Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ядегәр авылында янгында һәлак булучыларны соңгы юлга озаттылар

20 июльгә каршы төндә Ядегәр авылында коточкыч фаҗига булу хакында хәбәр иткән идек инде (http://kukmor-rt.ru/tt/hbrl/item/7535-kukmara-rayonyinda-kotochkyich-fa%D2%97iga-altyi-keshe-%D2%BB%D3%99lak-bulgan.html). Төнге сәгать икеләр тирәсендә Ядегәр авылының Гагарин урамындагы бер йортта янгын чыгып, анда алты кешенең гомере өзелде. Җиденчесе, әле туарга да өлгермәгән сабый әнисе Рузилә белән бергә бакыйлыкка күчте. Бүген Ядегәр авылында янгын вакытында һәлак...

20 июльгә каршы төндә Ядегәр авылында коточкыч фаҗига булу хакында хәбәр иткән идек инде (http://kukmor-rt.ru/tt/hbrl/item/7535-kukmara-rayonyinda-kotochkyich-fa%D2%97iga-altyi-keshe-%D2%BB%D3%99lak-bulgan.html). Төнге сәгать икеләр тирәсендә Ядегәр авылының Гагарин урамындагы бер йортта янгын чыгып, анда алты кешенең гомере өзелде. Җиденчесе, әле туарга да өлгермәгән сабый әнисе Рузилә белән бергә бакыйлыкка күчте.

Бүген Ядегәр авылында янгын вакытында һәлак булучыларны җирләделәр. Район җитәкчелеге фаҗига уңаеннан әлеге гаиләнең туганнары, якыннарының авыр кайгысын уртаклашып, мәрхүмнәрне җирләү чыгымнарын үз өстенә алды.

Кукмара янгын күзәтчелеге бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, алты кешенең гомерен өзгән янгын чыгу сәбәбен тикшерү дәвам итә. Ут тәмәке белән саксыз эш итүдән яки ут чыбыкларының төзексезлегеннән чыккан, дигән фараз бар.

фото: http://feewret.com/Publikacii/Romantika/2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk