26 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
РДКда якташыбыз Вадим Захаровның концерты була
3 февральдә район Мәдәният йортында якташыбыз, Пчеловод авылы егете Вадим Захаров үзенең иҗатташ дуслары белән концерт куячак. Махсус кунаклар - якташыбыз Нурсил Шәймарданов һәм район Мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Баламишкин" гармунчылар ансамбле. Башлана 19.00 сәгатьтә. Билет бәясе 250 сум.
-
Кем машина ачкычы югалтты?
Суббота, 24 гыйнвар көнне, поселокның Нур Баян урамы, 39а йорт янында машина ачыкычы табылды. Югалтучының "Хезмәт даны" газетасы редакциясенә, реклама бүлегенә мөрәҗәгать итүен сорыйбыз.
-
ЮХИДИ идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышында кукмаралылар да катнашты
Узган атнада Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең 2014 ел эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган коллегия утырышы узды. Анда район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт иснпекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов катнашты. Коллегиядә республиканың баш автоинспекторы Рифкать Миңнеханов узган елгы эшкә нәтиҗә ясады, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренә аерым тукталды, бурычлар билгеләде. Татарстан...
-
Зур Сәрдек бозында яшьләр арасында хоккей ярышы узды
Купка авылы бозында булып узган хоккей ярышында Зур Сәрдеклеләр беренче урынны алган иделәр, бүген Зур Сәрдек хоккей мәйданында, Корбангалиевлар призына, яшүсмерләр арасында ярыш оештырылды. Уеннарда алты команда катнашты. Иртәдән кичкә кадәр барган ярышта беренче урынны Чишмәбаш егетләре, икенчене - сәрдекбашлылар, өченче урынны Зур Сәрдек егетләре бүлеште. Еш уздырыла торган бу...
-
Байлангар авылында бер йортта янгын чыккан
Кичә, 25 гыйнварда, кичке сәгать 21.46 тирәсендә районыбызның Байлангар авылы, Тукай урамындагы йортларның берсендә янгын чыга. Янгын 20 квадрат метр мәйданны тәшкил итә. Зыян күрүчеләр юк, дип яза http://www.16.mchs.gov.ru/operationalpage/operational/item/2495665/ сайты. Хәзерге вакытта янгын чыгуның сәбәпләрен ачыклау эшләре бара.
-
Республикада сөрем газы белән агуланучылар саны арткан
Ел башланды гына, ә республикада инде 3 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр вакыт аралыгында 15 кеше (7се - балалар) сөрем газы белән агуланырга өлгергән. Сөрем газы, гадәттә, төзек булмаган газ, утын яга торган мичләрдән, газ приборларыннан, бассейннардагы су җылыткычлардан, двигательләрдән чыга. Мичтәге ярыклар, тыгылган төтен юлы, кар белән капланган яки җилдән...
-
Укытучыларның гыйнвар киңәшмәсе Сәрдекбаш мәктәбендә үтте
Сәрдекбаш урта мәктәбендә мәгариф хезмәткәрләренең гыйнвар конференциясе узды. Анда мәктәп директорларының укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, технология укытучылары катнашты. Сүз белем бирү учреждениеләрендә укучыларга һөнәри юнәлеш бирү, профильле укыту мәсьәләләре турында барды. фото: http://www.graivoron.edu.ru/index/profilnoe_obuchenie/0-73
-
Кукмараның “Орион” яшь хоккейчылар командасы Бөтенроссия зона ярышларының финалында катнашачак
"Олимп"та Анатолий Тарасов исемендәге "Алтын алка" яшь хоккейчыларының Бөтенроссия зона ярышлары узды. Ярышта 2000-2001 елгы Кукмара, Әтнә, Балтач, Теләче командалары чыгыш ясады. Беренче урынга - Кукмараның "Орион", икенче урынга - Балтач, өченче урынга Арча районы командасы чыкты. "Орион" командасы ярышның Мамадышта узачак финал өлешендә катнашачак. фото: http://www.fotosa.ru/ru/stock/search.asp?ID=2446161