Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 22 июль 2014 яңалыклары

    • 22 июль 2014 - 16:33
      Ядегәрдәге фаҗигале төн
      Шимбәдән ялга каршы төндә Ядегәр авылында булган янгында алты кешенең гомере өзелде. Җиденчесе, әле туарга да өлгермәгән сабый әнисе Рузилә белән бергә бакыйлыкка күчте. Кешене язмыш йөртә, дигән сүзгә ышанмас җиреңнән ышанырсың. Инде күптәннән әнисе Зөлфияне күрмәгән Рузилә бу көнне ире Искәндәр белән бер генә көнгә Ядегәргә кунакка кайтмаган булса,...
      566
      0
      0
    • 22 июль 2014 - 11:54
      Нормабашта балалар өчен мәйданчык төзелде (+фото)
      Булдырганнар, нормабашлылар! Клуб каршындагы мәйданда авыл халкы һәм әти-әниләр көче белән балалар өчен менә дигән уен һәм спорт мәйданчыгы барлыкка килгән. Комлыгы да, таганнары, лабиринт, шугалак, баскычлы корылмалар, хәтта шугалагы да бар. Иске карават башлары, тәгәрмәчләр, тимер, калайлар - кыскасы, кул астында ни бар, барысы да мәйданчык төзүгә тотылган. Шомартып,...
      436
      0
      0
    • 22 июль 2014 - 10:58
      Зур Сәрдек участок дәваханәсенең элеккеге табибы хәзер дә халыкка ярдәм күрсәтүдән авырсынмый
      Акыл иясе Әбугалисина: "Табибта лачын күзе, нәфис кыз куллары, елан зирәклеге һәм арыслан йөрәге булырга тиеш," - дип язып калдырган. Озак еллар Зур Сәрдек участок дәваханәсен җитәкләгән, бүгенге көндә ялда булып та, халыкка ярдәм күрсәтүдән туктамаган табиб Илгиз Бәдретдинов нәкъ шундый. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, көн белән төнне аямыйча кеше...
      428
      0
      0
    • 22 июль 2014 - 09:37
      Ядегәр авылында янгында һәлак булучыларны соңгы юлга озаттылар
      20 июльгә каршы төндә Ядегәр авылында коточкыч фаҗига булу хакында хәбәр иткән идек инде (http://kukmor-rt.ru/tt/hbrl/item/7535-kukmara-rayonyinda-kotochkyich-fa%D2%97iga-altyi-keshe-%D2%BB%D3%99lak-bulgan.html). Төнге сәгать икеләр тирәсендә Ядегәр авылының Гагарин урамындагы бер йортта янгын чыгып, анда алты кешенең гомере өзелде. Җиденчесе, әле туарга да өлгермәгән сабый әнисе Рузилә белән бергә бакыйлыкка күчте. Бүген Ядегәр авылында янгын вакытында һәлак...
      461
      0
      0
    • 22 июль 2014 - 09:01
      Район халкын Татарстан Республикасы прокуроры кабул итәчәк
      Гражданнар игътибарына! 29 июльдә Татарстан Республикасы прокуроры Нафиков Илдус Сәидович район прокуратурасы бинасында (Ленин урамы, 40 йорт) гражданнарны кабул итәчәк. Кабул итүгә алдан язылу өчен район прокурорына мөрәҗәгать итү сорала. Телефон: 2-85-22. фото: http://sterlitamak.ru/news/city/273603.php%22%22?PAGEN_1=7
      418
      0
      0
    • 22 июль 2014 - 07:23
      Ураза турында хәдисләр
      Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с.) әйтте: "Ураза тоткан кешенең йокысы - гыйбадәт, эндәшмәве - тәсбих, гамәле даими, догасы кабул ителгән, ә гөнаһысы гафу ителгән булыр". "Ураза тотучыны сөендереп кәефен күтәрәчәк ике нәрсә бар. Берсе - ифтар вакытында уразадан чыкканда сөенү, икенчесе - Раббысына кавышкан вакытта уразаның савабы белән сөенү". "Ураза тотучы кешенең...
      2808
      0
      0
    • 22 июль 2014 - 05:17
      Байлангар мәктәбендә янгын куркынычсызлыгы таләпләренең ничек үтәлүе тикшерелгән
      Биредә үткән елда табылган кимчелекләр тулысынча бетерелгән: түбәнең агач өлешләре янгынга каршы состав белән эшкәртелгән, фотолюминесцент материаллар кулланып, кешеләрне эвакуацияләү планы эшләнгән, җаваплы кешеләрне һәм тәүлек буе сакта торучы хезмәткәрләрне янгын-техник минимумы программасы буенча укыту оештырылган. Көндәлек янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлә. Бу чараларны үткәрүдә янгын күзәтчелеге бүлегенең дә ярдәме булган,...
      447
      0
      0
    • 22 июль 2014 - 03:52
      Яңа Сәрдек мәчетендә ифтар мәҗлесе уздырылды
      Рамазан аенда мәчетләрдә, шәхси йортларда ифтар ашлары үткәрүгә зур игътибар бирелә. Яңа Сәрдек авылы мәчетендә үткәрелгән ифтар мәҗлесендә дин әһелләре, авыл халкы, район җитәкчеләре, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты. Әлеге кичәдә укылган Коръән аятьләре, үтемле вәгазьләр күңелләрдә урын алды, бирегә җыелган яшьләр дә өлкәннәрнең сүзләренә битараф калмаслар, дип...
      475
      0
      0
    Реклама