Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Хуш исле” үлән гүргә кертә

Вакытлы матбугат һәм телевидение аша наркотик һәм психотроп матдәләр белән күпләп агулану очраклары турында ишетеп һәм укып торабыз. Интернет челтәрендәге мәгълүматлардан билгеле булганча, спайслар куллану нәтиҗәсендә вафат булучыларның саны дистәдән артып китсә, зыян күрүчеләр саны исә берничә йөз белән исәпләнә. Сургут, Киров өлкәсендә "хуш исле" химиядән агуланып үлгән яшьләрнең күбесе...

Вакытлы матбугат һәм телевидение аша наркотик һәм психотроп матдәләр белән күпләп агулану очраклары турында ишетеп һәм укып торабыз. Интернет челтәрендәге мәгълүматлардан билгеле булганча, спайслар куллану нәтиҗәсендә вафат булучыларның саны дистәдән артып китсә, зыян күрүчеләр саны исә берничә йөз белән исәпләнә. Сургут, Киров өлкәсендә "хуш исле" химиядән агуланып үлгән яшьләрнең күбесе әле 35кә дә җитмәгән... Үз-үзләрен белештермәс хәлдәге яисә бөтенләй аңсызланган егетләрне ашыгыч ярдәм шәһәр урамнарыннан, подъезд һәм фатирлардан алып китә. Күбесе инде спайсны тарткан җирләрендә үк җан биргән була. Ә менә Волгоград өлкәсендә дәваханәгә китерелгән 14, 15, 17 яшьлек яшүсмерләр турында ни дияргә? Табиблар шулай ук мәктәп укучыларының наркотик белән агулануларын раслый. Сентябрь-октябрь айларында психоактив матдәләрдән агулануның берничә очрагы Татарстанда да булган. 19 яшьлек Бөгелмә егетенең биотирәлегендә синтетик наркотик табылган, шулай ук Казан мәктәпләренең берсендә дә синтетик наркотиклардан исергән хәлдә14 яшьлек ике укучы бала тоткарланган.

13 октябрьдән "Наркотикларсыз тормыш" республикакүләм акциясе игълан ителү дә юктан гына түгел. Спайстан агулану очраклары теркәлгән төбәкләрнең исемлеге көннән-көн арту хафага сала. Заман афәтен безгә "кагылмас", дип тә беркем гарантияли алмый. Киров өлкәсенең Татарстан белән чиктәш булуы тагын бер кат ныклап уйланырга, итәкләрне "җыеп", алдан ук кисәтү, эзләү-тикшерү чаралары үткәрергә кирәклеген искәртә.

-Безнең районда әлегә спайс куллану, синтетик наркотик саклау, тарату фактлары теркәлмәде, әмма бу тынычланырга мөмкин, дигән сүз түгел. Соңгы дүрт елда республикада психоактив матдәләрнең 80нән артык, ә быел наркотикларның 11 яңа төре ачыкланды, - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. - Инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә "хуш исле үлән" дигәнне аңлатучы спайслар хакында аерым тукталасы килә. Кешенең нерв системасын зарарлап, психикасын боза, аң дәрәҗәсен киметә торган бик куркыныч психостимулятор ул. Кайчандыр кибетләрдә дә иркен рәвештә сатылган "куркынычсыз" үлән хәзер наркотик белән тиңләштерелә. Шалфей, зәңгәр лотос, Гавай розасы катнашмасы белән беррәттән, аларның составына зарарлы, бәйлелек булдыра, хәтта үлемгә китерә торган матдәләр, синтетик каннобиноид кушыла. Спайс кулланучыларның күбесе шизофрениядән тилмерә, алар параличланалар, галлюцинацияләр нәтиҗәсендә үзләренең гамәлләрен белештермичә күп вакыт машина-поезд астына ташланалар, элмәк астына керәләр. Алты-җиде тапкыр спайс куллану да физик бәйлелеккә китерергә мөмкин. Шуның өчен яшүсмер малайлар бик тиз спайс колына әйләнәләр дә инде. Ә бер татып карасаң, аннан тиз генә котылам димә. Яшь буынны әлеге синтетик агудан саклап калу максатында полиция хезмәткәрләре мәгариф учреждениеләрендә төрле кисәтү әңгәмәләре уздыралар, психотроп матдәләрнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңлаталар. Әмма укытучылар, сыйныф җитәкчеләре, әти-әниләрдән дә яшүсмерләргә, аеруча аларның үз-үзләрен тотышларына игътибарлы булуларын сорыйбыз.

-Хәзерге вакытта район үзәк дәваханәсе наркологында 23 кеше исәптә тора. Алар һәрдаим табибның һәм полиция хезмәткәрләренең күзәтүендә, - ди полициянең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе начальнигы Илгиз Әхәтов. - Бүгенге көнгә кадәр наркотиклар белән бәйле ике җинаять эше ачылды. Яшел Үзән районыннан Кукмарага килеп наркотик матдә - гашиш белән сату иткән хатын-кыз 4 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. Мамадыш-Кукмара юлында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган "ун"лы автомобиле шоферының машина салоныннан 9,57 грамм психотроп матдә табылган иде. Аңа исә 3,5 елга кадәр тоткынлыкта булырга туры киләчәк. Әлеге Нократ Аланы егете аша Казанда наркотик белән сату итүченең дә эзенә төшә алдык.

"Мәк" операциясе кысаларында Сазтамак, Ош.Юмья, Югары Шөн, Ташлы-Елга, Поч.Сутер авылларында, Түбән Казаклар авылы читендәге территориядә законсыз игелүче киндер мәйданнары ачыкланды һәм алар яндырып юкка чыгарылды.

Мәк яки киндер үскән җирләр, наркотик, психотроп, көчле тәэсир итә торган агулы матдәләр, синтетик наркотик тарату урыннары турында белүчеләрнең Россия эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең дежур частенә 02, 2-70-80, 2-65-06 номерларына шалтыратып хәбәр итүләре сорала. Шулай ук тәүлек дәвамында эшләүче наркоконтроль идарәсе һәм Татарстанның Эчке эшләр министрлыгының "Ышаныч телефон"нарына да 273-43-45, 052 номерлары белән хәбәр итәргә мөмкин.

Соңгы берничә елда хокук саклау органнары тарафыннан республикада 4 җинаятьчел наркооешма, 180нән артык җинаятьчел төркем ачыклана, 270 килограммнан артык героин алына. Наркотикларның үтеп керү юллары чикләнү, әлбәттә, аның бәясенә дә йогынты ясамый калмый - 2010 елда әлеге наркотикның бер граммы 1200 сум булса, 2014 елда 5900 сумга җитә. Агымдагы елда синтетик наркотикларны алу фактлары буенча республикада 800дән артык җинаять эше ачылган.

фото: http://1.dubrovno.schools.by/pages/613365880348

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk