдә Олыяз урта мәктәбе спорт залында Рәдис Хәйруллин истәлегенә ирләр командалары арасында район күләмендә волейбол ярышы үткәрелә. Башлана сәгать 9да.
-
Эт язмышы гына түгел... (хикәя)
Бу йортка ничек килеп эләккәнен бик яхшы хәтерли ул. Коеп яңгыр яуганда, кая барып ышыкланырга белмичә, чабып барган җиреннән кемнеңдер нәни куллары тотып алды аны. "Әни, кара нинди матур эт көчеге. Әйдә, без аны өйгә алып кайтабыз", - дигән тавышка сискәнеп, як-ягына караганчы, бер кечкенә малай аны күтәреп, әнисенә таба...
-
Мәгариф хезмәткәрләре “Зилант”та волейбол уйнады
"Зилант" спорткомплексында мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы кысаларында зона буенча волейбол ярышы үтте. Анды сигез районнан килгән мәктәп директорлары командалары катнашты. Финалда Саба белән Кукмара командалары очрашты. Бик киеренке һәм мавыктыргыч барган уенда безнекеләр җиңүгә иреште. Аларны республика күләмендә бәйге көтә. фото: http://moldova.sports.md/en/photo/1291/
-
Кукмара полициясендә узган атнада җинаятьләр турында ике хәбәр теркәлгән
8-14 февральдә район эчке эшләр бүлегендә 90 гариза һәм хәбәр теркәлде, шуларның икесе җинаятьләр турында. 10 февральдә, төнге сәгать унберләр тирәсендә, Кукмарада яшәүче үзенең әнисенә, ә 12 февральдә, кичке сәгать бишләрдә, Иске Кенә Юмья авылы кешесе үзе белән бергә яшәүче хатын-кызга үтерү белән яный. Бер атна эчендә районда 12 юл-транспорт...
-
Манзарас мәктәбе укучылары ветераннар белән очрашты
Без, бер төркем ветераннар, районыбызның Манзарас урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән очрашып кайттык. Сәяхәтебез иң элек мәктәп музееннан башланды. Без анда экспонатлар белән таныштык, Герой якташыбыз Сабир Әхтәмовның, Манзарас авылыннан чыккан күренекле шәхесләрнең тормыш юлларын чагылдырган фоторәсемнәрне карадык. Укучыларга патриотик тәрбия бирү өчен мәктәптә күп эшләр башкарыла. Коллективының төрле...
-
Кукмарада гыйнвар аенда тычкан бизгәге белән авыруның дүрт очрагы теркәлгән
Соңгы вакытта безнең районда тычкан бизгәге авыруы буенча эпидемиологик хәл катлауланды -авыртучылар саны кискен артты. 2013 елда 3 очрак теркәлсә, узган ел -15 булды. Быелның гыйнвар аена инде - 4 очрак. Тычкан бизгәге белән авыру очраклары урманнарга якын урнашкан Лубян, Нырты, Яңа Комар, Пчеловод, Югары Күзмис, Югары Арбаш авылларында яшәүчеләрдә...
-
Поч.Кучук җирлегендә хисап җыелышы үтте (+фото)
Авыл җирлекләрендә хисап җыелышлары дәвам итә. 26 авыл җирлегендә халык белән очрашулар узды. Халык белән очрашып-сөйләшүнең чираттагысы Поч.Кучук җирлегендә үтте. Анда җирлек башлыгы Фәнис Гайнетдинов, Россия эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, "Сөт иле" оешмасының "Дружба" филиалы җитәкчесе Айрат Сафин, район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Әлфинур...
-
“Дружба”да семинар-киңәшмә узды (+фото)
"Дружба" агрофирмасы базасында кыр эшләренә хәзерлек, терлекчелектә гыйнвар ае нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Семинарда катнашучылар Поч.Кучук машина-трактор паркында техника ремонты, терлекчелек комплексында кышлату чоры барышы белән таныштылар. "Дружба" агрофирмасында җитештерү күләме артса да, әле кулланылмаган резервлар күп. Бүген алар һәр сыердан тәүлеккә уртача 10 килограмм сөт савып, районда сөт җитештерү...