Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 4 июнь 2014 яңалыклары

    • 4 июнь 2014 - 12:33
      Кукмарада футбол кыры ачылды
      Аның мәйданына урнаштырылган 8 миллион 500 мең сумлык чимал - 5 мең 400 квадрат метр зурлыктагы ясалма чирәм, мәрмәр таш кыйпылчыклары һәм кварцлы ком -"Бердәм Россия" партиясе бүләге. -Мин Кукмара 2нче урта мәктәбендә укыганда әлеге стадионда ГТО нормаларын тапшырдым, чаңгыда шудым, малайлар белән бергә футбол уйнадым, биредә минем балачагым үтте,...
      454
      0
      0
    • 4 июнь 2014 - 12:07
      Әсән-Елга Сабан туенда җырчы Ринат Рәхмәтуллин һәм Чулпан Низамованы күреп булачак
      8 июньдә Әсән-Елга авылында Сабантуй үткәрелә. Программада көрәш, уеннар, җыр-бию. Бәйрәм кунагы Ринат Рәхмәтуллин, Чулпан Низамова. Башлана 10.00 сәгатьтә. Барыгызны Сабайнтуйга көтеп калабыз.
      389
      0
      0
    • 4 июнь 2014 - 11:22
      Кукмаралылар Симет бәйрәме уңаеннан яңгыр яумасмы дип өметләнә
      Эссе... Температура утыздан артып китә. Бар җиһан әлсерәп яңгыр көтә. Өмет белән күккә күтәрелеп карыйбыз, ә анда бер болыт әсәре юк. Керәшеннәрнең Симет бәйрәмендә ел саен яңгыр ява иде, диләр. Симет иртәгә, 5 июньдә бит инде. Хәер, синоптиклар 6 июньдә яшенле яңгыр вәгъдә итәләр. Фаразлары дөреслеккә туры килә күрсен иде.
      400
      0
      0
    • 4 июнь 2014 - 09:26
      Район эшмәкәре Васыйл Гарифуллин авылда әтисен искә алу кичәсе үтәрде
      Районыбыз эшмәкәре Васыйл Гарифуллин, әтисе - "Россия" колхозын 30 ел дәвамында армый-талмый җитәкләгән, корган, төзеткән, үстергән Галимулла Гарифуллинны исә алу кичәсе оештырып, терлекчелектә, игенчелектә, идарә эшендә көч куйган колхоздашларны бер табын артына җыйды. Мәҗлес Коръән сүрәләре укып, мәрхүм җитәкчебез рухына дога кылу белән башланды. Һәр күңелдә аерым якты эз калдырган...
      397
      0
      0
    • 4 июнь 2014 - 08:26
      Кукмара самбочылары Октябрьск шәһәреннән җиңү белән кайтты
      "Зилант" спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр Башкортостан республикасының Октябрьск шәһәрендә самбо буенча көрәш ветераннары истәлегенә багышлап уздырылган ачык республика турнирында катнаштылар. 70 килограммлы үлчәү категориясендә Александр Исаев - II, Булат Закиров III урын алды. фото: http://www.ivteleradio.ru/news/s-pobedoy-vernulis-i-kineshemskie-sambisty/
      421
      0
      0
    • 4 июнь 2014 - 06:40
      Кукмаралылар дәүләткә 160 тонна сөт сата
      Бүгенге көндә районыбыз хуҗалыклары һәм агрофирмалары дәүләткә 160 тонна сөт сата. Моннан тыш, шәхси хуҗалыклардан 60 тонна сөт җыела. Сөт җитештерү буенча беренчелекне "Урал", Вахитов исемендәге, "Восток" хуҗалыклары әйдәп бара. Агрофирмалар арасында аеруча "Әсәнбаш" агрофирмасы нәтиҗәле эшли. "Тукай", Кукмара агрофирмалары да сөтне узган елгы дәрәҗәдән күпкә артыграк җитештерәләр. фото: http://recept-anastasia-skripkina.ru/stati/22-kak-proverit-kachestvo-moloka-i-smetany-v-domashnih-usloviyah.html
      460
      0
      0
    • 4 июнь 2014 - 05:25
      "Дружба"да семинар-киңәшмә узды (+фото)
      "Дружба" агрофирмасында терлек азыгы хәзерләү мәсьәләләренә багышланган район семинар-киңәшмәсе булып үтте. Семинарда катнашучылар дружбалыларның әлеге җаваплы эшкә хәзерлеге, Поч.Кучук фермасында җәйләү чорының барышы белән таныштылар. Биредә 1712 мөгезле эре терлек асрала. "Аларга бер елга җитәрлек итеп 21 мең тонна сенаж-силос салырга кирәк. Техникаларыбыз төзек, печән чабу башланды", - диде агрофирманың...
      1144
      0
      0
    • 4 июнь 2014 - 04:10
      ТНВ каналыннан күппрофильле лицей укучыларын күрсәтәчәкләр
      Кукмара күппрофильле лицейның 2нче, 3нче сыйныф укучылары укытучылар Алсу Үзбәкова, Гөлзия Зиннәтовалар җитәкчелегендә Казандагы Тукай музеена барып кайттылар. Анда укучыларны телевидениегә төшергәннәр. -Укучыларыбыз бик матур шигырьләр сөйләделәр, - диләр укытучылар. - Андагы абый - апалар алга таба да лицей белән элемтәдә торырга тәкъдим ясадылар. Җәй көне үзләре безгә килергә вәгъдә...
      403
      0
      0
    Реклама