Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Зур Сәрдек участок дәваханәсенең элеккеге табибы хәзер дә халыкка ярдәм күрсәтүдән авырсынмый

Акыл иясе Әбугалисина: "Табибта лачын күзе, нәфис кыз куллары, елан зирәклеге һәм арыслан йөрәге булырга тиеш," - дип язып калдырган. Озак еллар Зур Сәрдек участок дәваханәсен җитәкләгән, бүгенге көндә ялда булып та, халыкка ярдәм күрсәтүдән туктамаган табиб Илгиз Бәдретдинов нәкъ шундый. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, көн белән төнне аямыйча кеше...

Акыл иясе Әбугалисина: "Табибта лачын күзе, нәфис кыз куллары, елан зирәклеге һәм арыслан йөрәге булырга тиеш," - дип язып калдырган.

Озак еллар Зур Сәрдек участок дәваханәсен җитәкләгән, бүгенге көндә ялда булып та, халыкка ярдәм күрсәтүдән туктамаган табиб Илгиз Бәдретдинов нәкъ шундый. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, көн белән төнне аямыйча кеше сәламәтлеге өчен көрәшүче, эчкерсез, ихлас күңелле Илгиз абыйның үз хезмәте өчен бер тиен акча сорамавы күпләрне гаҗәпләндерә. Ул эшләгән елларны олы апалар әле дә сагынып:

-Ул кулларыбызны тотып, аркаларыбыздан сөеп хәлебезне сорауга, сызлануларыбыз җиңеләя иде. Безнең өчен - нәкъ менә гади халыкка Ходай тарафыннан җибәрелгән фәрештәгә тиң иде ул, - дип искә алалар.

Ул әле дә безнең район кешеләрен генә түгел, читтән эзләп, ишетеп килүчеләрне дә үз өендә авырсынмыйча кабул итә. "Сәламәтлекне Ходайдан сорагыз, без ярдәмчеләр генә", - дип әйтергә ярата. Безнең сәламәтлек турында кайгырткан, тормышка өр-яңа ышаныч-өметләр уятып, канатлар үстерә белүче табибның үзенә дә саулык телибез. Аңа мактаулы исемнәр дә, орден-медальләр дә кирәк түгел. Халык мәхәббәте, ихтирамы барысыннан да өстен.

Фәридә ХИСАМОВА

фото: http://www.image.kg/images/2013/04/22/?C=M;O=A

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X