Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 3 сентябрь 2014 яңалыклары

    • 3 сентябрь 2014 - 10:01
      Кукмара мәдрәсәсе яңа уку елына укучылар кабул итә
      Укырга барлык теләүчеләр кабул ителә: балалар 11-12 яшьтән, олылар өчен яшь чикләнмәгән. Һәркем үзенә уңайлы уку вакытын сайлый ала (иртә, көндез, кич). Программада: ислам дине нигезләре, намаз уку тәртибе, әхлак, шәригать, гарәп язуы, изге Коръән һәм башка фәннәр. Башлангыч бүлектә дәресләр атнага 1-2 көн үткәрелә, уку вакыты - 3 ел...
      258
      0
      0
    • 3 сентябрь 2014 - 09:04
      Әсән-Елга бакчасында балалар иртәсе узды (+фото)
      Әсән-Елга балалар бакчасында Татарстан Республикасы, аның башкаласы Казан турында булган белемнәрне тирәнәйтү, республика белән горурлану хисләре тәрбияләү максатында "Гүзәл җирем минем - Татарстан!" дигән балалар иртәсе үткәрелде. Бәйрәмгә кунак итеп башлангыч сыйныф укучылары да чакырылган иде. Балаларга Казан шәһәренең үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләнде, презентация күрсәтелде. Бәйрәм уеннар, җыр-биюләр белән...
      501
      0
      0
    • 3 сентябрь 2014 - 06:53
      Кукмарада август аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 19 исерек шофер тоткарланган
      "Исереккә ау" операциясе кысаларында районыбызның ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә рейд оештырылды. Рейд вакытында исерткеч эчемлекләр кулланып рульгә утырган ике шофер тоткарланды. Август аенда исә 19 исерек шоферга беркетмә төзелгән булган. Аларны 1,5-2 елга кадәр транспорт йөртү таныклыгыннан колак кагу һәм 30-50 мең сум штраф көтә. фото: http://vkremlin.ru/incidents/primorskij-kraj_20.09.2013_846640_amerikanskij-diplomat-popalsja-na-pjanke-vo-vladivostoke.html
      249
      0
      0
    • 3 сентябрь 2014 - 05:25
      Районның өч җирлек башлыгына Татарстан Президенты машина ачкычлары тапшырды
      Муниципаль берәмлекләр арасында барган смотр-конкурска Республика көнендә нәтиҗә ясалды. Районның социаль-икътисадый үсешендә ирешелгән нәтиҗәләр өчен Березняк, Байлангар, Мәмәшир авыл җирлекләре башлыкларына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Шевроле-Нива" автомобильләренең ачкычларын тапшырды.
      217
      0
      0
    • 3 сентябрь 2014 - 04:28
      Кукмара үзенең һөнәрле, кәсепле халкы белән дан тота
      Соңгы елларда эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр саны да артканнан арта бара. Алар терлек асрый, яшелчә үстерә, икмәк һәм камыр ризыклары пешерә, башка төр азык-төлек, төзелеш материаллары, өй җиһазлары, йорт кирәк-яраклары җитештерә, халыкка сәүдә һәм башка төр хезмәтләр күрсәтә. Бүген районыбызда шәхси эшмәкәрләрнең һәм кече предприятиеләрнең саны 1300дән артып китә. Ә районыбыз...
      261
      0
      0
    Реклама