Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 30 сентябрь 2014 яңалыклары

    • 30 сентябрь 2014 - 10:54
      1 октябрьдә районыбыз пенсионерлары автобуста бушка йөриячәк
      1 октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан районыбызның барлык пенсионерлары да Кукмара поселогындагы җәмәгать транспортында бушлай йөри алачак. Әмма үзең белән пенсия таныклыгы булу шарт. фото: http://vostokmedia.com/n136840.html
      263
      0
      0
    • 30 сентябрь 2014 - 09:32
      Кукмарада караклар пенсионерларны талыйлар, сарык урлыйлар
      Соңгы вакытта районыбызда талау очраклары күбәйде. Угрыларның корбаннары булып күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр тора. Агымдагы елның 23 июнендә билгесез зат поселокның Ленин урамындагы йортларның берсенең биген ватып өй эченә уза һәм йокы бүлмәсендәге караватның матрас астыннан 86 яшьлек әбинең 28 мең сум акчасын урлый. 22 июльдә төнге сәгать уникенче яртылар...
      310
      0
      0
    • 30 сентябрь 2014 - 07:30
      Кукмараның салым инспекциясе “Ачык ишекләр” көне үткәрде
      Россиянең Татарстан Республикасы буенча 10нчы санлы районара салым инспекциясе салым түләүче физик затлар өчен "Ачык ишекләр" көне үткәрде. Әлеге чара кысаларында һәркем милек, җир һәм транспорт салымнарын исәпләү һәп түләү тәртибе хакында белә алды. Салым инспекциясе хезмәткәрләре кемнәрнең салым милке түләргә тиешлеге хакында, аның вакыты, куелган ставкалар һәм ташламалар белән...
      0
      0
      0
    • 30 сентябрь 2014 - 06:33
      Кукмарада газета-журналларга язылу ункөнлеге бара
      25 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр газета-журналларга язылу ункөнлеге бара. Кайбер вакытлы матбугат чараларына ташламалы бәяләрдән язылырга мөмкин. Барлык газетага язылучыларны да почта бүлекчәләренә чакырабыз, - дип хәбәр иттеләр Кукмара үзәк почтамтыннан. фото: http://sibinform.com/news/social/a26506.html
      376
      0
      0
    • 30 сентябрь 2014 - 05:18
      Кукмара көрәшчеләре республика беренчелегеннән беренче урынны алып кайтты
      Алабуга шәһәрендә 1996-1997 елларда туган яшь егетләр арасында "Татарстан яшьләре" газетасы призларына татар милли спорт көрәше буенча республика беренчелеге үтте. Ярыштан районыбыз командасы беренче урынны алып кайтты. Быел яз көне егетләр Чистайда узган Федерация Кубогы ярышларында җиңү яулаганнар иде. Бу юлы да аларга бәхет елмайды. Шәхси беренчелектә җиңүчеләр: 60 кг.га...
      318
      0
      0
    Реклама