26 май 2014 яңалыклары
-
Кукмарада коточкыч җинаять кылынган
22 майда 11 сәгать 30 минутта Гафиятуллин урамындагы йортларның берсендә Марий Эл республикасында яшәүче 30 яшьлек ирнең мәете табылган. Маңгаенда яра эзе булган. Экспертлар билгеләвенчә, ир өч тәүлек чамасы элек үлгән. Бу җинаятьне кылуда шикле 1980 елгы фатир хуҗабикәсе кулга алынган. Полициядә сөйләвенә караганда, ул әлеге ир бергә исерткеч эчемлекләр...
-
Минзәлә театрында эшләүче кукмаралылар белән горурландык
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры кукмаралыларга башкорт драматургы Рәлиф Кинҗәбаевның "Тилмереп дога көткәннәр" дигән спектаклен тәкъдим итте. Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаенан әлеге әсәрне сәхнәгә якташыбыз, яшь режиссер Дамир Сәмерханов куйган. ...Алга, бары тик алга! Кулларына автомат тоткан берсеннән-берсе яшь егетләр төтен һәм ядрәләр яңгыры астында алга...
-
Якташыбыз Гөлфәния Җәләлова милләт язмышы өчен янып-көеп йөри
Сәхифәбезнең бүгенге кунагы - Адай авылында туып-үскән галимә, бик күп мәкалә һәм фәнни хезмәтләр авторы, милли җанлы ханым Гөлфәния Җәләлова. Без аның белән авыл мәдәният йортында нәкъ менә тарихыбызга багышланган "Өзелмәсен буыннар чылбыры" дигән кичәдә очрашып сөйләштек. -Гөлфәния апа, ничек хәлләрегез? Гомер буе физика өлкәсендә эшләп, тарихка, милли мәсьәләләргә ничек...
-
Княгорда йорт-җирләре янган гаиләгә район халкының ярдәме кирәк
Агымдагы елның 16 маенда Княгор авылындагы хуҗалыгыбызда янгын чыгып, йорт-җир, каралты-кураларыбыз янып, мизгел эчендә көлгә әйләнде, йорт җиһазларыбызга зыян килде. Йорт сатып алу, яңаны торгызу өчен дә бик күп акчалар кирәк. Бәлки, район халкы арасында безгә ярдәм итәргә теләүче мәрхәмәтле затлар табылыр. Николай Шамыкаев Шәхси исәп-хисап счеты: 42307810262102013379/48 Банк реквизитлары:...
-
Районыбыз укучылары география һәм рус әдәбиятыннан БДИ тапшыралар
Бүген укучыларның Бердәм дәүләт имтиханнары башланып китте. Күппрофильле лицейда районыбызның 4 укучысы - географиядән, ә 16 укучы рус әдәбиятыннан имтихан тапшыра. Бердәм дәүләт имтиханнарының Кукмарадагы муниципаль координаторы Алия Шәймарданова сүзләренә караганда, имтиханнарда ике җәмәгать күзәтчелеге катнаша. Аларның берсе - Рәсәйдән, икенчесе Кукмарадан. -Укучылар да, җәмәгать күзәтчелеге вәкилләре дә металл эзләгеч...
-
Адай авылында шәҗәрәләргә багышланган кичә узды
Адай авылы мәдәният йортында тарихыбыз булган шәҗәрәләргә багышланган "Өзелмәсен буыннар чылбыры" дигән кичә булды. Бәйрәм авыл мулласы Рафаэль Хәлиуллин вәгазе белән башланып китте. Шәҗәрә ясаучылар үзләренең буыннар чылбыры белән таныштырды, ерак юлларны якын итеп кайткан мөхтәрәм кунаклар истәлекләр, хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Бәйрәм җыр-бию, кызыклы уеннар белән үрелеп барды. фото: http://vk.com/gelnara
-
Иске Кенәдә яшәүче тол хатынның хокуклары бозылган
Сугышта катнашкан мәрхүм Илья Петровның тол хатыны Матрена Петрованың торак шартларын яхшырту өчен исәпкә алуны кире кагу турында Поч.Кучук авыл җирлеге башлыгының карары закон кысаларына сыймый - район прокуратурасы үткәргән тикшерү әнә шуны ачыклаган. Матрена Петрова Иске Кенә авылында яши, йортның гомуми мәйданы 116,4 квадрат метр тәшкил итә, торак мәйдан...