Якташыбыз, танылган хоккейчы Фәнүзәнең перчаткасы Канадада калган
Сәрдекбаш авылы кызы, 16 яшьлек Фәнүзә Кадыйрова хоккей буенча яшьләрнең дөнья чемпионатында бронза медаль яулады.
Орчык кадәр генә булган Фәнүзәнең егетләр белән бер командада "Олимп" боз сараенда хоккей уйнавын яратып күзәтә идем. Кай арада гына алканы эләктереп ала да, үзеннән бер башка озын яшьтәш егетләрен алдалап китеп, капкага кертә дә...