Зур Сәрдек бозында яшьләр арасында хоккей ярышы узды
Купка авылы бозында булып узган хоккей ярышында Зур Сәрдеклеләр беренче урынны алган иделәр, бүген Зур Сәрдек хоккей мәйданында, Корбангалиевлар призына, яшүсмерләр арасында ярыш оештырылды. Уеннарда алты команда катнашты. Иртәдән кичкә кадәр барган ярышта беренче урынны Чишмәбаш егетләре, икенчене - сәрдекбашлылар, өченче урынны Зур Сәрдек егетләре бүлеште. Еш уздырыла торган бу...
Купка авылы бозында булып узган хоккей ярышында Зур Сәрдеклеләр беренче урынны алган иделәр, бүген Зур Сәрдек хоккей мәйданында, Корбангалиевлар призына, яшүсмерләр арасында ярыш оештырылды. Уеннарда алты команда катнашты. Иртәдән кичкә кадәр барган ярышта беренче урынны Чишмәбаш егетләре, икенчене - сәрдекбашлылар, өченче урынны Зур Сәрдек егетләре бүлеште. Еш уздырыла торган бу бәйгеләр яшьләребез арасында дуслыкны ныгыта, бердәмлекне арттыра, аларда ихтыяр көче тәрбияли. Спортчыларыбызга алга таба да уңышлар телибез!
Рәмзия Хөсәенова хәбәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев