6 август 2014 яңалыклары
-
Өлге авылында себер түләмәсе (себер язвасы) ачыкланды һәм юк ителде (+фото)
Безнең районда себер түләмәсе (себер язвасы) авыруы соңгы тапкыр 1987 елда "Гигант" хуҗалыгында теркәлгән булган. Ул чакта атны тунаганда бер кешегә авыру малдан себер түләмәсенең бацеллалары йога. Һәм менә 27 елдан соң районыбыз территориясендә тагын әлеге авыру баш калкытты. Өлге авылында яшәүче 49 яшьлек Г. 4 августта район үзәк дәваханәсенә...
-
Кукмара суд залында мошенниклык эше каралды
Сабак алырмы? Күптән түгел Кукмара район судында мошенниклык буенча эш каралды. Сабада яшәүче элек тә хөкем ителгән Г.Р. эш урыныннан файдаланып, алдау юлы белән чит кеше мөлкәтен урлый. 24 яшьлек Г. Кукмарадагы "Евросеть" салонында консультант булып эшли. Узган елның 26 маенда ул әле күптән түгел генә биредә кәрәзле телефоны өчен...
-
"Кабатланмас мизгел" фотолар бәйгесе бара
"Кабатланмас мизгел" бәйгесенә фотолар килүе дәвам итә. Әлеге фотоны Кукмарадан Вәсилә Хафизова алып килде.
-
Районыбызда күпме сөт савалар?
Сөт җитештерү буенча районыбыз, Әтнә, Балтач, Саба районнарыннан гына калышып, республика буенча дүртенче урында бара. Бүгенге көндә бер сыердан уртача көнлек савым 16 литр тәшкил итә. Вахитов исемендәге, "Урал", "Восток" хуҗалыкларында бу күрсәткеч 20 килограммнан да артып китә. Район хуҗалыкларында беренче яртыеллыкта 27 мең тонна сөт җитештерелде, бу узган елның...
-
Кукмараның Җиңү паркында халык җыены була
9 август, шимбә көнне поселокның Җиңү паркы каршындагы мәйданда төрле чаралар оештырыла. Программада: яшь башкаручыларның "Татар моңы" халыкара телевизион конкурсы лауреаты Фәрит Фәйзрахманов катнашында балалар сәнгать мәктәбе укучылары концерты, физкультурачылары көне уңаеннан яшь спортчыларның күрсәтмә чыгышлары, чәчәкләр күргәзмәсе, халык җыены, үзешчән сәнагтьтә катнашучыларның чыгышлары. Чаралар сәгать 10да башлана. фото http://www.dpni.org/articles/novosti__d/38302/
-
Авыл хезмәтчәннәре сәгатькә карамыйлар (+фото)
Урып-җыюның сыйфатын тикшерү максатыннан оештырылган контроль группасы белән берлектә "Тукай" агрофирмасында булып кайттык. Авыл хуҗалыгында саллы тәҗрибә туплаган, тынгысыз йөрәкле ветераннар Мияссәр Мансуров белән Равил Нигъмәтҗановларның күз уңаеннан бернәрсә дә читтә калмый. -Идарә бинасы яннарын чүп үләннәреннән чистартыр вакыт җиткән, - дип, килә-килешкә хуҗаларны "чеметеп" алдылар алар. Ә техника эшләгән...
-
Янгыннар зур зыян китерә
Ел башыннан безнең районда 26 янгын чыкты, аларда 7 кеше вафат булды, 3 миллион 317 мең сумлык зыян килде. Июль аенда исә районда 7 янгын чыгу очрагы теркәлде. Янгын вакытында 6 кеше һәлак булды. Матди зыян 524 мең сумны тәшкил итә. фото http://compact.chatadelic.net/user/62190/photos/42756
-
Кемнең кулы “кычыта”? (+фото)
Төнге караңгылык иңгәч, Кукмара яшьләренең урамнарда ниләр майтарып йөрүләрен әти-әниләре күзаллыйлармы икән? Юктыр, мөгаен. Һәркемнең үз баласын балдан татлы, яхшыдан-яхшы итеп кенә күрәсе килә бит. Ә менә Степан Разин, Чернышевский, Чехов, Эшчеләр тыкрыгы урамнарында, тимер юл вокзалы тирәсендәге тугыз данә юл билгесен кем шушындый дәрәҗәгә китерде икән?! Бу эшләрне күрше...