Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 29 май 2014 яңалыклары

    • 29 май 2014 - 12:10
      Кукмарада укучылар рус теленнән БДИ тапшырды
      Бүген районыбызның 389 укучысы рус теле фәненнән Бердәм Дәүләт имтиханы тапшырды. Имтихан Манзарас мәктәбендә һәм күппрофильле лицейда узды. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, 26 майда узган беренче БДИда катнашучылар нәтиҗәләрне бердәм дәүләт имтиханының рәсми порталында 6-9 июньдә белә алачак. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек...
      262
      0
      0
    • 29 май 2014 - 09:51
      Кукмараның яшь башкаручылары Яр Чаллыда узган Халыкара конкурста призлы урыннар алды
      Яр Чаллы шәһәрендә яшь башкаручыларның VIII Халыкара конкурсы узды. Бәйгедә 5 яшьтән 35 яшькә кадәрге 800дән артык талант иясе катнашты. Бәйгедә чыгыш ясаган Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары Азалия Сәфәргалиева, Ирек Хаммадиевлар - икенче, Альбина Сәфәргалиева өченче урынны алып кайттылар. Балаларны конкурска З.Шәймарданова, Л.Хөснетдиновалар әзерләде. фото: http://chelny-week.ru/2013/04/chelny-sobirayut-yunyx-zvyozdochek/
      309
      0
      0
    • 29 май 2014 - 08:48
      Кукмара Сабан туе 7 июньдә Киндеркүл тугаенда уздырылачак
      Халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуйга да санаулы көннәр калып бара. Район башлыгы карары нигезендә Кукмара район Сабан туе Киндеркүл тугаенда - 7 июньдә, авыл җирлекләрендә 8 июньдә үткәреләчәк.
      257
      0
      0
    • 29 май 2014 - 07:45
      Кукмаралылар православие җәмәгатьчелегенең беренче форумында катнашты
      Форумга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий, чиркәү әһелләре, православие җәмәгатьчелеге берләшмәләре әгъзалары, республиканың муниципаль берәмлекләре башлыклары, чиркәү активистлары чакырылган иде. Киң колачлы бу чараны ачып, Рөстәм Миңнеханов: -Без Татарстанда барлык төр традицион конфессияләрнең үсеше өчен кирәкле шартлар тудырырга омтылабыз. Республикада православие...
      319
      0
      0
    • 29 май 2014 - 06:43
      Беренче БДИ нәтиҗәләре 6-9 июньдә билгеле булачак
      Россиядә 26 майда узган беренче БДИда катнашучылар нәтиҗәләрне бердәм дәүләт имтиханының рәсми порталында 6-9 июньдә белә алачак. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт җитәкчесе ярдәмчесе Сергей Шатунов хәбәр итте. Быел бөтен ил буенча 770 мең кеше бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Беренче БДИ сайлау буенча -...
      246
      0
      0
    • 29 май 2014 - 05:41
      Кукмара сәнгать мәктәбе укытучысы Бөтенроссия конкурсында беренчелекне алды
      Өстәмә белем бирү педагоглары арасында методик эшләнмәләр һәм проектлар Бөтенроссия конкурсы узды. "Методик эшләнмә" номинациясендә Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Рәзинә Фәтхуллина 1 урынны алды һәм диплом белән бүләкләнде. Ул бәйгегә фортепиано буенча пьесалар җыелмасын тәкъдим иткән иде.
      302
      0
      0
    • 29 май 2014 - 04:01
      Районыбыз өлкәннәре “Өченче буын” республика спартакиадасыннан җиңү белән кайттылар (+фото)
      -Өлкән буын вәкилләре катнашында спортны пропагандалауга юнәлдерелгән мондый төр чаралар уздыру бик кирәк, - ди Россия пенсионерлар союзының Кукмара җирле бүлеге җитәкчесе Әлфинур Сабитова. - Районыбызда актив өлкәннәр бик күп - алар нинди генә спорт ярышы уздырсаң да, теләп, күңел биреп катнашалар. Спартакиадага да һәр спортчы тырышып әзерләнгән иде. Нәтиҗәсе...
      389
      0
      0
    Реклама