Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 3 февраль 2015 яңалыклары

    • 3 февраль 2015 - 14:10
      Түбән Өскебаш авыл җирлегендә хисап җыелышы үтте (+фото)
      Бүген Түбән Өскебаш авылы клубында хисап җыелышы үтте. Анда җирлек башлыгы Нургаян Мөхәммәдҗанов, полициянең участок инспекторы Ришат Гаянов, район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Раиф Мортазин, мәктәп директоры Илнур Муллахмәтов һәм башкаларның чыгышлары тыңланды. Район башкарама комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин узган ел районда һәр тармакта башкарылган эшләр турында сөйләде, киләчәккә...
      330
      0
      0
    • 3 февраль 2015 - 12:23
      Тау чаңгысы белән шөгыльләнүчеләр Ижевскта узган ярыштан җиңүче исеме белән кайттылар
      "Зилант" спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Ижевск шәһәрендә узган тау чаңгысы ярышларында катнаштылар. Әнис Нуреев, Әмир Гайнановлар - җиңүче, Азалия Нуреева, Виктория Рыльская икенче урынны (тренерлары Николай Наумов, Диләрә Ибәтовалар) алдылар. фото: http://www.poetomu.ru/publ/zhurnal/sport/kakimi_byvajut_gornye_lyzhi/34-1-0-184
      288
      0
      0
    • 3 февраль 2015 - 11:20
      1 февральдән иминият пенсияләре 11,4 процентка артты
      1 февральдән районыбыздагы 14400 пенсионерның иминият пенсияләре, куллану бәяләренең артуыннан чыгып, 11,4 процентка индексацияләнде. Шулай ук пенсиягә билгеләнгән өстәмә түләү дә 11,4 процентка артты. Алга таба, Россия Федерациясендә үткән елда пенсионерларның яшәү минимумының үсү темпларын исәпкә алып, 1 апрельдән социаль пенсияләрне арттыру көтелә. Август аенда эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләрен традиция...
      293
      0
      0
    • 3 февраль 2015 - 10:16
      Язмышны үзгәрткән яшен
      Салкын булса да, кышны сагынып көтәм, чөнки ул чакта яшеннәр булмый, дип әйтүчеләр бар.Чыннан да, җирне күкләргә органдай гөрселдәп, ялт-йолт ут камчыларын селтәп килгән гарасатлы яңгырлар курку уята. Табигать көчләре алдында үзеңне көчсез итеп хис итәсең. Фән никадәр алга китсә дә, яшеннең серләре ачылып бетмәгән әле. Шарлы яшеннең хәтта бик...
      230
      0
      0
    • 3 февраль 2015 - 09:05
      Район газетасы белән бәйле истәлекләрне барлыйбыз
      Әй, син Хәтер, гомер язларыннан Яшьлекләрне безнең чакырып ал! (Равил Фәйзуллин) 2015 ел безнең редакциясе коллективы өчен аеруча истәлекле: "Хезмәт даны" газетасы быел үзенең 85 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Район басмасының тамыры тирән, тарихы бай. Ничәмә-ничә буынның өйләренә кунак булып килгән ул, аларны район сулышы белән таныштырган, хезмәт алдынгыларын данлаган,...
      265
      0
      0
    • 3 февраль 2015 - 07:55
      5 февральдә Кукмара үзәк мәчетендә вәгазь кичәсе була
      5 февральдә Кукмара үзәк мәчетендә вәгазь кичәсе була. Вәгазьче -Россия ислам университеты мөгәллиме Рөстәм хәзрәт Нургалиев. Башлана 19 сәгатьтә. фото: http://arbatcity.ru/2012/02/17/
      273
      0
      0
    • 3 февраль 2015 - 06:47
      Минзәлә театры Кукмарага спектакльләр белән килә
      Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театрының районыбызга спектакльләр белән килүе халык өчен һәрчак зур бәйрәмгә әверелә. Беренчедән, аларның чыгышлары заманча, истә калырлык алымнар белән баетылып, балаларда һәм олыларда кызыксыну уятса, икенчедән, спектакльләрдә уйнаучы сәләтле артистларның берничәсе - үзебезнең райондашларыбыз. 10 февральдә бу театрның тагын килүен көтәбез. Димәк, тамашачы күңелләрен...
      253
      0
      0
    • 3 февраль 2015 - 05:34
      РДКда патриотик җыр һәм нәфис сүз бәйгесе узачак
      24-25 февральдә район Мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау кысаларында Герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган хәрби-патриотик темага җыр һәм нәфис сүз бәйгесе үткәрелә. 24 февральдә, сәгать 9.00дә - авыл җирлекләре, 25 февральдә, сәгать 9.00дә Кукмара поселогында яшәүчеләр чыгыш ясаячак. фото: http://blogokamne.ru/konkursy/pobeda-pervyj-konkurs-i-3-e-mesto.html
      248
      0
      0
    • 3 февраль 2015 - 04:14
      Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә фәнни-гамәли семинар узды (+фото)
      Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә "Гомуми, өстәмә һәм һөнәри белем бирү системасында сәнгать" дип исемләнгән II фәнни-гамәли семинар үтте. Бу чара филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты доценты, Чаллы шәһәренең баш архитекторы Алмас Идрисовның иҗат эшләре күргәзмәсе белән башланып китте. Әлеге институттан килгән педагоглар һәм сәнгать мәктәбе укытучылары балалар өчен музыка, рәсем...
      275
      0
      0
    Реклама