23 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Кукмараның Садовая урамында юллар бик начар
Садовая урамында борылышлар күп, автобус маршруты да безнең урам аша үтә. Юллар бик начар, хәрәкәт көчле, чокыр-чакырлар тирәнәеп бетте инде. 2013 елның көзендә, юлның бер башына берәр көрәк таш ташлап киткәннәр иде. Ул вакытта башка чокырлар шул килеш калды. Ә бит алар астында газ торбалары. Ленин урамыннан йөрергә ярамаганлыктан, бөтен...
-
Ак яулыклы әбием (шигърият)
Ак яулыклы, йөзе нурлы, Җылы куллы әбием. Балачактан үстердең син, Сердәшчем син, әбием. Иртәләрен мин торуга Коймак куйдың пешереп. Сагынам сине, әбием, Һәрчак искә төшереп. Минем әби бик күп еллар Укытучы булган ул. Күп кешегә белем биргән, Ярдәм кулы сузган ул. Авырсам, яннан китмәдең. Булса да күп эшләрең. Иркәләп йоклата...
-
Кукмара гимназиясе укучысының иҗади эше бәйгенең республика турына җибәрелгән
Кукмара 1нче гимназиясе укучылары район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге тарафыннан уздырылган "Киләчәккә билет" республикакүләм иншалар конкурсының район этабында катнашканнар. 11 сыйныф укучысы Диана Федорованың иҗади эше беренче урынга лаек булган һәм бәйгенең республика этабына җибәрелгән. фото: http://krasnoyarsk.bezformata.ru/listnews/krasnoyarskomu-krayu-proshel-konkurs/4652676/
-
Минем авылдашларым
Үзем авылда туып-үскәнгәме, авылга кайтырга яратам. Анда туганнарым да күп, авылның төрле почмакларында өч бертуган абыемның гаиләләре гомер кичерә. Ике абыем мәрхүм инде, урыннары оҗмахта булсын. Олы абыем төп йортта үзенең кече малаеның гаиләсе белән яши. Кайткач, иң беренче итеп шунда керәм. Без бит бик авырлыкта үстек. Аның белән ачлы-туклы...
-
Сыер җилеменнән сөт агамы, әллә акчамы, яки авыл хуҗалыгы бизнес белән шөгыльләнергә сәләтлеме?
Җирдә эшләү зыянгамы, файдагамы? Игенчелек һәм терлекчелек тармакларын ничек акча чыганагына әверелдерергә? Моннан 10 еллап элек газетада шушы темага карата язма дөнья күргәч, бер газета укучыбыз озын хат юллаган иде. "Иген игүне ничек акча белән бәйләргә мөмкин, монда мәсьәләнең рухи ягына өстенлек бирергә кирәк", - дип шелтәләгән иде ул мине....
-
Дәвалау чаралары турында белешмәләр биреләчәк
Татарстан медицина иминият фонды хәбәр итүенчә, агымдагы елның сентябреннән Татарстан Республикасы медицина учреждениеләре күрсәтелгән медицина ярдәме бәясе турында пациентларга белешмәләр бирә башлады. Белешмәләр бирү Россия Федерациясе Президентының мәҗбүри медицина иминияте системасына иминләштерелгән затларга шәхси мәгълүмат бирүнең яңа рәвешен кертү турындагы йөкләмәсен үтәү кысаларында гамәлгә ашырыла. Россия Федерациясенең 9 субъекты, шул...