17 октябрь 2014 яңалыклары
-
Район Башкарма комитеты җитәкчесе итеп конкурс нигезендә Димитриев Сергей Димитриевич сайлап куелды
Район Советының 38нче сессиясе үткәрелде. Анда Кукмара районы Башкарма комитеты җитәкчесен сайлау мәсьәләсе каралды. Сессия эшендә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы торак комиссиясе начальнигы Сергей Крайнов, Татарстан Президентының территорияләр белән эшләү буенча идарәсенең баш киңәшчесе Айрат Мифтахов катнашты. Район Башкарма комитеты җитәкчесе итеп конкурс нигезендә Димитриев...
-
“Зилант”та спорт ветераны Кадрия Заһидуллина истәлегенә өстәл теннисы буенча ачык район беренчелеге узды
Анда белем бирү учреждениеләрендә укучы 2000 елгы һәм яшьрәк 54 укучы, 18 спорт ветераны катнашты. Кызлар арасында 1, 3 урыннарны Гөлшат Галиева, Гөлназ Хәлиуллина (Мәмәшир мәктәбе), 2 урынны Әминә Тимерова (Аш-Буҗи мәктәбе) алды. Малайлар арасында 1 урынга Булат Гадиатуллин (беренче гимназия), 2 урынга Илсаф Шәяхкәмов (Мәмәшир мәктәбе), 3 урынга Булат...
-
Мең рәхмәт сиңа, мәктәбем!
Без инде 10нчы сыйныф укучылары. Узган уку елы безнең өчен бик тыгыз, шул ук вакытта бик күңелле, мавыктыргыч булды. Дәүләт җитәкчеләренең, директорыбыз Гомәр Хаҗиевнең, укытучыларыбызның, бераз үзебезнең тырышлыгыбыз белән өр-яңа мәктәп бусагасын атлап кердек, кунаклар кабул иттек. Узган уку елында без төп дәүләт имтиханнарына зур көч сарыф итеп әзерләндек. Тырышуларыбызның...
-
Ерык авыз (мәзәкләр)
Алар бик озак һәм бәхетле яшәделәр. Әмма көннәрнең берендә ире акчаның кая китүен, хатыны исә - каян килүен сорады. *** -Әни, әни, син миңа кармак аласыңмы? -Әлбәттә, улым, алырмын. Кармак та, көймә дә, мәңге айнымый торган балыкчы дуслар да - барысын да алырмын. Син дә әтиең кебек булырсың. *** Яңа...
-
“Буыннар казанышы” Халыкара фотолар бәйгесе бара
Мәдәни мирасны саклау фонды "Буыннар казанышы" дигән Халыкара фотолар бәйге баруы хакында хәбәр итә. Конкурс түбәндәге номинацияләрдә узачак: Тарихи мирас Рухи мира: тарих һәм бүгенге заман Сәяхәтләр Тетар һәм кино дөньясында Биосфера йөзе Актуаль репортаж Спорт. Фотоконкурсның җиңүчеләренә медальләр, дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылачак. Конкурсның төп премиясе - 150 мең...
-
Ютәлдән котылу өчен берничә киңәш
Ярты литр сөткә, кабыгын чистартмый гына яхшылап юып, турамыйча ике данә суган салырга һәм акрын утта сөтнең яртысы калганчы кайнатырга кирәк. Бераз суынгач, шуны балага эчертергә тырышыгыз. Киреләнсә, бераз бал кушып тәмләтергә дә ярый. Кыздырылган суган файдасы Эч катса, берничә туралган суган кыздырып ашарга кирәк. Файдасы шуңа ук була. Атланмаен...
-
Кукмара районында 90га якын егет солдат итеге киячәк
Көз - яшь егет-кызлар өчен олы тормыш юлына аяк басу чоры. Берәүләр өчен студент еллары башлана, егетләрнең исә күпчелеген армия хезмәте көтә. Рухи һәм физик яктан сыный торган чыныгу мәктәбен үтәргә туры киләчәк аларга. -Быел көзен районыбыздан туксанга якын егет солдат итеге киячәк,- ди район хәрби комиссариатының хәрби хезмәткә чакыру...