5 февраль 2015 яңалыклары
-
Граф утарында кем булган?
Ришатны байтактан беләм, калада яшәүче туганнарыбызның дусты ул. Утыз биш яшьләрендәге, озын буйлы, үз-үзенә ышанган кыяфәтле. Авылның җәйге тымызык кичләрендә капка төбендә җыелышып утырган әбиләрнең серле хәлләр турында сөйләгәннәрен тыңлап үсмәгән шәһәр баласы, гадәттә, җен-пәриләрнең булуына бөтенләй ышанмый. Алай гына да түгел, моңа мыскыллы көлү белән карый. Ришатны да шундыйларның...
-
Хәер сорашучылар күбәйде
Бу арада көн саен хәер сорашып йөри башладылар. Кукмарада да бармы ул андый хәл? Кичә яшь кенә бер хатын-кыз килде, Пенәгәрдә 3 өй янды, ди. Әле тагын килерләр, башка авылларда йөриләрдер, ди. Бүген бер чегән хатыны керде. Хәер бирмәсәң каргыйм, ди. Курыктым инде, ничек бирмисең. Ул гына киткән иде, тагын...
-
Кукмарада “Татарстан чаңгысы-2015” чаңгы ярышы узачак
8 февральдә Кукмара 4 урта мәктәбе чаңгы трассасында "Татарстан чаңгысы-2015" чаңгы ярышы үткәрелә. Старт - 10 сәгатьтә. Программада: -1 чакрымга - 2003 елгы һәм яшьрәк булган кызлар һәм малайлар; -1 чакрымга - муниципаль хезмәткәрләр, физик мөмкинлекләре чикле булучылар; - 2 чакрымга - VIP ярышу (райсовет, башкарма комитет, авыл җирлекләре, мәктәп,...
-
Байлангарда булган янгынның сәбәбе: тәмәке белән саксыз эш итү
Гыйнвар аенда районда өч янгын чыгу очрагы теркәлде - ике мунча янып бетте, бер торак йортка зыян килде. Китерелгән матди зыян 149 мең сумнан артык. Янгыннар чыгуга китергән төп сәбәпләр булып тәмәке тарткан вакытта саксызлык күрсәтү, электр җиһазлары белән эш иткәндә һәм мичләр якканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу тора. 25...
-
“Ялкын”да милли көрәш буенча ярыш узачак
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә хәзерлек чаралары кысаларында, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге политсоветы сәркатибе призына 7 февральдә Зур Кукмара авылының "Ялкын" яшүсмерләр клубы базасында милли көрәш буенча район шәхси команда беренчелеге үткәрелә. Ярышлар түбәндәге үлчәү авырлыгында үткәрелә: өлкәннәр - 65, 75, 85, 100 килограмм һәм 100 килограммнан...
-
Кәркәүчтә хисап җыелышы үтте (+фото)
Кәркәүч авыл җирлегендә район Башкарма комитетының узган елгы эшенә хисап ясалды. Район җитәкчесе Сергей Димитриев җирлектәге һәр социаль-көнкүреш объектында булып, аларның торышы, эшчәнлеге белән танышты. Авыл Мәдәният йортында үткәрелгән очрашуда хисап чыгышлары тыңланды, аннан халык үзен борчыган сорауларны җиткерде. Мәктәп укучыларын транспорт белән тәэмин итү, маршрут автобусларының йөрешен тәртипкә салу,...
-
“Олимп”та мөселман яшьләре арасында хоккей турниры узачак
7 февральдә "Олимп" боз сараенда мөселман яшьләре арасында республикакүләм хоккей турниры үткәрелә. Программада шулай ук шорт-трек (конькида узышу) да бар. Теләгән бар кеше катнаша ала. Башлана сәгать 9.00дә. фото: http://www.vorkuta-online.ru/index.php/2010-12-14-18-50-34/2011----q-q---.html
-
Февральдә 90, 95, 100 яшьлекләрен билгеләп үтүче юбилярларны район җитәкчесе котлый
Февраль аенда өлкәннәребез - Мәмәширдән Маһиназ Шәрипова, Кәркәүчтән Хәтимә Шәмсетдинова, Кукмара поселогыннан Александра Михайлова, Өлгедән Гайфи Мөхәммәдиев, Туембаштан Галиябану Гыйльфанова, Поч.Сутердан Александра Семенова, Өркештән Нургали Корбангалиевлар үзләренең 90 яшьлек юбилейларын, Чишмәбаштан Һадия Ногманова 95 яшьлеген, ә Татар Толлысы авылында яшәүче Мәүлебикә Миннеханова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Район җитәкчесе Сергей...