Реклама
Соңгы елларда эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр саны да артканнан арта бара. Алар терлек асрый, яшелчә үстерә, икмәк һәм камыр ризыклары пешерә, башка төр азык-төлек, төзелеш материаллары, өй җиһазлары, йорт кирәк-яраклары җитештерә, халыкка сәүдә һәм башка төр хезмәтләр күрсәтә. Бүген районыбызда шәхси эшмәкәрләрнең һәм кече предприятиеләрнең саны 1300дән артып китә. Ә районыбыз...
Соңгы елларда эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр саны да артканнан арта бара. Алар терлек асрый, яшелчә үстерә, икмәк һәм камыр ризыклары пешерә, башка төр азык-төлек, төзелеш материаллары, өй җиһазлары, йорт кирәк-яраклары җитештерә, халыкка сәүдә һәм башка төр хезмәтләр күрсәтә. Бүген районыбызда шәхси эшмәкәрләрнең һәм кече предприятиеләрнең саны 1300дән артып китә.
Ә районыбыз горурлыгы булган металл савыт-сабалар заводы, киез итек-киез комбинаты, тегү фабрикасы продукциясе инде күптән республика чиген үтеп чыкты. Кукмара табаларын чит илләрдә дә яратып кулланалар.
1990-2000 елларда үзгәртеп кору шаукымы, оптимальләштерү сәясәте нигезендә яки банкротлыкка чыгу сәбәпле, районда эшләп килүче күп кенә оешмалар ябылды. Әмма тормыш бер урында таптанмый: алар урынына яңа төзелеш, производство оешмалары, кече предприятиеләр калкып чыкты. Кайберәүләрдән: "Нигә Кукмарага башка район оешмалары килеп эшли, үзебезнекеләргә дә эш җитми бит", - дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Бу да - заман таләбе: хәзер дәүләт заказы нигезендә башкарылучы һәрбер эшкә аны үтәүчеләр конкурс нигезендә сайлап алына, әлеге конкурста һәр эшмәкәр катнашырга хокуклы.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз