20 июль 2014 яңалыклары
-
Кукмара районында коточкыч фаҗига: алты кеше һәлак булган
Бүген, 20 июльдә, төнге сәгать өченче яртылар тирәсендә, районыбызның Ядегәр авылында коточкыч фаҗига була, авылдагы йортларның берсендә янгын чыга. Татарстан Республикасы буенча Россия Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Марат Нәҗипов сүзләренә караганда, янгын сүндерүчеләр тарафыннан янгын сүндерелеп, берникадәр вакыт узганнан соң, фаҗига урынын тикшергән вакытта һәлак булучыларның гәүдәләре...
-
Кара Елгада кече авыл бәйрәме узды
Зурлап Сабан туйларын уздырганнан соң, авыл мәйданнары тынып калды. Тик күңелләрдә бәйрәмнең матур мизгелләре яши, күңелле очрашулар күз алдыннан китми. Бәйрәм җитми калган кебек булып йөргән көннәрдә, Кара Елга авылының су буена халык Кече авыл бәйрәменә җыелды. Бригада җитәкчесе Мәүлет Билалов бәйрәм буласы урынны тәртипкә китергән, утыргычлар җитәрлек куелган, чәй...
-
Төнге фаҗига (булган хәл)
Озак еллар узса да, йөрәгемә тынгылык бирмәгән бу фаҗига, күпме генә тырышып та, онытылырга теләмәде. Кичке аш өстәле тирәсенә түгәрәкләп утырган гаилә әгъзаларына уйчан күзләре белән карап, гаилә башлыгы һәркайсын барлап чыкты. Үткән гомер... Бары 2 көн элек кенә 50 яшьлек юбилеен күңелле итеп, шаулатып үткәреп җибәрделәр. Мактау, олылау сүзләре,...
-
Индоүрдәк гади үрдәккә караганда азрак ашый, диләр кукмаралылар
Соңгы елларда кукмаралылар арасында индоүрдәк үстерүчеләр саны шактый артты. Мускус үрдәген халык "индоутка" дип йөртә. Аның ите майсыз, шуңа ул диетик санала. "Индоүрдәк" гади үрдәккә караганда азрак ашый. Яраткан ризыгы - кукуруз. Мускус үрдәге башка кош-корт белән дус түгел, шуңа күрә аңа торакны аерым әзерләргә тырышыгыз. Ул ялтыравык әйберләргә кызыга,...
-
Кукмаралылар урып-җыюга әзер
Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан килгән комиссия район хуҗалыкларында һәм агрофирмаларда игеннәрне урып-җыюга хәзерлек барышын тикшерде. Комиссия әгъзалары комбайн парадларында катнашып, уракта катнашачак техниканың хәзерлеген энә күзеннән үткәрделәр, булган кимчелекләрне төзәтү турында күрсәтмәләр бирделәр. Шулай ук ындыр табакларында ашлык эшкәртүче механизмнарның торышы белән таныштылар. Кукмаралылар урып-җыюга әзер - комиссия...
-
Сеңлемә ярдәм итсәгез иде, дип мөрәҗәгать итә бер райондашыбыз
Сеңлем Нурзия Әскәрова, үткән елда улы вафат булганнан соң, Бакчасарай авылында ялгызы яши. Йортының түбәсе искергән, көчле җил вакытында шиферы коела. Сеңлемнең аны ремонтлау өчен мөмкинлеге юк: пенсиясе җиде мең сум гына. Мин дә булыша алмыйм, җитмеш яшь инде миңа. Бәлки, сеңлемә ярдәм итүчеләр табылыр? Апасы Гөлсөяр Закирова, Кукмара фото:...