Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район эшмәкәре Васыйл Гарифуллин авылда әтисен искә алу кичәсе үтәрде

Районыбыз эшмәкәре Васыйл Гарифуллин, әтисе - "Россия" колхозын 30 ел дәвамында армый-талмый җитәкләгән, корган, төзеткән, үстергән Галимулла Гарифуллинны исә алу кичәсе оештырып, терлекчелектә, игенчелектә, идарә эшендә көч куйган колхоздашларны бер табын артына җыйды. Мәҗлес Коръән сүрәләре укып, мәрхүм җитәкчебез рухына дога кылу белән башланды. Һәр күңелдә аерым якты эз калдырган...

Районыбыз эшмәкәре Васыйл Гарифуллин, әтисе - "Россия" колхозын 30 ел дәвамында армый-талмый җитәкләгән, корган, төзеткән, үстергән Галимулла Гарифуллинны исә алу кичәсе оештырып, терлекчелектә, игенчелектә, идарә эшендә көч куйган колхоздашларны бер табын артына җыйды. Мәҗлес Коръән сүрәләре укып, мәрхүм җитәкчебез рухына дога кылу белән башланды. Һәр күңелдә аерым якты эз калдырган олпат зат булган икән Галимулла абый. Әй, кинәнделәр өлкәннәр гөрләп үткән яшьлек еллары, колхозда аның белән бергә эшләгәндәге истәлекләре турында сөйләшеп.

Проектыннан башлап, бөтен төзелеш эшләренә үзе күп көч куйган, ә хәзер Галимулла Гарифуллин исемен йөртүче Сәрдекбаш урта мәктәбе үзе генә дә бик зур ядкәре бит ул елларның. Менә шул мәктәпнең гөлләргә күмелгән якты залында барды бу кичә. Ул чакта төзелгән юллар, күперләр, буалар, клублар, хуҗалыкларга районда беренчеләрдән булып кертелгән газ, суүткәргечләр һәм башкалар әле һаман да безнең тормышта һәр көн кулланышта. Шуның өчен бик рәхмәтле бу җир кешеләре булдыклы җитәкчегә.

Үткәннәрдә тырыш хезмәтләре, йокысыз таңнары, яшьлек энергияләре, күңелле хатирәләре калган никадәр өлкән кеше җыелган иде бирегә. Комбайнчылар Расим, Нурзада, шоферлар Гаптелхак, Миннехай, Ринат, тракторчылар Илдар, Равил, Мәгъфүр абыйлар терлекчелектә эшләгән Марзия, Мәгъфүрә, Залина, Гөлирә, Серафима, Рәфкыя, Маһинур, Мәкъсүдә һәм башка апалар истәлекләр яңартып чәй эчкәндә, йөзләрендә яшьлек чаткылары да чагылып киткәндәй булды. Хезмәт ветераны, җирле шагыйрь Радик абый Мостафин үзенең истәлекләрен шигъри юлларга салып тәкъдим итте.

Кунаклар арасында Галимулла абыйның дусты, хезмәттәше, ул вакытта күрше "Коммунизмга" колхозы рәисе булып эшләгән Габделхәй Шәмсетдинов һәм шәкерте, хәзерге вакытта "Мамадышнефтепродукт" җәмгыяте җитәкчесе Илгизәр Ибраһимовлар да бар иде.
Кичәгә чакырылган Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, җырчы Мирсәет Сөнгатуллин белән баянчы Рамил Курамшин башкарган безнең яшьлек чорының моңлы җырлары, йөрәкләргә үтеп кереп, күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерделәр. Мул табынга яңа гына мичтән чыккан кайнар бәлешләр дә килгәч, гомере буе терлекчелектә эшләп ялга чыккан Гөлирә Кадыйрова әйтеп куйды: "Әкият бит бу, җәмәгать, әй! Кем уйлаган Мирсәет Сөнгатуллин белән бер табында бер бәлешне бүлеп ашарбыз дип!".
Ә Галимулла абыйның туган авылы Мәмәширдән килгән Харис белән Васыйл, берсе баянда, икенчесе тальянда сыздырып уйнап җибәргәч, һәр күңел моң дәрьясында йөзде. Бию көе яңгырагач, йөрәкләр дә, аяклар да яшәреп китеп, үзләреннән-үзләре тыпырдый башладылар.

Ә мин шуңа инандым: кирәк икән мондый очрашулар. Күпләр акчага табыныр, рухи кыйммәтләрне югалта барган чорда кеше булып калу, үзебезнең кая таба баруыбызны аңлар өчен, үзебездән соң килүчеләргә нинди истәлекләр калдырырга тиешлегебезне искәртү өчен кирәк икән бу. Үзләренең фидакарь хезмәтләре дә тузанга күмелеп калган тулы бер буынның сынык күңелен, җылы хатирәләрен яңартып җылыту өчен дә кирәк икән...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk