Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 22 октябрь 2014 яңалыклары

    • 22 октябрь 2014 - 12:29
      Пычак авыл җирлегендә өлкәннәргә хөрмәт зур
      Вакыт шулкадәр тиз үтә: ничек гомер көзенә кергәнеңне сизми дә каласың. Олы яшькә җиткәч, күңелләр аеруча нечкәрә икән - аз гына авыр сүз әйтсәләр дә, боегасың, игътибар сизсәң, җаныңны ярып бирердәй буласың. Үз гомеребездә күпне күрдек: колхозлашу чорының иң кызу елларында тудык, сугыш авырлыгын үз башыбыздан кичердек. Үгез җыеп эшләүдән...
      366
      0
      0
    • 22 октябрь 2014 - 11:44
      Почтальоннар һәм почта бүлекчәләре арасында конкурс
      Газета-журналларга язылу кампаниясен җанландыру максатыннан, "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте дә конкурслар тәкъдим итте. Әлеге бәйге ике этапта оештырыла. Иң элек газетабыз редакциясе подписка чорында иң нәтиҗәле эшләгән ике почтальонны һәм бер почта бүлекчәсен ачыклаячак (2014 елның беренче яртыеллыгына караганда тираж күләме үсеше, күпме хуҗалыкка хезмәт күрсәтүе, подписка күләменең халык санына...
      380
      0
      0
    • 22 октябрь 2014 - 10:39
      Кабак ашау файдалы
      Сидек юлларының ялкынсынуыннан интеккән ирләр өчен кабак бик файдалы яшелчә дип саныйм. Үзем дә шушы чирдән интеккәндә бер табиб-галимнең язмасын кулга төшереп, шунда әйтелгәннәрне файдаланып, сихәтен таптым. Кабакны кабыгыннан арындырып та, кабыгын турап, ваклап та чи килеш ашар алдыннан 40 минут элек кулландым. Ә орлыгын киптереп, һәрдаим ашап тордым. Операциядән...
      418
      0
      0
    • 22 октябрь 2014 - 09:29
      “Хуш исле” үлән гүргә кертә
      Вакытлы матбугат һәм телевидение аша наркотик һәм психотроп матдәләр белән күпләп агулану очраклары турында ишетеп һәм укып торабыз. Интернет челтәрендәге мәгълүматлардан билгеле булганча, спайслар куллану нәтиҗәсендә вафат булучыларның саны дистәдән артып китсә, зыян күрүчеләр саны исә берничә йөз белән исәпләнә. Сургут, Киров өлкәсендә "хуш исле" химиядән агуланып үлгән яшьләрнең күбесе...
      447
      0
      0
    • 22 октябрь 2014 - 07:15
      Камышлы мәчетендә Коръән уку һәм ятлау курслары ачыла
      Камышлы авылы мәчетендә Коръән уку һәм ятлау буенча курслар ачыла. Белешмәләр өчен телефоннар: 89274102026 яки 35-1-37. фото: http://news.vse42.ru/feed/show/id/776259
      330
      0
      0
    • 22 октябрь 2014 - 05:47
      Кукмара 4нче мәктәбе пешекчесе Маша Самикованың һәр ризыгы тәмле була
      Кукмара 4нче урта мәктәбендә пешекче булып эшләүче Маша Самикова турында күптән язарга уйлап йөри идем, ниһаять, кулыма каләм алдым. Маша Биектау районында туа. 8 сыйныфтан соң, кооператив техникумына укырга керә. Техникумны тәмамлагач, аны Кукмарага өч айга практика үтәргә җибәрәләр. "Биектауымны сагынып, өч ай еладым", - дип искә ала Маша ул...
      345
      0
      0
    • 22 октябрь 2014 - 04:16
      Балалар хокукы бозылмасын
      Район прокуратурасы район мәгариф идарәсе тарафыннан 1 яшьтән алып 3 яшькәчә балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә урын белән тәэмин итү турындагы закон таләпләрен ничек үтәлүен тикшерде, дип хәбәр итте прокурор урынбасары Нәфис Миначев. Мәгариф идарәсе җитәкчесенең әлеге учреждениеләрне 3 яшьтән 7 яшькәчә балалар өчен төркемнәр белән генә туплау турындагы приказларны...
      369
      0
      0
    Реклама