10 сентябрь 2014 яңалыклары
-
ЮХИДИ җитәкчесе Манзарас мәктәбе укучылары белән очрашты (+фото)
"Игътибар - балалар!" кисәтү акциясе кысаларында ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов, Манзарас урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары янында булып, аларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында сөйләде. Укучылар инспекторга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Балаларга бүләкләр һәм яктылыкны кире кайтаручы беләзекләр таратылды.
-
Беслан вакыйгалары кабатланмасын
1 сентябрь - Белем көнендә Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә террорчыларның мәктәпне камап алуы белән бәйле вакыйганы, ун ел вакыт узуга карамастан, күпләр хәтерлидер әле. Әлеге җанөшеткеч фаҗигадә 300дән артык кешенең гомере өзелде, шуларның 186сы мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге бер гөнаһсыз сабый балалар иде. Экстремистлар һәм террорчылар беркемне дә - өлкәннәрне...
-
Тагын иминият взнослары турында
Пенсия кагыйдәләре шулкадәр еш үзгәрә, аңларга өлгереп булмый. Тупланма өлеш турында үзгәрешләрне без аңларлык итеп язсыннар иде. ШӘРИПОВА, Кукмара Бу ел 1967 елгы һәм аннан яшьрәкләргә тагын "сюрприз" алып килде. Соңгы вакытта кабул ителгән федераль законнар нигезендә аларның тупланма өлешне сайлау хокуклары барлыкка килде: аннан баш тартырга яки аны калдырырга...
-
Күкшелдә “Уйнагыз, гармуннар” дигән бәйрәм бик күңелле үтте
Ераклардан яңгыраган гармун тавышы Күкшел авылы халкын Зөлфәрит чишмәсе янына дәште. Кичәнең "Уйнагыз, гармуннар" дип аталуы да җисеменә туры килә: абый, бабайларның кулларында тальян, гармуннар иде. Ак яулыклы әби, апалар, яшь җилкенчәк балалар аһәңле көй-моңнар, матур җырлар тыңлап, күңел кылларын тибрәтеп ял иттеләр. Өлкәннәр белән нинди генә темага сөйләшсәң дә:...
-
Яратмасам, эшләмәс идем, ди 39 ел руль артында йөрүче Фәрит Муллануров
Без үскәндә кайсы малай шофер булу турында хыялланмады икән? Бу һөнәр бүген дә үзенең дәрәҗәсен югалтмады. Юллардагы ташкындай хәрәкәт машина йөртүчедән аеруча уяулык һәм осталык, кайчак бер мизгел эчендә карар кабул итеп өлгерүне сорый. Район газ эксплуатацияләү хезмәте шоферы Фәрит Муллануровта тәҗрибә җитәрлек: 1975 елдан бирле руль артында икән ул....
-
Районыбыз мәктәпләрендә “Финанс грамоталылыгы көне” Бөтенроссия акциясе узды
"Финанс грамоталылыгы көне" Бөтенроссия акциясе кысаларында районыбызның барлык белем бирү учреждениеләрендә әлеге темага ачык дәресләр, лекцияләр, мастер-класслар узды. Аларда банк, пенсия фонды, салым инспекциясе, казначылык бүлеге хезмәткәрләре, шәхси эшмәкәрләр, фермерлар, җирле үзадарә вәкилләре һәм башкалар катнашты. Салым инспекциясе белгечләре поселокның өченче һәм дүртенче мәктәпләрендә узган дәресләрдә "Салымнар ни өчен кирәк?",...
-
Кукмара район судында түгәрәк өстәл артында очрашу үткәрелде
Суд рәисе район газетасы мөхәррире һәм "Кукмара авазы" радиосы хезмәткәренең сорауларына җавап бирде, үзара хезмәттәшлек итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча эшлекле тәкъдимнәр кертелде.