Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аллаһ йорты булмаган авыл – ятим

-Салтык Ерыклыда мәчет ачканда Казаннан туган авылына махсус шушы уңай белән кайткан намаз карты: "Авылның мәчет манарасын кисеп аударгач, җир сыкрану түгел, җаннар да тетрәнеп куйды. Шуннан соң авылдан бәрәкәт китте. Нибары утыз йорт калды..." - дип сөйләгән иде. "Кешеләргә иман нуры таратучы Аллаһ йортында дин сабагы уку, гыйбадәт кылу,...

-Салтык Ерыклыда мәчет ачканда Казаннан туган авылына махсус шушы уңай белән кайткан намаз карты: "Авылның мәчет манарасын кисеп аударгач, җир сыкрану түгел, җаннар да тетрәнеп куйды. Шуннан соң авылдан бәрәкәт китте. Нибары утыз йорт калды..." - дип сөйләгән иде. "Кешеләргә иман нуры таратучы Аллаһ йортында дин сабагы уку, гыйбадәт кылу, һичшиксез, бу мәхәллә кешеләренә бәрәкәт китерер, - диде район мөхтәсибе Зиннур хәзрәт, Ядегәрдәге Габделхак мәчетенең 20 еллыгын билгеләп үтәргә җыелган мәҗлестә.

Егерме ел - "бер күз ачып йомган ара гына инде ул", шагыйрь Наҗар Нәҗми әйтмешли. Әмма шушы кыска гына вакыт эчендә Ядегәр мәхәлләсендә бик күп изге гамәлләр кылынган. Иң мөһиме: мәчет буш тормый. Биредә йөзләрчә кеше дин сабагы алган. Беренче мөгаллимнәре белем эстәүгә әвәслек тәрбияли белгән - биредәге шәкертләр Кукмара мәдрәсәсенә дә йөргәннәр һәм йөриләр, Казанга барып та белемнәрен күтәрүне дәвам итәләр. Шул уңайдан янә бер сөенеч - күптән түгел вафат булган хаҗи Фәиз хәзрәт атап әйтеп калдырган Гаяз мәхәллә имамы булды. Кешене таный белгән Фәиз ага: югыйсә тиешле белеме дә булмаган, хуҗалыкның алдынгы механизаторы иде Гаяз. "Кешенең иң беренче чиратта белеме түгел, гамәлләре, фикере дөрес булуы кыйммәт", - дип белми әйтмидер Җәлил хәзрәт.

-Заманында Каюм мулла йорты янында мәдрәсә булган, мәчеткә янкорма итепме - шуны салдыруга ирешмичә, мин үземне имам вазыйфаларын үтәгән кеше итеп саный алмам, - диде ул.

Ә юбилейга мәчет эчтән нык яңарган. Якты күңелле, зыялы шәхес, иман нурын Казан шәһәрендә, Арчада таратып поездларга утырып, машина булмаса, хатыны Наҗия ханым белән Шәмәрдәннән Ядегәргә җәяүләп төшеп дин сабагы укытып йөргән Габделхак ага кебек пөхтә дә, нур бөркеп торырлык купшы да булган ул. Диварлар заманча тышланган, идәндә милли келәмнәр, электр утлары да, җылылык системасы да яңадан эшләнгән. Тәһарәт алу урыны да булдырылган. Гаяз хәзрәт әйтүе буенча, берсенә дә мәчет акчасы чыкмаган. Юкка гына Фәиз ага мәчеткә аның исемен биреп мәңгеләштерү артыннан еллар буе йөрмәгән - Габделхак аганың туганнары, улы Зөфәр, аның балалары бик нык булышканнар. Әле Зөфәр ага мәчет түбәсен, манараны яңарту уе белән йөри икән.

Бик күп шәкертләре белән горурланучы укытучы-пенсионер Сания апа - абыстай Каюм мулланың өенә дин белеме алырга йөрүләре, аның гаиләсендәге һәр кешене әйбәт белүен тәмләп сөйләде.

Һәр сүз алучы Фәиз хәзрәтнең, Мансур Шакирҗановның, Миннехан Исхаковның, Мәгъсүм Рәхмәтуллиннарның (урыннары оҗмахта булсын) мәчет төзү артыннан җан-фәрман йөрүләрен искә алып рәхмәтләр укыдылар. Шундый фидакарьләр булмаса, Ядегәр авыл җирлегендә өч мәчет балкып торыр идемени?!

...Ядегәр мәчетенең манарасын кискәч, безнең авылдан да бәрәкәт китә. Узган гасырның егерменче елларында оешкан "Кызыл бүрекче" әртиле Кукмарага күчерелә. Озак тормый балалар бакчасын да Янилгә озаталар.

Дөрес, 60 еллар башында колхоз рәисе булып Гафият ага Гарифуллин килгәч аякка баскан иде авыл, хәтта бүрек тегүне дә оештырганнар иде. Тик, "үзгәртеп кору" зәхмәте янә авылны кара көнгә калдырды.

"Восток" хуҗалыгы көче белән мәчет салынгач, тагын эшләр уңайланып китеп, хәзер авылым Россия күләмендәге өйрәнү-тәҗрибә уртаклашу дәрәҗәсенә кадәр үсте.

Мәҗлеснең түрендә утырган, хуҗалыкның хәзерге көндә җитәкчесе Алексей Леонтьев үз чыгышында:

-Рәхәтләнеп тыңлап утырдым. Юкка гына хуҗалыгыбыз мәчетләрнең электр уты, газ чыгымнарын түләп бармый икән - иманлы кешеләр бер вакытта начарлык кылмый бит. Бик кирәкле тракторчыбыз Гаяз Сабирҗанов, мәхәлләгә имам булырга өндиләр дип, киңәшкә кергәч: "Син риза бул. Мәхәллә сорый икән, димәк, син анда кирәгерәк", - дидем. Җитәкче алга таба да мәчетләргә ярдәм итәчәкләрен вәгъдәләде.

Инде Җәмил хәзрәтнең бер фикерен генә язмамда телгә алмый кала алмыйм:

Балтач башлыгы миңа: "Мәчетләрнең ут-газ чыгымнарын күтәрү бер безнең районда гына икән, әллә туктатыйкмы" - диде.

-Әгәр колхозларның башка районнардагы шикелле таралып бетүен теләсәң - туктат, - дидем...

Ә сезнең мәхәлләдә ничек, укучым?

Азат САБИТОВ

фото: http://m.islam-today.ru/veroucenie/islammirnaa-religia/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk