Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 10 февраль 2015 яңалыклары

    • 10 февраль 2015 - 12:24
      Якташыбыз Вадим Захаровның концерты шәп булды!
      Пчеловод егете, татар эстрадасынын танылган җырчысы Вадим Захаровның район Мәдәният йортында булган концертын рәхәтләнеп ял итеп карадым. Бар булган борчулар, мәшәкатьләр дә онытылды. фото: http://900igr.net/prezentatsii/chtenie/Slogi-1.files/031-Molodets.html
      287
      0
      0
    • 10 февраль 2015 - 11:17
      Кукмарада мөселман яшьләренең хоккей турниры узды (+фото)
      Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте Кукмара мөхтәсибәте белән берлектә "Олимп" боз сараенда мөселман яшьләребез арасында хокей турниры уздырды. Әлеге чарада Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтенең җыелма командасы, Казан, Кукмара, Түбән Кама, Сарман һәм Теләче мөхтәсибәтләре командалары катнашты. Турнирда көч сынашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигулин, район җитәкчесе Сергей Димитриевлар сәламләде. Хоккейчы яшьләрнең...
      364
      0
      0
    • 10 февраль 2015 - 10:17
      Күкшел клубында зур фестиваль үтте (+фото)
      Күкшел авылы мәдәният йортында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел" дигән фестиваль узды. Шулай ук бу көнне кул эшләнмәләреннән күргәзмә дә оештырылган иде. Патриотик җырлар, театральләштерелгән тамаша, нәфис сүз белән үрелеп барган кичә һәркемнең күңеленә хуш килде.
      348
      0
      0
    • 10 февраль 2015 - 09:51
      Бүген РДКда Минзәлә театры “Шомбай” спектаклен куя
      Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театрының районыбызга спектакльләр белән килүе халык өчен һәрчак зур бәйрәмгә әверелә. Беренчедән, аларның чыгышлары заманча, истә калырлык алымнар белән баетылып, балаларда һәм олыларда кызыксыну уятса, икенчедән, спектакльләрдә уйнаучы сәләтле артистларның берничәсе - үзебезнең райондашларыбыз. Бүген бу театрның тагын килүен көтәбез. Димәк, тамашачы күңелләрен яулаган...
      353
      0
      0
    • 10 февраль 2015 - 08:49
      Татарстанда “кар бананы”нда шуганда 19 яшьлек кызның гомере өзелгән
      Әлеге фаҗига Зәй районының "Федотово" тау чаңгысы комплексы янында була. 6 февраль көнне әлеге кыз снегоходка беркетелгән "кар бананы"нда шуа. Снегоходны йөртүче кинәт борылыш ясый, банан шуып китә һәм кыз электр баганасына башы белән бәрелә, алынган җәрәхәтләреннән аның гомере өзелә. Чыганак: http://prokazan.ru/news/view/99145
      301
      0
      0
    • 10 февраль 2015 - 07:38
      Сәрдекбашта узган хоккей ярышында җиде команда катнашты (+фото)
      Сәрдекбаш урта мәктәбендә элеккеге директор Нәбиев Мөзәкир Абдулла улы истәлегенә багышланган хоккей ярышлары булды. Анда җиде команда катнашты. 1 урынны - Сәрдекбаш, 2 урынны - Чишмәбаш, 3 урынны Зур Сәрдек командасы алды, дип хәбәр итте Захид Мөхәмәтҗанов.
      333
      0
      0
    • 10 февраль 2015 - 06:27
      Урман-посадкалардагы корыган агачларның күплеге күңелне борчый
      Газетаның бер санында "Шәһәр яны урман хуҗалыгы" директоры белән әңгәмә бирелгән иде. Шуны укыгач, инде күптәннән күңелемне борчыган бер сорау янә яңарды. Электричка белән Казаннан кайтканда юл буе урман посадкалары озатып кала. Ә алар эчендә корыган, егылган агачларның күплеге! Ник аларны теләгән кешегә җыештырып, элеккечә диләнкәләп бүлеп алырга рөхсәт бирмиләр...
      282
      0
      0
    • 10 февраль 2015 - 05:16
      Кукмараның өч мәктәбенә быел капиталь ремонт ясалачак
      2012 елда 30 ел элек төзелгән мәктәпләргә капиталь ремонт программасы старт алган иде. Әлеге программа буенча мәгариф учреждениеләрендә түбә, инженерлык челтәрләре һәм җиһазлар алыштырыла, санитар үзәкләргә ремонт ясала, тәрәзә һәм кабинетларның ишекләре яңартыла. Быел районыбызның Күркәүч, Түбән Өскебаш урта мәктәпләрендә, Кукмара беренче гимназиясендә төзекләндерү эшләре алып барылачак. фото: http://www.photokzn.ru/news/3528
      331
      0
      0
    • 10 февраль 2015 - 04:27
      Кукмара полициясе патроннар һәм төтенсез дары сатарга җыенган ир кешене тоткарлаган
      1-7 февральдә район эчке эшләр бүлегендә 89 гариза һәм хәбәр теркәлә, шуларның икесе җинаятьләр турында. 2 февральдә, кичке сәгать бишенче яртылар тирәсендә Лубян авылында җинаять кылына. 64 яшьлек ир-ат үзенең 40 яшьлек улы белән бергә спиртлы эчемлекләр эчә. Кинәттән килеп чыккан гауга вакытында 40 яшьлек ир-ат кулына пычак ала һәм...
      337
      0
      0
    Реклама