6 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Кукмарага Раштуа салкыннары килә
Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, алдагы ике көндә көннәр салкынайта. 7 гыйнварда -29, ә 8 гыйнварда төнлә -31 градуска кадәр салкын булачак. Урамга чыкканда калын итеп киенсәгез иде. Ә инде транспорт белән юлга чыкканда аеруча сак һәм игътибарлы булу сорала. фото: http://newsprom.ru/Obschestvo/135485128923960/Sibirskaja_zima_proverit_tjumencev_na_vynoslivost_silnym_morozom.html
-
Җиңү паркы каршындагы мәйданда көн дә бәйрәм (+фото)
Җиңү паркы каршындагы мәйданда көн саен мәдәни-күңел ачу чаралары уза. 3 гыйнварда Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары, ә 6 гыйнварда Югары Чура авылы үзешчәннәре концерт куйды. Тамашачылар чыршы тирәли җырлап әйләнделәр, уеннарда, төрле конкурсларда катнаштылар.
-
Зур Сәрдек үзешчәннәре кукмаралыларга бәйрәм концерты куйды
Җиңү паркы каршындагы мәйданда Кукмаралылар өчен Зур Сәрдектән килгән үзешчән артистларның бәйрәм концерты күрсәтелде. Кыш бабай, Карчәчәк, Кәҗә һәм Сарык - программаның үзәгендә булып, райондашларыбызга Яңа ел сәламнәре ирештерделәр. Рәмзия ХӨСӘЕНОВА
-
Аллаһ йорты булмаган авыл – ятим
-Салтык Ерыклыда мәчет ачканда Казаннан туган авылына махсус шушы уңай белән кайткан намаз карты: "Авылның мәчет манарасын кисеп аударгач, җир сыкрану түгел, җаннар да тетрәнеп куйды. Шуннан соң авылдан бәрәкәт китте. Нибары утыз йорт калды..." - дип сөйләгән иде. "Кешеләргә иман нуры таратучы Аллаһ йортында дин сабагы уку, гыйбадәт кылу,...
-
Тау чаңгысы базасында күрсәтмә чыгышлар булачак
8 гыйнварда, 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Тау чаңгысы базасында спортчыларның тау чаңгысы спорты, фристайл һәм сноуборд буенча күрсәтмә чыгышлары. фото: http://trud-ost.ru/?p=68770
-
"Тылсым"да ял итүчеләр Болгарга барган
Социаль терләндерү бүлегендә 23 ял итүче 21 көн үзләренең сәләмәтлекләрен ныгыттылар. Безнең бүлеккә Кукмара бистәсенән һәм районыбызның авыларынан бер төркем өлкән яштәге активистлар җыелдылар. Егерме бер көн эчендә алар врач куйган давалану алдылар. Давалану белән бергә ял итүчеләр өчен бәйрәмнәр оештырабыз, "Җырымда юатырмын" дип исемләнгән концертлар була. Бу чараның төп...