31 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Быел Кукмара районы оешуга 85 ел була
Бу дөньяда беркемнең дә Исән калмый гәүдәсе. Калса, кала карточкада Гәүдәсенең шәүләсе. Әйе, бу җиһанда берни дә мәңгелек түгел. Вакыт беркемне дә аямый. Әмма кешеләр, аларның кылган гамәлләре, кызыклы, мәзәк яки җитди хәлләр халык хәтерендә яши бирә. Еллар саргайткан фотосурәтләрдә исә үткәннәрдәге тормышны, мөһим вакыйгаларны чагылдырган аеруча кадерле истәлекләр саклана....
-
Күпфункцияле үзәк “тәрәзә”сендә чират юк
Беркөнне йомышым төшеп поселокның Ленин урамында урнашкан күпфункцияле үзәккә сугылырга туры килде. Керә керешкә үк: "Биредә Сабантуйдагы сыман бер төркем халык, берсеннән-берсе озын чиратлардыр инде", - дип уйлап кына бетергән идем, ни күрим, ике-өч кешедән башка берәү дә юк. -Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәге ачылганнан бирле биредә шундый...
-
Каратэ белән шөгыльләнүче Кукмара үсмерләре Әлмәттән җиңү белән кайтты
Әлмәт шәһәрендә үсмерләр арасында каратэ киокусинкай буенча республика күләмендәге ачык турнир үткәрелде. Анда 100дән артык яшь спортчы көчләрен сынады. Безнең "Атлант" клубында шөгыльләнүче үсмерләр, уңышлы чыгыш ясап, үзләренең яхшы әзерлекле булуларын күрсәттеләр. Ирек Галләмов (1нче гимназия) беренче урынны яулады. Раил Гыйззәтуллин (4нче мәктәп), Фәргат Гәрәев (Манзарас мәктәбе), Ислам Хәкимҗанов (күппрофильле...
-
Гыйнвар аенда 90, 95 яшьлекләрен билгеләп үткән юбилярларны район җитәкчесе котлый
Гыйнвар аенда Ятмас Дусайдан Зәйнәпбикә Сәлихова, Кукмара поселогында яшәүче Мәрьям Гыйльметдинова, Манзарастан Бәдгетдин Боһаманов, Уразайдан Асия Фәйзуллина, Вахиттән Имаметдин Шәйхетдинов, Лубяннан Сәлихҗан Газизҗановлар үзләренең 90 яшьлек, ә Кукмара поселогында яшәүче Анна Мусина 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Район җитәкчесе Сергей Димитриев юбилярларны гомер бәйрәмнәре белән тәбрик итә, тыныч картлык, тән...
-
Проблемаларны күрми торып, чишү юлларын эзләп булмый
Эшли дә, ял да итә беләләр Кунаклар каршы алырлык, горурланып күрсәтерлек бина-корылмалар булу - үзе бер байлык. Урта Комарның да зур, иркен мәдәният йорты ераклардан балкып, үзенә дәшеп тора. Башкарган эшләре, ирешкән уңышлары да җитәрлек. Урта Комар авыл җирлегендә җир җимертеп эшли дә, рәхәтләнеп ял да итәләр. Биредә оешкан "Зәнгәри"...