Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Өлге авылында себер түләмәсе (себер язвасы) ачыкланды һәм юк ителде (+фото)

Безнең районда себер түләмәсе (себер язвасы) авыруы соңгы тапкыр 1987 елда "Гигант" хуҗалыгында теркәлгән булган. Ул чакта атны тунаганда бер кешегә авыру малдан себер түләмәсенең бацеллалары йога. Һәм менә 27 елдан соң районыбыз территориясендә тагын әлеге авыру баш калкытты. Өлге авылында яшәүче 49 яшьлек Г. 4 августта район үзәк дәваханәсенә...

Безнең районда себер түләмәсе (себер язвасы) авыруы соңгы тапкыр 1987 елда "Гигант" хуҗалыгында теркәлгән булган. Ул чакта атны тунаганда бер кешегә авыру малдан себер түләмәсенең бацеллалары йога. Һәм менә 27 елдан соң районыбыз территориясендә тагын әлеге авыру баш калкытты.

Өлге авылында яшәүче 49 яшьлек Г. 4 августта район үзәк дәваханәсенә мөрәҗәгать итә. Бармагы, кулы кутырлаган, култык астындагы лимфаузелы шешкән, температурасы югары була аның. 26 июльдә бер авылдашында тана суйганын да әйткәч, клиник билгеләре буенча себер түләмәсенә туры килә дип, баш табиб Равил Халиев авыруны шунда ук Казандагы инфекция дәваханәсенә озата. Ә ветеринария берләшмәсенең баш табибы Николай Андреев хуҗалыктагы итнең бер өлешен анализга алып республика ветеринария лабораториясенә җибәрә. Баш табиб ялгышмый, Г.да себер түләмәсенең тире формасы авыруы раслана.

-Әлеге авыру кешегә үтеп кергәннән соң, уртача 8-10 көн эчендә үзен сиздерә башлый, - ди "Роспотребнадзор" идарәсенең территориаль бүлек җитәкчесе урынбасары Ринат Сабирҗанов. - Г. бармагында яра була, бацеллалар авырту малдан шуның аша кергән дигән фикер бар. Аның белән бергә мал эшкәрткән кешеләр дә, бу хуҗалыкта яшәүчеләр дә, барлыгы -19 кеше тикшерелде. Аларда әлеге авыруның билгеләре табылмады, әмма алар күзәтү астында.

Бәхеткә, соңгы 3 елда Өлгедә авыл көтүе чыкмый икән инде, шуңа күрә әлеге мал күп урында үзенең инфекциясен таратмагандыр дигән ышаныч бар. Авырлыгы 260 килограмм чамасы булган тана да арканда була. Малда кичке якта авыру билгеләре сизелми, иртән исә хуҗалар аның "кәефсез" булуын күреп, гаиләгә зыян китермәс өчен, аны иткә дип суярга булалар. Малны эшкәрткәндә дә аның талагының зур булуына артык игътибар бирмиләр. Үзләре әйтүенчә, хуҗалар тананың итен беркемгә дә сатмыйлар, суыткычка куялар. Бер өлешен пешереп ашыйлар.

Белгечләр әйтүе буенча югары температурада себер түләмәсенең инфекциясе юкка чыга. Г. да табибларга вакытында мөрәҗәгать итә, шуның һәм тиешле комплекслы дәвалану алу нәтиҗәсендә аның тормышына бүген куркыныч янамый, - диләр табиблар.

- Әлеге хәбәр алынуга барлык җаваплы оешмалар тарафыннан күмәк эш башланды, урында ук санитар эпидемиологик көрәшкә каршы комиссиянең күчмә утырышы үткәрелде. -ди районның баш санитар табибы Ринат Сабирҗанов сүзен дәвам итеп .- Республика ветеринария берләшмәсе җитәкчесенең урынбасары Андрей Никитин җитәкчелегендә тиз арада бу хуҗалыкта инфекция чыганагын юкка чыгару эшләре җәелдерелде, дезинфекция ясалды. Суыткычтагы ит юк ителде, мал торган абзарның такта өлеше сүтелде, мал салган урында җирнең 25 сантиметр катламы алынды.

Безнең район территориясендә 53 җирдә себер түләмәсе авыруы булган хайваннарны күмү урыны, 33 үләт базы бар. Аларның барысы да киртәләп алынган. -Кызганычка каршы еллар узса да моннан дистәләрчә ел элек күмелгән инфекция барыбер куркыныч чыганак булып кала бирә. Себер түләмәсенең споросы 100 елга кадәр сакланырга мөмкин. Үләт базларына кадәр бер чакрым ара санитар зона булып исәпләнелә: бу территориядә бернинди казу эшләре башкару, җир эшкәртү, мал йөртү ярамый, - ди "Россельхознадзор"ның идарәсенең дәүләт инспекторы Рәшит Хәйруллин.

Әйтүләренчә, бу авылда себер түләмәсе күмелгән баз яныннан кирәк чакта ком алынган, әлеге мал да аңа ярты чакрымлап ераклыкта арканланган булган. Хайван бу инфекция белән шунда зарарланган дигән фикер дә бар. Әлеге тирәлектән алынган җир катламы Казан Фәнни тикшеренү институтына тикшерүгә җибәрелгән, әлеге тана арканланган, ул йөргән җирләр берничә тапкыр дезинфакцияләнгән. Хуҗалыктан сүтеп алынган такталар, малның ите, эч-башы, туфрак яндырылган, кыскасы инфекция чыганагы юк ителгән.

Малны хуҗа кеше үзе Поч. Кучук авылыннан май ае ахырында сатып алган була, ә саткан кеше аны кайчандыр үз авылларында машина белән сатып йөрүчеләрдән ала. Шуңа күрә, асрар, симертер өчен мал алганда сак булыгыз. Алыпсатарларның малларның кемнән, каян алганы билгесез бит.

Бүгенге көндә Өлге авылы 20 августка кадәр карантинда дип игълан ителгән. Авыл үзәгенә машиналарга керү-чыгу тыелган. Карантин игълан ителгән урынга хезмәт күрсәтүче техника кергәндә һәм чыкканда яхшылап дезинфекцияләнә.

Өлге авылындагы 80 баш мөгезле эре терлек, 9 ат, 240 тан артык сарык малына ветеринария хезмәткәрләре тарафыннан себер түләмәсенә каршы вакцинация ясалган.

Малларда себер түләмәсенең беренче билгеләре:

-хәлсезлек;

-селәгәе агып тору;

-тән температурасы күтәрелү( күзе кызара).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk