Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сөт бәясе: сатучыга арзан, алучыга кыйммәт

Күмәк хуҗалыкларда җитештерелгән продукциянең үзкыйммәте тиененә кадәр исәпләнсә, шәхси хуҗалыкларда бәрәңге үстерү, мал асрау өчен тотылган чыгымнарны санап интекмиләр. Санаган очракта да, терлек авызына кергән ашлык-печәннең бәясе бар, ә аларны хәзерләү, алып кайтып, саклауга урнаштыру, малны ашату, тиресен җыештыру, көтүгә йөртү, дәвалау белән бәйле хезмәтнең һәм чыгымнарның күпмегә төшкәнен кем...

Күмәк хуҗалыкларда җитештерелгән продукциянең үзкыйммәте тиененә кадәр исәпләнсә, шәхси хуҗалыкларда бәрәңге үстерү, мал асрау өчен тотылган чыгымнарны санап интекмиләр. Санаган очракта да, терлек авызына кергән ашлык-печәннең бәясе бар, ә аларны хәзерләү, алып кайтып, саклауга урнаштыру, малны ашату, тиресен җыештыру, көтүгә йөртү, дәвалау белән бәйле хезмәтнең һәм чыгымнарның күпмегә төшкәнен кем исәпләп бетерер? Авыл кешесе шуны гына белә: ит-сөт җитештерү җиңел һәм арзан эш түгел, продукциянең сату бәясе дә күп очракта аны канәгатьләндерми. Моңа нигез дә бар: сәүдә нокталарында, әнә, сөтнең литрын 40 сумнан саталар, кайнатылганына 62 сумга кадәр акча сорыйлар. Күмәк хуҗалыклардан, халыктан җыелган продукцияне эшкәртүчеләр дә, сатучылар да үз чыгымнарын бөртекләп саный беләләр, берсе дә зыянга эшләми. Ә мал хуҗасы, бәяләрнең түбән булуына зарлана-зарлана булса да, үзеннән арткан сөтне сатарга мәҗбүр. Аны чиләге белән әчетеп ташлап яки кош-кортка ашатып бетереп булмый бит. Ашлык бәясе булса да каплансын дип сата. Ә күпләп мал асраучылар өчен бу күпмедер дәрәҗәдә табыш чыганагы да булып тора.

Савымның иң мул чорында - җәйге айларда сөт җыю бәяләре нык кимесә, көзгә таба ул яңадан арта башлый. Сентябрь аенда районыбыз авылларында сөт җыючыларның күбесе аның литры өчен 14-15 сумнан исәп-хисап ясаган. Ядегәр, Янил, Ятмас Дусай, Урта Комар, Поч.Кучук, Нырты, Лельвиж, Күкшел авыл җирлекләрендә исә 13 сумнан 13 сум 50 тиенгә кадәр түләнгән. Ә Югары Чура авыл җирлегендә сөтне ике кешегә тапшыралар: Түбән һәм Югары Чура, Поршурда җыючы халыкка һәр литр өчен 12 сум 84 тиен, ә икенчесе - Пчеловод авылында җыючысы 16 сум акча түли.

Узган елның октябрендә шәхси хуҗалыклардан җыелган сөт өчен 16 сумнан исәп-хисап ясалган булган. Быел да бәяне шуңа җиткерү бурычы куелды. Бәя артканмы, юкмы -шуны белешү өчен телефоннан берничә авылга шалтыратып карадык. Зур Сәрдектә 16 сумнан түләргә ниятлиләр иде, Мәмәширдә хакны 16 сум 50 тиенгә күтәрделәр, диделәр. Күп җирлекләрдә: "Бәянең бераз артачагын ишеттек, әмма әле акчасын алмадык", - дип җавап бирделәр.

Шәхси хуҗалыкларда 4817 сыер асрала. Быел 9 айда 226 мең центнердан күбрәк сөт җитештерелгән.

фото: http://vladivostok.russiaregionpress.ru/archives/27252

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk