Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ядегәрдәге фаҗигале төн

Шимбәдән ялга каршы төндә Ядегәр авылында булган янгында алты кешенең гомере өзелде. Җиденчесе, әле туарга да өлгермәгән сабый әнисе Рузилә белән бергә бакыйлыкка күчте. Кешене язмыш йөртә, дигән сүзгә ышанмас җиреңнән ышанырсың. Инде күптәннән әнисе Зөлфияне күрмәгән Рузилә бу көнне ире Искәндәр белән бер генә көнгә Ядегәргә кунакка кайтмаган булса,...

Шимбәдән ялга каршы төндә Ядегәр авылында булган янгында алты кешенең гомере өзелде. Җиденчесе, әле туарга да өлгермәгән сабый әнисе Рузилә белән бергә бакыйлыкка күчте.

Кешене язмыш йөртә, дигән сүзгә ышанмас җиреңнән ышанырсың. Инде күптәннән әнисе Зөлфияне күрмәгән Рузилә бу көнне ире Искәндәр белән бер генә көнгә Ядегәргә кунакка кайтмаган булса, яшь пар исән калган булыр иде. Сәвия әбиләрендә көн-төн яткан кечкенә Айзат белән Айрат та бу кичтә әбисендә куна калган булсалар, шулай ук бүгенге көндә йөгереп уйнап йөрерләр иде. Инфаркт булу сәбәпле, әле кайчан гына дәваханәдә булган йорт хуҗасы Рөстәмне дә үлем үз өендә сагалап торган...

Фаҗига булган төндә бу йортта алты кеше, бер-берсенә тыныч йокы теләп, йокларга яталар һәм башка уянмыйлар инде: Рөстәм Волков, аның хатыны - Зөлфия Абдуллина, аларның уртак балалары - быел беренче сыйныфка укырга барырга тиеш булган Айрат һәм 5 яшьлек Айзат, Зөлфиянең кызы - 18 яшьлек Рузилә белән аның ире Искәндәр.

Зөлфиянең ике улы - Илгиз белән Илназ исә кич йөреп, әле өйләренә кайтырга, йокларга ятарга өлгермиләр. Бер ай элек кенә гаилә корып җибәргән олы улы Илфат Казанда яши, төзелештә эшли. Хатыны әйтүенчә, бу кичне ул да Ядегәргә кайтырга планлаштырган була, әмма соңрак эшендә калырга уйлаган.

Газета укучыларга аңлаешлырак булсын өчен иң элек алты бала әнисе, 40 яшьтә гомере өзелгән Зөлфиянең тормыш юлы белән кыскача таныштырып китәргә булдым.

Ядегәр авылында туып-үскән, фермада сыер сауган, соңгы елларда авылда сөт җыючы булып эшләгән Зөлфия 1990 елда улы Илфатны, дүрт елдан соң икенче улы Илгизне алып кайта. Тора-бара Зөлфия Шәмәрдән бистәсендәге Рим исемле бер ир-егет белән кавыша. Аннан кызы Рузилә, улы Илназ туа. Илназга хәзер 17 яшь, Янилдәге аграр көллияттә укый. Рузилә исә Арча районының Түбән Оры авылында яшәүче Искәндәр исемле егеткә кияүгә чыга. Сентябрь аенда ир бала табасы була ул. Алга китеп шуны да әйтим, Искәндәрнең "В контакте" челтәрендәге шәхси битендә "Тизрәк 13 сентябрь җитсен иде инде" дигән язу тора. Мөгаен, УЗИ сабыйның туу вакыты дип шул көнне күрсәткән булгандыр.

Зөлфия ниндидер сәбәпләр аркасында Рим белән аерылышып кире авылына кайта. Әмма Римнең туганнары белән аралары өзелми аларның. Шушы көнгә кадәр элеккеге бием белән биатасын Зөлфия "Әни, әти "дип йөртә, Рузилә дә "Шәмәрдән әбисе"ндә еш кунак була.

Авылга кайткач, Зөлфия үзеннән 7 яшькә кече Рөстәм белән очраша башлый.

Хәтерләсәгез, моннан дистә еллар чамасы элек "Восток" хуҗалыгының данлыклы сыер савучысы булган Сәвия апа Мөхәммәтҗанованың исеме Мактау тактасыннан төшми иде. Рөстәм - аның улы, дөресрәге, уллыкка алган баласы.

-Мин Казандагы дәваханәдән алып кайтканда Рөстәм алты көнлек кенә иде әле, -дип күз яшьләре аша сөйли Сәвия апа (фоторәсемдә). - Аңа 4 яшь тулгач, ирем үлде. Рөстәмне өйдә берүзен калдыра алмаганлыктан, иртәнге сәгать өчтә уятып, үзем белән фермага алып китә идем, шунда салам өстендә ятып йоклый иде балакаем. Торгач, миңа ияреп, сыер җилемнәрен тарткалап йөргән булды. Минем шулай интеккәнемне күреп, бер ир кешегә димләделәр. Аннан ике улым, бер кызым туды. Сигез яшьлек улым суга батып үлде. Ул ирем дә вафат булды, хәзер менә Рөстәмем дә юк инде.

Сәвия апа үзе сөйли, үзе шуның кадәр кайгыларга түзә алмыйча, үксеп елый.

Рөстәм "алтын куллы" кеше була. Армиядән кайткач колхозда эшли, берничә елдан Казанга китә. Кол Шәриф мәчетен төзүдә башыннан ахырына кадәр катнаша, аннан соң Казан Кремлен төзекләндерүгә алына. Соңгы елларда да Казандагы төзелешләрдә эшли. Инфаркт алу гына аны бераз туктатып тора, әмма сихәтләнүгә, тагын шунда китәргә планлаштыра.

Зөлфия белән гаилә коргач, алар "Ана капиталы" акчасына шушы йортны алалар. Халык телендә "финский" дип йөртелүче бу өй күптән тузган була инде. Шуңа күрә гаилә әлеге нигездә йорт салырга җыена. Ишегалдында әйбәтләп өелгән ташлар, янгын вакытында кара көйгән сайгак-такталар яңа йортка дип әзерләп куелган булган. Капка-коймаларны да Рөстәм тимердән, төсле калайдан яхшылап эшләгән. Зөлфиянең дә чиста-пөхтә хуҗабикә булганлыгы күзгә ташлана - ишегалдында аунап яткан берни дә юк, ә Рөстәмнең уңган куллары белән калайдан әйләндереп алынган яшелчә бакчасында ник бер чүп әсәре булсын. Йодрык-йодрык суганнар, инде тулыша башлаган кәбестә, помидорлар биредә хезмәт сөйгән гаилә яшәгәнлеген сөйли. "Кичә генә бер табак помидор җыеп кергәннәр иде", -ди Сәвия апа. Каз, чебиләр алып үстергән була Зөлфия. Алары исән кала, ишегалды тутырып йөргән әтәч-тавыклар исә янгында үләләр.

Әлеге нигезгә баргач, биредә әле кичә генә шау-гөр килеп зур гаилә яшәгәнлегенә ышанасы да килми. Кая карама - кап-кара кисәүләр, балаларның кечкенә велосипедлары аунап ята, җил ул якка исмәгәнлектән, бары тик мунчага гына берни булмаган.

-Без уянып чыкканда йортны ялкын камап алган, янына якын килерлек түгел иде,- ди Рөстәмнәрнең күршеләре Рәүф абый Фатыйхов. - Алар бу нигезгә ике-өч ел элек күченгәннәр иде. Ут чыкканын күрүгә, бөтен күрше-тирәләрне уяттык. Бик кызганыч, коткарып кала алмадылар. Кеше белән аралашып яши торган, тәртипле генә гаилә иде.

-Кичтән генә Айрат белән Айзат мине эзләп су буена төшкәннәр иде, -дип сүзен дәвам итте Сәвия апа. - "Иртәгә әни белән Кукмарага барып, миңа мәктәпкә барырга киемнәр алабыз", -дип сөенечен белдерде.

Әлеге фоторәсемдәге балалар - Айрат белән Айзатка яшисе дә яшисе иде бит әле.

Язманы тулысы белән "Хезмәт даны" газетасының 23 июль саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk