Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 31 октябрь 2014 яңалыклары

    • 31 октябрь 2014 - 12:34
      Мәҗбүр итү күңел бизүгә китерә
      ГТО нормаларын тапшыруны кабат гамәлгә кертү яшь буын өчен файдалы, дип саныйм. Көннәр буе компьютер каршында утырудан зәгыйфьләнеп, 15-20 минутлык мәктәп линейкаларында һуштан язып егылучы балалар да күп бит хәзер. Ләкин аны тапшыру һәркем өчен мәҗбүри итеп куелмасын иде, чөнки мәҗбүрилек һәр эшнең тәмен-ямен, мәгънәсен югалта, аннан күңел бизүгә китерә....
      372
      0
      0
    • 31 октябрь 2014 - 11:23
      Кукмарада китапханә бәйрәмнәрдә кайсы көннәрдә эшли?
      Китап укучылар игътибарына! Район үзәк китапханәсе көзге каникул көннәрендә - 1, 3, 5, 7 ноябрьләрдә 8 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр төшке ялларсыз эшли. Сезне китапханәдә көтеп калабыз. фото: http://biblvsoh1.ucoz.ru/load/bibliotechnye_uroki_dlja_1_4_klassov/2-2-2
      362
      0
      0
    • 31 октябрь 2014 - 10:19
      “Аргамак” республика беренчелегеннән җиңү белән кайтты
      Район инвалидлар җәмгыятенең "Аргамак" спорт командасы Актанышта узган шахмат-шашка республика беренчелегендә шахмат буенча абсолют беренче урын яулап кайтты. Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә шәһәрләре командаларын узып бит! Альберт Сәләхов исә авыл районнары уенчылары арасында җиңеп, алтын медальгә лаек булды. Абсолют беренчелектә ул - икенче. Узган елгы чемпион - Яр...
      329
      0
      0
    • 31 октябрь 2014 - 09:16
      Гайбәт зарары
      Адәм балаларында, ягъни тән белән бәйле булган авырулардан тыш, рухи хасталыклар да булырга мөмкин. Кальбебезне каралтып, гөнаһ сазлыгына батырып, кешенең дөнья вә ахирәт тормышына зарар салучы шундый рухи чирләрнең берсе - ул гайбәт. Ислам галимнәре гайбәтне тел афәтләреннән булган гөнаһлы гамәл дип билгелиләр. Шәригать буенча гайбәт ул - кемнең дә...
      525
      0
      0
    • 31 октябрь 2014 - 07:50
      Районыбызның чемпион шахматчыларын район җитәкчесе кабул итте (+фото)
      Самара шәһәрендә "Авыл җирлегендә яшәүче балалар арасында шахмат турниры" уздырылып, районыбызның бер төркем укучылары әлеге бәйгедә җиңү яуладылар. Поселокның күппрофильле лицей укучылары Айнур Җиһаншин унҗиде яшькәчә үсмерләр арасында, Ирек Галиев һәм Диана Гарәфетдинова унбер яшьлек үсмерләр арасында (тренерлары Владислав Абдулов) Россиянең иң көчле шахматчылары булып танылдылар.Чемпион исеме алып кайтучыларны район...
      582
      0
      0
    • 31 октябрь 2014 - 06:16
      Сөт бәясе: сатучыга арзан, алучыга кыйммәт
      Күмәк хуҗалыкларда җитештерелгән продукциянең үзкыйммәте тиененә кадәр исәпләнсә, шәхси хуҗалыкларда бәрәңге үстерү, мал асрау өчен тотылган чыгымнарны санап интекмиләр. Санаган очракта да, терлек авызына кергән ашлык-печәннең бәясе бар, ә аларны хәзерләү, алып кайтып, саклауга урнаштыру, малны ашату, тиресен җыештыру, көтүгә йөртү, дәвалау белән бәйле хезмәтнең һәм чыгымнарның күпмегә төшкәнен кем...
      306
      0
      0
    • 31 октябрь 2014 - 05:13
      Бабасы нахакка гаепләнгән
      Күмәкләшү елларында илебездә үткәрелгән сәяси репрессияләр күпме кешеләрнең гомерләрен өзгән, якыннарын, туганнарын газап утына салган! Биш миллионнан артык кеше яшәгән җирләреннән читкә сөрелгән. Алар арасында Лельвиж авылыннан Федор Савельев та булган. Аның хакындагы истәлекләре белән оныгы Владимир уртаклашты. Федор Савельев күп балалы гаиләдә бишенче, бердәнбер ир бала булып туган. Кечкенәдән...
      331
      0
      0
    • 31 октябрь 2014 - 04:09
      Уңыш ни өчен түбән?
      Көз җитеп, урып-җыю тәмамлангач, башкарылган эшкә нәтиҗә ясала. -Һава торышы начар тору сәбәпле, уңыш без фаразлаганча булмады, - диләр югарыда утыручы җитәкчеләр үзләренең чыгышларында. Ләкин барысы да һава торышыннан гына тормый бит. Сәбәпләр күп төрле. Җир инвесторга бирелгәч, күп еллар буе аңга сеңдерелгән "үземнеке" дигән термин юкка чыкты. Басу, ферма...
      314
      0
      0
    Реклама