Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Тагын иминият взнослары турында

    Пенсия кагыйдәләре шулкадәр еш үзгәрә, аңларга өлгереп булмый. Тупланма өлеш турында үзгәрешләрне без аңларлык итеп язсыннар иде. ШӘРИПОВА, Кукмара Бу ел 1967 елгы һәм аннан яшьрәкләргә тагын "сюрприз" алып килде. Соңгы вакытта кабул ителгән федераль законнар нигезендә аларның тупланма өлешне сайлау хокуклары барлыкка килде: аннан баш тартырга яки аны калдырырга...

    Пенсия кагыйдәләре шулкадәр еш үзгәрә, аңларга өлгереп булмый. Тупланма өлеш турында үзгәрешләрне без аңларлык итеп язсыннар иде.

    ШӘРИПОВА, Кукмара

    Бу ел 1967 елгы һәм аннан яшьрәкләргә тагын "сюрприз" алып килде. Соңгы вакытта кабул ителгән федераль законнар нигезендә аларның тупланма өлешне сайлау хокуклары барлыкка килде: аннан баш тартырга яки аны калдырырга була. Баш тарткан очракта эш бирүче күчерә торган барлык взнос (16 процент) иминият өлешенә китә.

    2014- 2015 елларда иминият взносларының иминият өлеше дә, тупланма өлеше дә булачак пенсияләрнең иминият өлешенә китә, ягъни эш бирүче күчергән иминият взнослары гражданнарның пенсия счетларында туплана. Пенсия вакыты җиткәч, барлык сумманы исәпкә алып пенсия билгеләнә. Эш бирүчеләр күчергән иминият взнослары хәзерге пенсионерларга пенсия түләүгә китә. Шулай итеп, Россия пенсия системасы буыннар бердәмлеге нигезендә яшьләр өлкән буынны пенсия белән тәэмин итә.

    Гражданнарның тупланган барлык акчалары саклана, инвестицияләнә (акча эшли, табыш китерә). Вакыт җиткәч, шушы табышларны да исәпкә алып, пенсия билгеләнә һәм түләнә. Кешенең акчасы югалмый.

    2015 елда хезмәт пенсиясе иминият пенсиясенә әйләнә һәм дәүләт тарафыннан гарантияләнә, инфляциягә карап, ел саен арта, ягъни иминият пенсиясенә карата инфляциядән саклау чаралары күрелгән.

    Реклама

    Тупланма өлеш дәүләт тарафыннан арттырылмый, инфляциядән сакланмаган акчаның бәясе төшеп, югалтулар да булырга мөмкин.

    Иминият өлеше тупланма өлешкә караганда тизрәк үсә. 2013 елда иминият өлеше 10,1 процентка, тупланма өлеше уртача 4,8 процентка, инфляция 6,5 процентка үскән.

    2004-2012 ел нәтиҗәләре буенча пенсия акчаларының үсеше дәүләтнеке булмаган пенсия фондларында инфляциядән түбәнрәк. Аларда 70 процентка якын акча тупланган. Уртача үсеш 2 проценттан 8 процентка кадәр, инфляция бу чорда 9,65 процент тәшкил итә. Тупланган акчаларның бәясе төшүе пенсиянең үлчәменә тискәре йогынты ясый.

    Пенсия акчаларының тупланма өлеше табышы турыдан-туры дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының һәм идарәче компанияләрнең ничек эшләүләренә бәйле, ягъни югалтулар да булырга мөмкин. 2008 елда бөтен дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары да югалту белән чыктылар. Соңгы елда дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының кайберләре 25 процентка кадәр югалту кичерделәр. Бу вакытта эш бирүче күчергән акча гына гарантияләнә.

    Дөньякүләм тәҗрибә шуны сөйли. Тупланма пенсияләр нигездә дәүләтнеке булмаган пенсия фондларында таралган, шул ук вакытта ул мәҗбүри түгел, ирекле, ул кешенең хосусый милке булып тора.

    Әлфинур САБИТОВА, район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе.

    фото: http://www.buhsoft.ru/?title=news2/display.php&id=127

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: