Сөт җитештерү буенча районыбыз, Әтнә, Балтач, Саба районнарыннан гына калышып, республика буенча дүртенче урында бара. Бүгенге көндә бер сыердан уртача көнлек савым 16 литр тәшкил итә. Вахитов исемендәге, "Урал", "Восток" хуҗалыкларында бу күрсәткеч 20 килограммнан да артып китә. Район хуҗалыкларында беренче яртыеллыкта 27 мең тонна сөт җитештерелде, бу узган елның...